Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 68 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Сабан туе/Сабантуй. 31.05.2019

Җилферди чиккән сөлгеләр
Бүләкләр күбебездә.
Килегез, дуслар, бакчага
Сабантуй бүген бездә!
-
Педсовет/Итоговой педсовет 30.05.2019 Бүгенге педагогик киҗәшмәдә 2018-2019 нчы уку елының укыту-тәрбия эшенә йомгак ясалып, нәтиҗә чыгарылды. Тәрбиячеләр еллык эшләгән эшләренә отчет тоттылар.

-
Чәчәк утырту/Посадка цветов 29.05.2019

Бүген бакчабыз территориясендә чәчәк утырту чарасы узды. Хезмәткәрләр балалар белән берлектә чәчәклекләргә чәчәкләр утырттылар.
-
Сау бул, бакча/До свиданья детский сад 28.05.2019

Хуш, сөекле бакчабыз, Сау булыгыз, апалар. Кала курчакларыбыз, Безне көтә парталар. Бүген бакчабызда тәрбияләнгән 19 баланы мәктәпкә озату кичәсе узды.
-
Кечкенә артистлар/Молодые артисты 27.05.2019 Актаныш районы Пучы иҗат үзәгенә йөрүче балалар, бакчабызга килеп үзләренең матур-матур чыгышларын нәниләребезгә бүләк иттеләр.

-
Котлыйбыз/Поздравляем 24.05.2019

А.С.Пушкинның тууына 220 ел уңаеннан "В мире литературных наследий" республика конкурсында зурлар төркеменнән Фатхетдинова Нәзилә (тәрбиячеләре Р.Р.Латипова, Р.Ф.Камалова) -2 дәрәҗә лауреат, уртанчылар төркеменнән Нургалиева Ясминә (тәрбиячеләре Г.Н.Амирова, Р.Н.Гиздуллина) сертификат белән бүләкләнделәр. Әфәрин, балалар!
-
Без булачак укучылар/Мы будущие первоклассники. 21.05.2019 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ата-аналар һәм беренче сыйныфка алучы укытучы Хабетдинова А.Р. өчен ачык эшчәнлекләр күрсәтелде, ата-аналар укытучы белән якыннан аралашып, борчыган сорауларын бирделәр.

-
Гомуми ата-аналар җыелышы./Общее родительское собрание 20.05.2019 Бүген бакчабызда чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы узды.

-
Тунан көнең белән/С днем рождения 19.05.2019 Хезмәттәшебез Загертдинова Җүәйрә Сәләх кызының 55 яшьлек юбилее. Кадерле Җүәйрә Сәләх кызы! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма

-
Картлар йортында кунакта/В гостях в доме пристарелых. 18.05.2019

Зурлар төркеме балалары (тәрбияче Р.Р.Латипова) Пучы картлар һәм инвалидлар йортына барып өлкәннәргә үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр.













