Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Кулларыма каләм алам" иҗади бәйгесе 09.12.2025

Минзәлә шәһәрендә узган "Кулларыма каләм алам" зонакүләм иҗади бәйгесендә Пучы урта мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә "Яшь прозаик" номинациясендә 1 нче урын, 6 нчы класс укучысы Кашапова Зиля "Яшь шагыйрь" юнәлешендә 2 нче урын яуладылар.
Укытучылары Гөлназ Муллагалиева "Иҗади мөгаллим" юнәлешендә 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз! -
Хокук фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 03.12.2025

Хокук фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Фазуллин Данияр, 9нчы класс укучысы Латыйпова Тансылу җиңүче, Исламова Ләйсән призер булдылар!
Укучыларны, укытучылары Гөлшат Әхмәтшәех кызын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин! Йомгаклау этабында да уңышлар телибез!
-
Педагог-китапханәчеләр семинары 29.11.2025

28 ноябрь көнне Әтәс мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең "Мәктәп китапханәсе - уку, аралашу, иҗат өчен киңлек" темасына киңәшмәсе узды.Семинарда "Яңа исемнәр барлар чак" проекты кысаларында яшь язучы, шагыйрә Әтәс авылы кызы Алинә Хәбибуллина белән очрашу узды. Мәктәп укучылары тарафыннан Г. Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?"әкият-тамашасы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Авыл китапханәчесе Гарипова Мәүҗидә апа "Китапханәченең балалар белән эшчәнлеге"темасына үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге киңәшмәдә китапханәче Гөлшат Хавил кызы да Фазуллина катнашты. Семинар-киңәшмә җанлы, эшлекле үтте.
-
"Әни- иң кадерле зат" 29.11.2025

Россиякүләм Әниләр көне уңаеннан "Актаныш таңнары" газетасы тарафыннан игълан ителгән "Әни- иң кадерле зат" исемле иҗади конкурс җиңүчесе булган Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Математика фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 27.11.2025

Математика фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 6нчы класс укучысы Хоснетдинов Рөстәм призер булды. Рөстәмне, укытучысы Ландыш Сәяф кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Рус теленнән олимпиада нәтиҗәсе 26.11.2025

Рус теле фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 7А классы укучысы Велиханов Тимур призёр, 9нчы класс укучылары Тимерова Әминә җиңүче, Исламова Ләйсән, Латипова Тансылу, Хабутдинова Зөһрә призёрлар. Укучыларны, укытучылары Рузана Роберт кызын зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Спорт яңалыклары 24.11.2025

22 ноябрь көнне Минзәләдә җирле мәчет призларына көрәш буенча районара ярышлар узды. Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы турнирда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм күп кенә призлы урыннар яулады.
Безнең җиңүчеләр:
Рөстәм Хөснетдинов - 1 урын!
Сәид Шәйхетдинов-2 урын!
Данил Гарфиев-3 нче урын!
Аяз Фәтхуллин-3 нче урын! Чемпионнарыбызны һәм аларның тренеры А. Садрины уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш турниры 23.11.2025

15 ноябрь конне Актанышта танылган көрәшче Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш турниры узды. Әлеге ярышта Пучы Балалар ижат үзәгенең «Көрәш» түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылардан торган командасы 2 нче урын яулады.
Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаучылар:
Шәмсиев Ильяс -1,
Рузибоев Тимур - 1,
Хөҗәтов Рамазан - 2,
Шәйхетдинов Сәид - 3 нче урын.Махсус бүләккә Хөснетдинов Рөстәм һәм Насыйров Нияз лаек булдылар.
Котлыйбыз!
. -
Биология фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 22.11.2025

Биология фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 9нчы класс укучылары Латыйпова Тансылу, Исламова Ләйсән, 11 класс укучысы Закирова Эльвина призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Алсу Мирзаяновнаны зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйм! Афәрин!
-
Шәвәлиев Илгизәр Фәтхел улы исемендәге фәнни-гамәли конференция 21.11.2025

"Остазлардан калган яктылык" дип исемләнгән Шәвәлиев Илгизәр Фәтхел улы исемендәге Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 8 нче класс укучылары Зарипова Лилиана һәм Закирова Элина 1 нче урын ( укытучылары Гөлназ Кашаф кызы), 11 нче класс укучылары Закирова Эльвина һәм Нуриева Ләйлә 1 нче урын ( укытучылары Гөлназ Кашаф кызы) һәм вакытлы матбугат юнәлешендә 8 нче класс укучысы Закирова Элина 3 нче урынны яулады (укытучысы Гөлшат Әхмәтшәех кызы).
Укучыларны, укытучыларны чын күнелдэн котлыйбыз, афәрин!







