Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-32 |
| E-Mail: | dsna.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» |
| Руководитель: | Вахитова Миляуша Афкатовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 103 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» 17.05.2023

2023 елның 16 маенда ГАПОУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы» базасында «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» темасы астында районара белем бирү семинар-практикумы узды. Әлеге семинарда безнең “Тылсым” балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Шарипова Эльвира Рафик кызы, физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы, бакчабыз педагог –психологы Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы катнаштылар. Семинар эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, Психология, IT –технологияләр. Катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
16 мая 2023 года на базе ГАПОУ «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» состоялся Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог». В работе семинара из нашего детского сада “Тылсым” приняли участие старший воспитатель Шарипова Э.Р., физинструктор Абударова Р.Р. и педагог-психолог Хуззятова Г.И. Работа семинара была организована по следующим направлениям: Дошкольное образование, Преподавание в начальных классах, Физическая культура, Психология, IT –технологии. Участникам были вручены сертификаты и благодарственные письма.
-
“Язгы бөреләр" 05.05.2023

“Язгы бөреләр" балалар курчак театры коллективлары район бәйгесендә бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп, беренче урынга лаек булдылар. Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
В районном конкурсе коллективов детского театра кукол" Язгы бөреләр " воспитанники средней и старшей группы нашего детского сада заняли первое место, поставив татарскую народную сказку "Три девочки". Поздравляем ребят с большой победой. Желаем дальнейших успехов. -
Бөтендөнья татар конгрессы алдында эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 04.05.2023

Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе, абруйлы якташыбыз Кәдрия Идрисова, урындагы “Ак калфак” бүлекчәсе рәисе, районның архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм Сарман, Илеш, Тукай районыннан килгән делегация “Тылсым” балалар бакчабызда кунакта булдылар. Аларны биредә чәк-чәк, ипи тоз белән, изге гореф-гадәтләрне искә алып тәрбиячеләр һәм балалар белән каршы алдык. Затлы кунакларны балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Вахитова бакчабыз эшчәнлеге белән таныштырды. “Кырым татарлары” биюен хезмәткәрләребез зур осталык белән башкарып чыктылар. Милли-мәдәни тарихыбызны тасвирлаган почмакларны карау, мастер-класс белән үрелеп барды чара. Боз китү йоласын мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик күңелле, матур итеп әзерләп, тәкъдим иттеләр. Балаларның йөзеннән шатлык хисләре бөркелеп торды, алар тырышып биеделәр, җырладылар. Кәдрия Рәес кызы әлеге тәрбияви, милли асыллыгыбызны ачык күрсәткән, данлаган чарага, боз китү йоласын оештыру эшенә югары бәя бирде.
-
"Тукай эзләре буйлап"/"По следам Тукая" 26.04.2023

Бүген бакчабызда "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән чара узды.Балалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, Тукайның гомер юлына багышланган викторина аша белемнәрен ныгыттылар. Чара Бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләренә язылган "И туган тел" җыры белән тәмамланды.
Сегодня в нашем саду прошло мероприятие "По следам Тукая". Ребята рассказали свои стихи, укрепили свои знания с помощью викторины, посвященной жизни Г.Тукая. Мероприятие завершилось песней "И туган тел" на слова великого поэта Г.Тукая.
-
Сәламәт педагог – сәламәт бала/ В гармонии с собой и с миром 19.04.2023

Район мәгариф оешмасы тарафыннан яз айларында “Сәламәт педагог – сәламәт бала” проекты гамәлгә куелган иде. Проект кысаларында Актаныш үзәгендә урнашкан һәр балалар бакчасында психологлар, физик тәрбия инструкторы, логопед, музыкант һәм өлкән тәрбиячеләр катнашында чаралар әзерли. Шуның чираттагысы бүген 3 санлы “Тылсым” балалар бакчасы нда үтте. “Үзең белән һәм дөнья белән гармониядә” дигән исем астында бакчаның психологы Гөлназ Хөҗҗәтова психологик тренинг үткәрде. Чарага килүчеләр хәтерне яхшырту, игътибарны туплау, акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә корылган кинезиологик күнегүләр эшләде, символ-драма алымы кулланып, уңай хис-эмоцияләр алдылар. Эштә яну, алҗану синдромы — бүгенге көндә киң таралган проблема. Шуңардан арыну, тормышның матурлыгын күрү, ләззәтләнү, хезмәтеңнән тәм табу кебк максатларны алга куеп әзерләнгән чарадан катнашучылар рәхмәтле калды. Чарада катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Космонавтика көне/ День космонавтики 12.04.2023

