Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
ӨЧПОЧМАКЛЫ СОЛДАТ ХАТЛАРЫ... ТАРИХ 06.10.2022

Тарихтан укып кына белә идек мондый хатларны! Фронт хатлары. Сугыш елларында күпме язылган һәм җибәрелгән алар! Орудиеләр үкергәндә яисә кыска гына тынлык вакытларында солдатлар язган, вакыт үтү белән уңып һәм саргаеп беткән кыр почтасы штемпельләре белән килгән хатлар. 1941-1945 елгы хатлар. Ниндидер бер тарихи романнан яисә кинофильмнан гына кебек тоела иде күңелгә алар.
ҺӘМ БҮГЕНГЕ КӨН
...Инде менә башка эчтәлектәге хатлар. 2022 нче елның өчпочмаклы хатлары. Укучыларыбыздан яугирләргә язылган хатлар. Тыныч тормыштан, хәрби хәрәкәтләрдә булучы абыйларга, әтиләргә, туганнарга – солдат абыйга атап язылган хатлар. Гимназиябезнең 7А сыйныфы укучылары язган хатлар, рәсемнәр дә бүген-иртәгә “юлга кузгала”. Күңел түрендә, куен кесәсендә урын ала торган хатлар... -
Хәйрия ярдәме 06.10.2022

9Б сыйныфы укучылары туплаган хәйрия ярдәме - өлкәннәребезгә ярдәм акциясе.
-
Акция дәвам итә 06.10.2022

7В сыйныфы укучылары да өлкәннәребезгә ярдәм күрсәтү акциясенә кушылды.
-
Өлкәннәр янына барырга әзерләнәбез 06.10.2022

Укучыларыбыз Пучы ветераннар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр янына барырга әзерләнә. Һәр класс, әти-әниләре белән берлектә, күчтәнәчләр әзерли. Әлеге җылы бүләкләрне 5А сыйныфы укучылары туплаган.
-
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанованың бәйрәм тәбрикләве. 05.10.2022

"Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм! -
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП! 05.10.2022

Узган уку елында үзенең күркәм юбилеен каршы алган хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның математика укытучысы Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы районкүләм Укытучылар көнендә хөрмәтләнде. Котлыйбыз!
-
КОТЛЫЙБЙЗ! 05.10.2022

Бөтенроссия “Ел укытучысы - 2022” муниципаль һәм зона этапларында җиңүче, Бөтенроссия “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабында “Иң камил сүз остасы” номинациясе җиңүчесе, республика “Алгарыш” гранты җиңүчесе, хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы (Хәзерге вакытта Фәйрүзә Филарисовна “Алгарыш” гранты буенча Төркиядә стажировка үтә) “Ел укытучысы – 2022” бәйгесенең кубогы белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2022

Бөтенроссия “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә муниципаль, зона этаплары җиңүчесе, республика этабында катнашучы хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының география укытучысы Мусина Рузилә Айдар кызы Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2022

Республика “Алгарыш” гранты җиңүчесе, хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хасанов Рамис Илгиз улы Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2022

Хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
















