МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Остазыбызны котладык 19.04.2023

Бүген, педагог һәм остаз елы уңаеннан, бакчабызда 30 елдан артык бакча мөдире булып эшләгән Гыйльфанова Рәмилә Әсгать кызын гомер бәйрәме-туган көне белән котлап кайттык .1979 - 2009 еллар аралыгында Яңа Әлем авылында балалар бакчасын җитәкли ул. Бер төркем белән башланган ясле-бакча соңрак 75 бала сыйдырышлы зур ике катлы бакча ачылуга кадәр килеп җитеп, бүгенге көндә дә әлеге бинада балалар тәрбияләнә. Рәмилә Әсгатовна белән бик озак тарих битләрен актарып утырдык. Хәзерге чор балалары да, ата-аналары да күпкә үзгә инде ул чорлар белән чагыштырганда. Безнең эшчәнлегебез белән дә хәзер даими кызыксынып тора ул. Безгә әле һаман да остаз, кирәк вакытта кирәкле киңәшләрен бирүче дә әле Рәмилә Әсгатовна.
-
"Төсле уеннар" / "Радужные игры" 17.04.2023

Язгы психология атналыгы кысаларында бүген бакчабызда "Кәефебез салават күпере төсле" исеме астында чаралар узды. Балалар төрле уеннар уйнап кәефләрен күтәрделәр, ял иттеләр
-
12 апрель-Космонавтика көне/12 апреля- День космонавтики 12.04.2023

12 апрель – Космонавтика көнен бакчабызда тәбияләнүче балалар күтәренке рухта билгеләп үттеләр. Балалар космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар. Атна дәвамында һәр төркемдә космоска багышланган әнгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, аппликацияләр эшләнде. Бәйрәм көнендә исә Белка һәм Стрелка кунакка килеп балаларга уен формасында беренче тапкыр космоска очучы булулары хакында сөйләделәр, уеннар уйнаттылар, Юрий Гагарин турында видеолар күрсәттеләр. Көн дәвамында тәрбиячеләр балаларга йолдызлар турында, планеталар һәм кояш системасы хакында сөйләделәр./ 12 апреля-День космонавтики отметили воспитанники Новоалимовского детского сада. Дети познакомились с информацией о космосе, космонавтах, звездах, планетах. В течение недели в каждой группе проводились беседы, посвященные космосу. А в праздничный день Белка и Стрелка пришли в гости и в игровой форме рассказали ребятам о своем первом полете в космос, поиграли в игры, показали видеоролики о Юрии Гагарине. В течение дня воспитатели рассказывали детям о звездах, планетах и Солнечной системе.
-
Кошлар көне 05.04.2023

Кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү максатыннан бакчабызда "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чара узды.
-
Бакчабызда төбәкара семинар 31.03.2023

Бүген бакчабызда Минзәлә, Мөслим, Яр Чаллы, Актаныш, Башкортстанның Краснокама районнарыннан килгән балалар бакчалары педагоглары һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең чыгарылыш төркем укучылары катнашында төбәкара семинар узды. Семинар кунаклары "Балалар театр коллективларын оештыру һәм үстерү" темасына астында белем бирү эшчәнлекләре, курчак театры, сәхнәләштерелгән әкият карап, педагогларыбыз уздырган мастер- классларда катнаштылар.. Күрше районнарыбыздан килгән кунакларыбыз тәҗрибә уртаклашу-балаларга заманча белем һәм тәрбия бирүдә иң отышлы алым булганлыгына инанып таралдылар. Сегодня в Новоалимовском детском саду прошел региональный семинар. Гости семинара приняли участие в образовательных мероприятиях на тему: "Организация и развитие детского театрального коллектива: проблемы, опыт, перспективы".
-
МЧС хезмәткәре белән очрашу 27.03.2023

24-27 март аралыгында бакчабызда янгын һәм башка күңелсез хәлләр вакытында балаларга үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан төрле чаралар узды. Районыбыздагы 103 нче янгын сакчылыгы бүлегенең янгын сүндерү хезмәткәре Корбанов Ильфат Инсаф улы балаларга янгынны булдырмау һәм булган очракта нинди кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәклеген аңлатты. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бакчакүләм эвакуация ясалды. Эшчеләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше буенча укулар уздырылды./На этой неделе в Новоалимовском детском саду прошли различные мероприятия, направленные на укрепление правил поведения детей во время пожаров и других чрезвычайных ситуациях. Сотрудник отдела пожарной охраны № 103 Курбанов Ильфат Инсафович разъяснил детям, как предотвратить пожар и какие правила необходимо соблюдать при его возникновении. Отвечал на интересующие детей вопросы. Была проведена массовая эвакуация сада. С рабочими проведено обучение по соблюдению правил пожарной безопасности.
-
"Татар кызы, татар малае" бәйгесендә 23.03.2023

-
"Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүген бакчабызда “Нәүрүз” бәйрәме узды. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.. Балалар барысын да бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды./ Сегодня, в день весеннего равноденствия, в Новоалимовском детском саду прошло тематическое мероприятие «Навруз». Вместе с Дедом Морозом, красавицей Наврузбике и другими персонажами татарских сказок дети играли в национальные игры, пели красивые песни, исполняли танцы, читали стихи про весну и Навруз. В ходе мероприятия дети узнали много нового об обычаях и традициях татарского народа, о том, как праздник Навруз отмечали наши предки
-
Тәрәзә төбендә бакча/ Огород на подоконике 20.03.2023

Балаларда экологик культура формалаштыру, күзәтүләр оештыру, тәҗрибәләр аша танып – белү үсешенә шартлар тудыру, балаларның күзәтүчәнлеген, иҗадилыгын, мөстәкыйльлеген үстерү ,балаларны үсемлекләр дөньясы белән кызыксындыру һәм аларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бакчабызда һәр төркемдә балалар тәрәзә төпләрендә “ Яшел бакча “да төрле үсемлекләр, яшелчәләр үстерәләр. Нәни бакчачылар тәрәз төбендәге “түтәлләрне” сулар сибеп, карап-тәрбияләп үстерәләр, үзләренең хезмәт нәтиҗәсен – күз алларында яшелләнгән “бакча”ны күреп, чын күңелдән сөенәләр,
-
Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйлибез/ Говорим и поём по-английски 17.03.2023

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, бүген район күләмендә узган "Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйлибез" бәйгеседә катнаштылар./Сегодня воспитанники нашего детского сада приняли участие в районном конкурсе " Говорим и поём по-английски".
















