Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 68 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Тәрбиячеләрнең секция утырышы/Секционное заседание воспитателей 14.08.2019

14 август көнне Әлем балалар бакчасында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең секция утырышы булды.Безнең балалар бакчвасыннан 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Хөсәенова И.З "Балалар бакчасында баланы икетеллелеккә өйрәтү технологиясе" дигән темага эш тәҗрибәсеннән чыгып чыгыш ясады.
-
Иртәнге гимнастика/Утренняя гимнастика 09.08.2019

Һәр көнне иртән барлык балаларны да кабул итеп бетергәннән соң, саф һавада иртәнге гимнастиканы ясау аерылгысыз көн тәртибе безнең балалар бакчасында. Җәй көне ул биргәк тә күңелле һәм истә калучан. Узган уку елының май аеннан саф һавада ата-аналар белән ритмик гимнастика ясауны тәҗрибәбезгә кертеп җибәргән идек. Яңа уку елында да сайланган юнәлештә эш оештырырга планлаштырабыз.Сәламәтлеккә юл-гаилә белән тыгыз элемтәдән башлана бит! Балалар да, әти-әниләр дә бик шат, ә файдасы- санап бетергесез!
-
Хезмәтне яратабыз/ Любим трудиться. 06.08.2019

Оста кулларга һәрвакыт, Эшләсәң эш табыла. Эш эшләгәч тәмле була Аш та, чәй дә табында. Безнең балалар бакчасы янында кечкенә генә яшелчә бакчасы бар. Бакчабызга йөрүче балалар өчен яшелчә бакчасы - хезмәт тәрбиясе бирү, аралашу, үзеңнең мөмкинлекләреңне белү һәм саф һавада булу урыны. Ә саф һава үз чиратында сәламәтлекне ныгыту һәм саклау. Яшелчә бакчасындагы хезмәтнең иң югары ноктасы - уңышны җыю. Балалар тәрбияче апалары белән бакчаны тәрбияләделәр: яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. Аларның хезмәте бушка китмәде.
-
Яңа уку елына әзерлек/Подготовка к новому учебному году 06.08.2019

Повсеместно идут проверки готовности образовательных учреждений к новому 2019-2020 учебному году. Межведомственные орнанизации в составе членов комиссии из Исполнительного комитета, отдела образования, пожарного надзора, РОВД, профсоюзной организации, райгаза проверяют не только готовность всего объекта вцелом, но и наличие, соответствие всей документации школ и детских садов, ведь от этого будет зависеть благополучие и судьба детей весь грядущий год.
-
Бакчага яңа балалар килә/Адаптация 01.08.2019

Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша. Бүген ясле төркеменә ике яңа бала килде. Тәрбияче апалары аларны балалар белән таныштырды, төрле уеннар оештырып кызыксындырды.
-
Эй, уйныйбыз, уйныйбыз/Мы играем 27.07.2019

Җәй-балаларның яраткан ел фасылларының берседер, мөгаем. Прогулка вакытларында һава, су ванналары кулланып, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, күңелле үтә көннәре балаларның.
-
Чәчәкләр үстерәбез/Растим цветочки 22.07.2019

Табигать бирә торган чәчәкләр матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Кешеләр моны борынгы заманнардан бирле бөтен нечкәлекләре белән тойганнар. Һәр чәчәк – сәгать тә бит ул дусларым. Аларныә хәрберсенең үзенең ачылу-ябылу вакыты бар. Чәчәкләр, хуш исле чәчәкләр – Лаләләр, сөмбелләр, нәркисләр, Никадәр гүзәллек, нәфислек, Алардан сибелә саф хисләр. Болай да кыска гомерне өзмик Кыскартмыйк чәчәкләр гомерен Алсу нәфис чәчәкләрнең дә Кешеләрнең дә белик кадерен.
-
Тәҗрибә уртаклашу/Обмен опытом 19.07.2019

Бакчабызда яшь тәрбияче (Акмалова Лилия) кечкенәләр төркемендә тәрбияче Латипова Р. белән эш тэҗрибәсе уртаклашты. Балалар белән төрле уеннар оештыру буенча фикер алыштылар. Мастер- класс оештырдылар. Яшь тәрбияче узенең практик өлешеннэн канәгать, балалар белән эшлэү серлэрен киләчәктә кулланып эшлэу теләген эйтте.
-
Эшләпә бәйрәме/праздник шляпок 12.07.2019

Бакчабызда "Эшләпә бәйрәме" үтте. Монда "Иң оригиналь", "Иң матур", "Иң зур" дигән номинацияләрдә кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменнән балалар һәм шулай ук тәрбияче апалар, специалистлар да катнаштылар. Бәйрәм уеннар, дефиле белән үрелеп барды һәм бүләкләү өлеше белән тәмамланды.
-
Бакчабызда өмә/Субботник в детском саду
09.07.2019
Бүген, 9 нчы июль көнне бакчабызда өмә үтте. "Чисталык икеайлыгы"нда гына түгел, территориябезнең һәрвакыт чиста, тәртиптә булуын кайгыртып даими үткәреп торабыз мондый чараларны. Өмәдә катнашкан барлык хезмәткәрләребезгә дә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Бакчабыз тагын да матурлансын, "чәчәк " атсын!