1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән. Космонавтика көне, календарьның теләсә нинди мөһим датасы кебек үк, балалар бакчасында төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Балалар өчен Космос темасы бик кызыклы, анда гадәти булмаган, фантазияле темалар күп. “Тылсым” бакчасының зурлар төркеме балалары "Космос" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырдылар, төрле кызыклы фактлардан торган видеоязма карадылар, әңгәмә кордылар.
12 апреля 1961 года советский космонавт Юрий Гагарин на космическом корабле "Восток-1" стартовал с космодрома "Байконур" и первым в мире человеком облетел земной шар. Продолжительность полета в космос составила 1 час 48 минут. День космонавтики, как и любая важная календарная дата, отмечается в детском саду различными мероприятиями. Космическая тема очень интересна для детей, в ней много необычных, причудливых тем. Дети старшей группы детского сада “Тылсым” организовали выставку рисунков "Космос", посмотрели видеозапись с интересными фактами, побеседовали. -
Макулатура җыеп тапшырдык / Организовали сбор макулатуры 10.04.2023

Бакчабыз "ЭкоЯз-2023" акциясе кысаларында узган макулатура җыюда катнашты. Бакчабызның иң нәниләреннән башлап, барлык балалар һәм ата-аналар бу акциягә бик теләп катнашты. Мондый акцияләрдә катнашу балаларның табигатьне аңлы рәвештә сакларга өйрәтүче, этәрүче мөһим чараларның берсе булып тора. Барлык акцияда катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә, бакча хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Сегодня в нашем ДОУ состоялся сбор макулатуры, проводимый в рамках акции "ЭкоВесна-2023". Воспитанники и родители всех групп приняли активное участие в данном мероприятии. Такие мероприятия вносят неоценимый вклад в воспитание экологической культуры, экологического самосознания наших воспитанников. Выражаем огромную благодарность детям, родителям, сотрудникам ДОУ, принявшим активное участие в данной акции!
-
Всемирный день здоровья/ Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2023

Балаларны сәламәт, көчле, шат күңелле итеп үстерүһәр балалар бакчасының бурычы. 7 апрель-сәламәтлек көне! “Тылсым” балалар бакчасында да флешмоб уздырылды, анда тәрбиячеләр һәм балалар катнашты. Хәрәкәттә булу-сәламәтлекне ныгыту дигән сүз. Бу көнне үткәрелгән чаралар балаларның шәхесен комплекслы үстерү кирәклеген тагын бер кат ассызыклый, балаларга үз сәламәтлекләрен саклау кирәклеге турында искәртә.
Растить детей здоровыми, сильными, жизнерадостными — задача каждого дошкольного учреждения. 7 апреля - официальный праздник, посвященный дню здоровья! И в детском саду “Тылсым” прошел спортивный флешмоб, в котором участвовали воспитатели и воспитанники. Быть в движении — значит укреплять здоровье. Мероприятия, проводимые в этот день еще раз подчеркивают необходимость в комплексном развитии детской личности, служат напоминанием юным воспитанникам о необходимости беречь и поддерживать свое здоровье.
-
Экологик сукмак буйлап / По экологическим тропам 06.04.2023

Тылсым балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр санитар- экологик стартка бик теләп кушылды. Бакча арты территориясен чүпләрдән арындырдылар. Бу эштә барыбыз да катнашырга тиеш, чөнки табигать кочагында яшәу -үзе бер бәхет.
Наши воспитанники детского сада с удовольствием присоединились к санитарно - экологическому старту. Территорию за садом очистили от мусора. Мы все должны участвовать в этом, потому что жить на лоне природы - одно счастье.
-
Международный день птиц/ Халыкара кошлар көне 03.04.2023

Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмне үткәрү датасы очраклы сайланмаган: бу вакытта җылы яклардан кошлар кайта. Шул уңайдан, бакчабызда кошлар көнен билгеләп үттек. Балалар Рүзия Расих кызы белән бергәләп бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, пазл төзеделәр, тавышлары буенча кошларны таныдылар. Тәрбияче балаларга кошларга ничек ярдәм итәргә икәнлеге турында сөйләде. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр. Бу көн якты, истә калырлык булып күңелгә кереп калды.
Ежегодно 1 апреля вся планета отмечает Международный день птиц. Дата проведения праздника выбрана не случайно: в это время из теплых краев возвращаются пернатые. В этот день ребята нашего детского сада много интересного: какие пернатые друзья живут рядом с нами круглый год, а какие возвращаются весной из теплых краев, отгадывали загадки, собирали пазлы, угадывали птиц по голосу. Воспитатель рассказала ребятам о том, как можно помочь птицам. Ребята пообещали беречь пернатых друзей и заботиться о них. Этот день получился ярким, необычным и запоминающимся.










