Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Әтиләр көне белән! 16.10.2022

2Б сыйныф укучылары әтиләренең портретларын ясадылар һәм кадерлеләрен видеокотлау белән тәбрикләделәр.
-
Конкурсларга йомгак 15.10.2022

Математика укытучылары бүген 8 класслар арасында узган "Иң үрнәк дәфтәр", 6-7 сыйныфлар арасында үткәрелгән "Тиз санаучы математик" конкурсларына йомгак ясадылар.
-
Плакатлар 15.10.2022

8а, 9б сыйныфлары математика атналыгына багышлап плакатлар ясадылар.
-
Математика көне уңаеннан 15.10.2022

Математика шулкадәр популяр һәм комплекслы, аңа багышланган истәлекле даталар бик күп. Бөтендөнья математика көне генә өч тапкыр бәйрәм итә! Беренче ике дата Пи - 14 мартта һәм 22 июльдә, өченче дата 15 октябрьдә. Математика-иң борынгы фәннәрнең берсе. Аның кыскача билгеләмәсен бирү мөмкин түгел, чөнки кеше язудан күпкә иртәрәк санарга өйрәнде. Математика-фантазия очу өчен киңлек һәм акыл өчен бәйрәм. Дөнья җайланмасын өйрәнү үрнәкләр табу белән бәйле. Алар уйлап табуларда, технологияләрдә һәм тормышның башка тармакларында кулланыла. Дөньяны белү коралларының берсе-математика.
Бу көнне гимназиябез укучылары "Математик сәламләү" белән башлап җибәрде.
-
Административ контроль эшләр 14.10.2022

Бүген 5 класслар - математикадан, 8 класслар - геометриядән, 9 класслар беренче чирек нәтиҗәләре буенча административ контроль эш эшлиләр.
-
Китапханәдә 13.10.2022

5Б сыйныф укучылары китапханәбездәге яңа китаплар белән таныша һәм үзләренә укыр өчен китап сайлый.
-
Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу 13.10.2022

Гимназиябез укучылары психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашты. Алексей Анатольевич тормышта егетләрнең һәм кызларның тоткан урыны, табигый холкы, бәхетле булу серләре турында укучылар белән аралашты, сорауларга җаваплар бирде.
-
"Математик хоккей" 13.10.2022

6 сыйныфлар арасында "Математик хоккей" уены үтте. 6г - 1 урын, 6а-2 урын, 6в - 3 урын, 6б - 4 урын.
-
"Сүзлекләр" 12.10.2022

Рус теле укытучысы Фәйрүзә Риф кызы һәм педагог-китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы тарафыннан 6Г сыйныфында "Сүзлекләр" темасына китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларыбыз китапханәдәге сүзлекләр белән таныштылар, белемнәрен арттырдылар.
-
"Тиз санаучы" 12.10.2022

"Тиз санаучы" математик бәйгене 6Б сыйныфы укучылары дәвам итә.
















