Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
ТЕЛ ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТ АЛМАШЫП 07.11.2022

Нефтекама шәһәренең полилингваль һәм күп профильле интернат мәктәбендә Башкортостан һәм Татарстан республикаларының милли инновацион мәктәпләр директорлары катнашында форум узды. Форум, интенсив уку "Заманча шартларда мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнеш формалары" темасына багышланды.
Әлеге форумда гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева да катнашты. -
Паспорт тапшыру тантанасы 07.11.2022

3 ноябрь көнне Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан яшь татарстанлыларга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел 14 яше тулган балаларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Әлеге күңелле һәм истәлекле чарада Актанышның "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" укучысы Сарварова Язилә Илшат кызы да катнашты. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 07.11.2022

5А сыйныф укучысы Мансур Шәрипов йөзү спортындагы уңышлары белән безне сөендерүен дәвам итә. Район һәм төбәкара ярышларда Актаныш һәм гимназиябез данын яклый ул!
Каникул көннәре дә Мансур өчен күнегүләр, ярышлар белән үрелеп барды. Спортта башкача була да алмый!
“Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган йөзү ярышларында Актанышта һәм Илеш районының Югары Яркәй авылында беренче урын яулады спортчы егетебез.
Котлыйбыз сине, Мансур! -
Линейка 07.11.2022

Уку атнасы, гадәттәгечә, дәүләт флагларын күтәрү һәм тантаналы линейка белән башланды.
-
Безнең традиция: фән олимпиадаларына әзерлек 02.11.2022

Каникул вакытында гимназиябездә фән олимпиадаларында катнашучы укучылар аерым фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтә.
-
"Лачын" боз-спорт сараенда 02.11.2022

3А сыйныфы укучылары каникул вакытларын файдалы да, күңелле дә үткәрә! Укучылар класс җитәкчесе Лилия Васик кызы Галләмова белән берлектә "Лачын" боз-спорт сараена тимераякта шуарга бардылар.
-
Педагогик киңәшмә 01.11.2022

Гимназиябездә I чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашты. Гимназиянең республикада һәм районда әйдәп баручы уку йорты булуында укытучылар, тәрбиячеләр коллективының лаеклы эшчәнлегенә рәхмәт белдерде Ленар Рафак улы.
Үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Бүгенге вәзгыятькә нигезләнгән киңәшләрен дә бирде. Гимназиянең, коллективның, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә сизгер һәм уяу булырга чакырды. Укучылар белән алып барылган патриотик эшне дә уңай бәяләде. Туган илне, туган якны, әти-әни ярату, гаилә иминлеге һәм Ватанны саклау бүген гади генә төшенчәләр түгел. Халыкның, райондашларның бердәмлеге, ышанычы, үзара ярдәме бүгенге барган вакыйгаларда да ачык чагылыш таба.Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, I чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә тирән анализ ясады. Коллективка, укытучылар, тәрбиячеләр эшчәнлегенә, укыту программасына кертелгән яңалыкларны гамәлгә кертүдә урынбасарлар һәм директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәеваның үрнәк башлангычына югары бәя бирде. Республика, район чараларының гимназиябездә киләчәктә дә югары әзерлек белән үтәчәгенә ышаныч белдерде.
-
Әзерлек 01.11.2022

Фән олимпиадалары - укучыларның гомуми белем фәннәре буенча үзенчәлекле ярышы. Аларның төп бурычы - укучыларның мәктәп фәннәрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру һәм сәләтле укучыларны ачыклау. Бу уку елында фән олимпиадаларының мәктәп этабында төрле фәннәр буенча 900дән артык укучы катнашты.
Каникул көннәре булуына карамастан, бүген дә гимназиябез укучылары бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына әзерләнә.
-
Эвакуация 01.11.2022

Гимназиябездә, химик зарарлану булган очракта өйрәнүләр узды. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләрне һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча укытучыларның, укучыларның практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан үткәрелде.
Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.
"ҺАВА ТРЕВОГАСЫ!" - сиренаның озын улавы белән дошман һөҗүм иткән очракта бирелә. Бер үк вакытта 2-3 минут дәвамында диктор радиодан: "Игътибар! Һава тревогасы! Һава тревогасы!" - дип хәбәр итә. -
Сынау имтиханы 29.10.2022

Районыбызның 11 сыйныф укучылары математика буенча сынау имтиханы – ЕГЭ тапшыра.
















