Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а |
Телефон: | +7(855)-523-41-32 |
E-Mail: | dtylsym@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» |
Руководитель: | Вахитова Миляуша Афкатовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 97 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 )
-
Авыл тәрбиячесе /Сельский воспитатель 09.09.2022
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән үткәрелүче "Авыл укытучысы" бәйгесенә " Авыл тәрбиячесе" номинациясен керткәннән соң Актаныш районы тәрбиячеләре актив катнаштылар. Республика буенча икенче турга үтүче 12 тәрбияченең 6 сы Актанышныкы иде. Алдагы турга үтәр өчен конкурсантларга белем бирү эшчәнлеге конспекты язу шарт итеп куелды. Әлеге этапта З нче балалар бакчасыннан Шакирова Әлфирә Индус кызы җиңеп чыкты.
Бүген, ягъни 9 нчы сентябрь көнне Татарстанның иң зур авылы саналган Шәледә "Авыл тәрбиячесе" конкурсының йомгаклау этабы үтте. Әлфирә Индус кызының эшчәнлеген "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре Фәния Альберт кызы Лотфуллина, Рәшит Рәкыйп улы Минһажев, Ирек Гарифулла улы Нигъмәтҗанов, Мәгарифне үстерү институтының өлкән тәрбиячесе Рузилә Вагыйзь кызы Абуллина югары бәяләделәр. Аның үз эшен бөтен таләпләргә нигезләнеп, төрле яклап ачып бирүен әйттеләр. Гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы коллективын әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә матур уңышлары күп булсын! -
Саумы, Белем бәйрәме!/ Здравствуй праздник, знаний! 01.09.2022
Белем бәйрәме - ул мәктәп укучыларының гына түгел, балаларт бакчасына йөрүче балаларныкы да. Безнең бакчабызда да "Саумы, белем бәйрәме!" күңел ачуы үтте. Балалар яраткан тәрбияче апаларына чәчәкләр бүләк иттеләр. Тәрбиячеләрнең төп максаты - балаларга белем алуның, мәктәптә укуның әһәмиятле булуын аңлату. Мәктәпкә баргач гел яхшы билгеләргә генә уку өчен бакчадан ук шөгыльләрдә актив катнашырга, тәрбиячеләрне игътибар белән тыңларга кирәклеген искәрттеләр.
Праздник знаний - это любимый праздник не только школников, но и детей, посещающий детский сад. Главная цель воспитателеей в этот день - разяснить важность праздника знаний, создать у детей праздничное настроение.