Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 ( 316 ) 317 318 319 320 >>
-
ГТО нормативлары тапшыру башланды 19.01.2012

Чаңгы спорты буенча ГТО нормативларын гимназия-интернат коллективы 24 нче гыйнвар көнне "Нөркә" чаңгы трассасында тапшырачак. Соңыннан коллектив белән ашханәдә чәй эчү планлаштырыла.
-
Бездә "ТНВ - Яңа Гасыр" журналисты булып китте 18.01.2012

Кичә гимназиядә "ТНВ - Яңа гасыр" журналисты Рәмис Латыйпов булып китте. Ул гимназия-интернат укучыларыннан интервьюлар алды. Гимназиянең төп максаты - татар милләтенең зыялыларын, үзмөстәкыйль фикер йөртә, аны башкаларга җиткерә белүче, үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен тирәнтен белгән шәхесләр үстерү. Гимназиядә укуларыннан бик канәгать булып яши укучылар. Алар бу фикерне журналистларга да җиткерделәр. Сюжетны "7 дней" тапшыруында карарга мөмкин булачак.
-
Иртәгә ата-аналар җыелышы 12.01.2012

Иртәгә, ягъни 13 нче декабрь көнне, гимназиядә сәгать 6 да ата-ана узачак. Каралачак мәсьәләләр: уку-тәрбия, методик эш буенча I нче яртыеллык нәтиҗәләре, БДИ/БРИга әзерлек. Рәхим итегез!
-
Район башлыгы чыршы бәйрәме 09.01.2012

Кышкы каникуллар вакытында традиция буенча район башлыгы Энгель Нәвап улы чыршы бәйрәменә районның алдынгы укучыларын чакырды. Бәйрәмдә гимназиядән Абдуллина Айсылу, Валькова Алена, Гыйльфанова Лилия, Нуриева Гүзәл, Солтанова Ләйсән, Шагзамова Алинә, Шәйхуллин Илнар, Йосыпов Илгизәр катнаштылар. Укучылар очрашуны бик ошатып кайттылар.
-
Спартакиада - 2012 06.01.2012

Кичә районда мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы булып узды. Безнең команда III урынга лаек булды.
Призерлар:
- чаңгы (Сибгатуллин Р.Т., Әюпова Л.Р.) - 3 урын,
- армспорт (Сабирзянова Э.А.) - 3 урын,
- гер күтәрү (Сибгатуллин Р.Т.) - 1 урын,
- гәүдәне күтәрү (Харрасова А.Р.) - 3 урын,
- шорт-трек (Гарипова Р.И.) - 1 урын,
- шахмат (Абдуллина М.М., Шәвәлиев Л.З.) - 3 урын,
- аркан тарту (Сибгатуллин Р.Т., Бакиров Р.Ф., Гарипов Р.М., Нәбиев И.Ф, Гафуров А.Ф) - 1 урын. Афәрин!!!
-
Аҗдаһа елы туачак... 02.01.2012

31 декабрь көнне район үзәгендә оешмалар арасында уздыралган "Аҗдаһа елы туачак, эссе салып торачак, бәндәләргә дә яшәргә өч баш кирәк булачак" театральләштерелгән тамашалар бәйгесендә гимназия-интернат коллективы өченче урынга лаек булды.
-
Яңа ел белән! 31.12.2011

И, Яңа ел, балкып кил син, шатлык белән генә кил:
Әтиләр дә, әниләр дә, бабайлар да, әбиләр дә,
Апалар да, абыйлар да, һәм, әлбәттә, сабыйлар да -
Сөенсеннәр гелән-гел! Хуш киләсең, Яңа ел!
-
Тиздән каникуллар! 28.12.2011

Укучыларның кышкы каникуллары 30 нчы декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Каникул вакытында укучылар өчен район үзәгендә дә, мәктәптә дә бик күп чаралар каралган. Күңелле яллар!
-
Сынаулар алдында 27.12.2011

Кышкы каникул вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларын бик тә җаваплы эшләр көтә. 11 нче сыйныфлар 4 нче гыйнвар көнне рус теленнән, 6 сы математикадан БДИ, 9 лар 9 нчы гыйнварда рус теленнән яңа формада имтихан тапшырып караячаклар.
-
Бүген имтихан! 24.12.2011

Бүген 9 сыйныф укучылары рус теле фәненнән яңа формада имтихан тапшырып карыйлар. Имтихан 4 сәгать дәвам итәчәк. Башлана 8 сәгатьтә. Үткәрү урыны - 27 нче кабинет. Җаваплы Диләрә Фирдинант кызы.
















