Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Сәләт" 05.10.2022

6Г сыйныфы укучылары да гимназиябездә эшләп килүче "Сәләт" мәйданчыгына кушылды.
-
4 октябрь – Россия Гражданнар оборонасы көне 04.10.2022

Гимназиябезнең “Тормыш иминлеге нигезләре” дәресләрен алып баручы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин 8Б сыйныфы укучылары белән бүген ачык дәрес уздырды. Гражданнар оборонасы буенча узган әлеге дәрестә имин тормышта килеп туган гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, саклану кагыйдәләре өйрәнелде.
-
АФӘРИН: "СӘЛӘТ-ЯЛКЫН" КЛУБЫ – ҮЗАРА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ 04.10.2022

Сөенче, яшь дусларыбыз! Гимназиябездә "Сәләт" яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - "Сәләт-Ялкын" клубы эшли башлады.
-
Өлкәннәргә бүләкләр 04.10.2022

6г сыйныфы укучылары, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Пучы ветераннар йортында тәрбияләнүче өлкәннәргә бүләкләр әзерләделәр.
-
Коръән ашы 04.10.2022

Укытучылар көне уңаеннан, гимназиябездә Коръән ашы узды. Бүгенге көн вәзгыятьтә Нур хәзрәт Хөсәенов вәгазе уйландырды да, күңелләрне дә нечкәртте, мөгаллимлек хезмәтенең җаваплылыгын да, саваплы эш булуын да ассызыклады.
-
"СӘЛӘТ-ЯЛКЫН" КЛУБЫ – ҮЗАРА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ 04.10.2022

Гимназиябездә "Сәләт" яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - "Сәләт-Ялкын" клубы эшли башлады."Сәләт" клубының XIII Президенты Данис Зөлфәт улы Мөхәммәтҗанов һәм "Сәләт-Адымнар" сыйныфлары проекты җитәкчесе Айнур Рәшид улы Җәмалетдинов гимназиябездә булып, укучыларыбыз белән аралашты, гимназиядә эшләп килүче проектлар, укыту, тәрбия эшчәнлеге белән танышты бүген.
Эшлекле аралашуда уртак максатлар билгеләнде. "Сәләт" клубының Президенты Данис Зөлфәт улы Мөхәммәтҗанов һәм гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, "Сәләт-Ялкын" клубының 2022-2023 нче уку елына эш планын раслап, үзара килешүгә кул куйдылар. -
Мобилизацияләнүчеләргә хәйрия ярдәме 03.10.2022

Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева укытучы-тәрбиячеләргә, укучыларга, ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыккан иде. Мобилизацияләнүче якташларыбызга дүшәмбе иртәдән үк ярдәм туплана башлады.
-
"Мөһим темага сөйләшү” 03.10.2022

Бүген – 3 октябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Укытучылар көненә багышланды.
Әлеге фотода 6А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы белән. -
ИГЪТИБАР: АЛХӘБӘР! 01.10.2022

6 октябрь көнне 15 сәгатьтә - гимназиябезнең актлар залында
психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу була.
Кызлар, әниләр! Сезне очрашуга көтәбез! -
Без терроризмга каршы! 30.09.2022

Гимназиябез укучылары бүген районның ФОРПОСТ вәкилләре белән очрашты.
















