Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-32 |
| E-Mail: | dsna.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» |
| Руководитель: | Вахитова Миляуша Афкатовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 103 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Муса Җәлил тууына - 117 ел / 117 лет со дня рождения Мусы Джалиля 15.02.2023

Бүген, 15нче февральдә, Ватанга тугрылыгы һәм батырлыгы белән үрнәк булган герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 117 ел билгеләп үтелә. Шунлыктан Муса Җәлилне һәм аның иҗатын искә алып, балалар бакчабызда төрле чаралар узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Муса Җәлил иҗатына багышлап рәсемнәр ясадылар, алардан күргәзмә оештырдык. Шулай ук балалар шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр.
Сегодня, 15 февраля, отмечается 117 лет со дня рождения поэта-героя Мусы Джалиля, послужившего примером верности и мужества Родине. В память о великом поэте и его творчестве в нашем детском саду прошли различные мероприятия. Дети подготовительной к школе группы сделали рисунки, посвященные творчеству Мусы Джалиля, организовали выставку. Также дети вспомнили стихи поэта. -
"Ел тәрбиячесе - 2023" бәйгесе нәтиҗәләре / Итоги конкурса "Воспитатель года - 2023" 30.01.2023

Бакчабызның физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы "Ел тәрбиячесе-2023" республика бәйгесенең район этабында икенче урын яулады. Регина Рәфит кызын зур уңышы белән котлыйбыз һәм бәйгенең зона этабында уңышлар телибез!
Физинструктор нашего детского сада Абударова Регина Рафитовна заняла второе место на районном этапе республиканского конкурса "Воспитатель года-2023". Поздравляем Регину Рафитовну с большим достижением и желаем успехов в зональном этапе конкурса!
-
Акция "Фликерны күрсәт һәм конфет от!"/ Акция «Покажи фликер, получи конфету!» 01.12.2022

Көзен, кышын караңгы бик тиз төшә. Шуңа да мәктәптән, балалар бакчасыннан кайткан җәяүлеләрне хәвеф-хәтәрдән ничек сакларга дигән сорау - көн кадагында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңгыр, җепшек кар, томан һәс яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булырга мөмкин. Яктылык кайтаргыч элементлар(фликер) - ул махсус материалдан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле значоклар, беләзекләр, наклейкалар һ.б. булырга мөмкин. Аларны кием-салымга, коляска, чана, велосипедка, хәтта хайваннарның муенчакларына һәм япмаларына да урнаштыру зарур. Җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаргычларны куллану тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә транспорт чарасы бәрелү куркынычын 6,5 тапкыр киметә. Фараның якын уты белән хәрәкәт иткәндә, шофер 130-140 метр араны яктыртучы элемент булган җәяүлене күреп ала. Ерак ут белән хәрәкәт иткәндә ул җәяүлене 400 метрга кадәр ераклыкта күрәчәк. Балалар-җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм яшь җәяүлеләр тарафыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру максатыннан без "Тылсым" балалар бакчасында "Фликерны күрсәт һәм конфет от!" дип аталган акция уздырлык. Күзәтүләрдән күренгәнчә, күпчелек баларның киемнәре махсус бу элемент кулланып тегелгән, шактый гына киемнәргә түгәрәк значоклар беркетелгән. Араларында беләзек, брелоклар, наклейкалар да очрады. Акция барышында әти-әниләргә яктылык кайтаргычларның мөһимлеге тагын бер кат искәртелде, буклетлар таратылды. Юл хаталарны гафу итми, балаларның хәвефсезлеген бергәләп кайгыртыйк!!!
-
"ЭКОмода"/"ЭКОмода" 30.11.2022

Чүпләрне ташламыйча, без табигатьне чиста тотабыз. Без ыргытырга телəгəн кирəксез чүплəрдəн бик күп төрле əйберлəр эшлəп була. Шуңа күрə без балалар бакчасында ташландык материаллардан кием модасы күрсəтүне оештырырга булдык. Модельлəргə костюм əзерлəүдə ата-аналар актив катнашты.Костюмнар ясауда булышулары һəм иҗатлары өчен аларга бик зур рəхмəт.
Не выбрасывая мусор, мы сохраняем чистоту окружающей природы. Ненужные вещи, от которых стремимся избавиться, несут в себе множество возможностей для творчества. Поэтому в нашем детском саду решили организовать- показ моделей одежды из бросового материала. Активное участие в подготовке моделей приняли участие родители. Спасибо им за поддержку и творческий подход в изготовлении костюмов.
-
"Реализация проекта: "Из нас слагается народ" семинар-практикум 24.11.2022

