Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 68 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Курчак театры.\Кукольный театр. 20.11.2019

Бүген бездә Яр Чаллы шәһәренең "Мечта" курчак театры "Кызыл Калфак" театрын балаларга тәкъдим итте. Балаларга әлеге театр кызыклы һәм мавыктыргач булды.
Театр тәрбияви әһәмияткә ия булды.
-
Кибеттә.\Экскурсия в магазин. 19.11.2019 Җир йөзендә һөнәрләр күп, Алар бит бик күп төрле. Шул һөнәрләр арасыннан Сайлап алчы син берне. Уртанчылар төркеме балалары (тәрбияче Л.К.Шакирова) авылыбызда урнашкан “Гөлнар” һәм “Кама” кибетләренә экскурсия кылдылар. Балалар тагы да якыннанырак сатучы һөнәре белән таныштылар.

-
Күңелле эстафелар.\Веселые эстафеты. 16.11.2019

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңелле спорт ярышлары үтте.Балалар ярыштылар, күңел ачтылар, бер-берсе өчен көч бирделәр.
-
Педсовет.\Педсовет 15.11.2019 "Ата-аналар белән яңача эш чаралары" дигән темага чираттагы педсовет утырышы узды.

-
Туган авылым-Пучы.\Мое родное село. 15.11.2019

Уртанчылар төркеме балалары (тәрбияче Л.К.Галина) "Туган җирем минем" темасына Пучы авылы тарихы белән бик кызыксынып таныштылар.
-
Тәрбиячеләр семинары.\Семинар воспитателей. 14.11.2019

"Кояшкай" №5 балалар бакчасында тәрбиячеләрнең балаларны рус һәм ана телләренә өйрәтү буенча "Балалар бакчасы шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм культурасын формалаштыру" дигән темага семинар булды. Тәрбиячеләр тарафыннан белем бирү эшчәнлекләре, күңел ачулар күзәтелеп, эшчәнлекләргә анализ ясалды.
-
Йомгаклау белем бирү эшчәнлекләре.\Итоговая НОД. 13.11.2019

Уртанчылар төркемендә балаларны рус теленә өйрәтү (Г.Н.Амирова), зурлар төркемендә (ФЦКМ)-танып белү (О.В.Имамова), мәктәпкә әзерлек төркемендә (ФЭМП) танып белү (Р.Р.Латипова) эшчәнлекләрендә булып балаларның һәм тәрбиячеләрнең бердәм эш нәтиҗәләре күзәтелде.
-
Тәҗрибә уртаклашу.\Обмен опытом. 12.11.2019 Бүген бакчабызда кечкенәләр төркемендә суйләм телен үстерү (И.З.Хөсәенова), уртанчылар (Л.К.Шакирова) һәм зурларда (Р.Н.Гиздуллина)-ФЭМП, мәктәпкә әзерлек төркемендә (Р.Ф.Камалова) -сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлекләрен күрсәтеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

-
Ачык эшчәнлекләр.\Открытые занятия. 11.11.2019 Бүген бакчабызда йомгаклау белем бирү эшчәнлекләре булып узды. Икенче кечкенәләрдә-танып белү (Акмалова Л.Р.), уртанчыларда-сөйләм телен үстерү (Галина Л.К.) зурларлар төркемендә-физик үсеш (Тухбатуллина А.Р.) эшчәнлеге күрсәтелде.

-
Уйный-уйный үсәбез.\Растим играя. 09.11.2019 Балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә,сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Нәниләребез (тәрбияче Р.Г.Ахатова)кечкенә курчаклар белән төрле авазлар чыгарып, аларны хәрәкәтләндереп уйнарга яраталар.