"22 ноябрь көнне районыбызның балалар бакчаларында эшләүче педагоглар зур состав белән Минзәлә шәһәренең 11нче санлы "Шатлык" балалар бакчасында "Реализация проекта "Из нас слагается народ"" исеме астында уздырылган зональ семинар-практикумда катнашты. Балаларның матур чыгышлары, педагогларның тирән эчтәлекле мастер-класслары белән үрелеп барган әлеге чарадан тәрбиячеләребез Рәмилә Рөстәм кызы һәм Рузия Расих кызы үзенә файдалы мәгълүмат алып кайтты. Минзәлә шәһәренең 11нче санлы "Шатлык" балалар бакчасы администрациясенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез".
"22 ноября педагогический состав детских садов нашего района принял участие в зональном семинаре-практикуме под названием" Реализация проекта "Из нас слагается народ "в детском саду № 11" Шатлык" города Мензелинска. В сопровождении ярких выступлений ребят, содержательных мастер-классов педагогов наши воспитатели Рамиля Рустамовна и Рузия Расиховна ознакомились с полезной информацией. Выражаем огромную благодарность администрации детского сада № 11 "Шатлык" г. Мензелинска".
-
Кыш бабайның туган көне/День рождения Деда Мороза 21.11.2022

Кыш бабайның туган көне. 18 ноябрь Кыш бабайның туган көне!
Кыш бабай ел саен безнең хатларыбызны укый, бүлəклəр алып килə.Без дə, мəктəпкə
əзерлек төркеме балалары, Кыш бабайны котлап матур рəсемнəр ясадык.18 ноября у Деда Мороза день рождения! Дед Мороз каждый год читает наши письма, приносит подарки.И мы, дети
подготовительной к школе группы, сделали красивые рисунки, поздравляя Деда
Мороза. -
Мин мультфильм төшерəм/Я снимаю мультфильм 17.11.2022

Берəүгə дə сер түгел, барлык балалар да мультфильмнарны рəхəтлəнеп карый. 28 октябрь- Анимация көне дип билгелəп үтелə. "Анимация" латин теленнəн тəрҗемə иткəндə " җанлану" дигəнне аңлата. Шул уңайдан халыкара анимация көненə багышланган " Мин яшь Мультипликатор" региональ бəйгесендə мəктəпкə əзерлек төркеменнəн Шакирова Ильзия, Хазиев Сəйдəш, Бакиров Аяз катнашып, диплом белəн бүлəклəнделəр.
Ни для кого не секрет, что все дети с удовольствием смотрят мультфильмы. 28 октября отмечается День анимации. "Анимация" в переводе с латинского означает" оживление". В связи с этим в региональном конкурсе "Я юный Мультипликатор", посвященный ко дню Международной анимации, приняли участие Ильзия Шакирова, Сайдаш Хазиев, Аяз Бакиров из подготовительной группы и были награждены дипломами.
-
Ачык республикакүләм фестиваль-конкурс «Бәхет йолдызы» / Открытый республиканский фестиваль-конкурс национального искусства «Бәхет йолдызы» 15.11.2022

Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда «Бәхет йолдызы» дип аталган Ачык республикакүләм фестиваль-конкурс булып узды. Анда безнең бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркеменнән Илзия Шакирова катнашты. "Нәфис сүз" номинациясендә чыгыш ясап, ул яшьтәшләре арасында 3 нче дәрәҗә лауреат булды. Аңа алга таба да уңышлар, яңа үрләр телибез.
Во Дворце детского и юношеского творчества № 1 г. Набережные Челны состоялся Открытый республиканский фестиваль-конкурс национального искусства «Бәхет йолдызы» ("Звезда счастья"). В нем приняла участие Ильзия Шакирова из подготовительной к школе группы нашего сада. В номинации "Художественное слово", она стала лауреатом 3 степени среди своих сверстников. Желаем ей дальнейших успехов, новых высот.
-
Мин яшь мультипликатор/Я юный мультипликатор 29.10.2022

Халыкара анимация көненә багышланган «Мин – яшь Мультипликатор» региональ бәйгесендә катнашучы Нурыева Айсылу "Курчаклар"номинациясендә 1 нче урынны яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!
Нурыева Айсылу, участница регионального конкурса «Я - юный Мультипликатор» посвященный ко дню международной анимации, заняла 1 место в номинации "Кукольные". Поздравляем!
-
Көз бәйрәме/ Праздник осени 27.10.2022

Көз ае, гадәттә, күңелсез һәм моңсу, дип санала. Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! Бүген безнең балалар бакчасында, бик күңелле һәм истә калырлык- “Алтын көз"бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән залга Көзбикә үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, Көзбикәгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кәбестә”, “Сулык аша сикереп чык”, "Яфрак җыю" уеннарыннан да берәү дә читтә калмады.
Осень обычно считается скучным и грустным. Но ни в коем случае нельзя расстраиваться из-за пасмурной погоды на улице! Сегодня в нашем детском саду прошел очень веселый и запоминающийся праздник “Золотая осень". В празднично оформленный зал Осень принесла с собой загадки и разнообразные игры. Ребята старательно отгадывали загадки, пели на русском и татарском языках, рассказывали стихи про осень. Никто не остался в стороне и от игр” Капуста“ перепрыгни через реку","Собираем листья".










