Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Укучыбызның уңышы 06.02.2012

Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап 7 нче класс укучысы Хөсәенов Газиз диплом белән бүләкләнде.
-
Сандугач сайрар илем 06.02.2012

"Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗатының төбәк фестивалендә укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. 13-15 яшьлекләр арасында "Вокал" номинациясендә Шарапов Искәндәр II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шул ук номинациядә Кәлимуллин Ислам диплом белән бүләкләнде. Афәрин, егетләр!
-
Студентлар белән очрашу 02.02.2012

Кичә гимназиядә студентлар белән очрашу узды. Җырлар-биюләр, төрле ярыш-конкурслар белән үрелеп барган кичә бар катнашучыларга ошаган дип уйлыйбыз.
-
Ел укытучысы - 2012 01.02.2012

Тиздән "Ел укытучысы - 2012" республикакүләм конкурсның район туры узачак. Конкурсантларга уңышлар телик.
-
КИО - 2012 01.02.2012

Кадерле укучылар, "КИО - 2012" (Конструируй, исследуй, оптимизируй) конкурсында катнашырга ашыгыгыз.
Тулырак конкурс сайтында - http://ipo.spb.ru/kio/
-
Эшлекле очрашу 31.01.2012

28 нче гыйнварда гимназиябезнең укытучылары һәм укучылар үзидәрәсе Яр Чаллы шәһәренең “В.В. Давыдов исемендәге гимназия”гә очрашуга бардылар. Гимназиядә заманча җиһазланган класслар, укучыларны тарих битләре буйлап сәяхәт иттерүче музей бар. Ишектән килеп керүгә үк гаиләдәге кебек җылы караш, ягымлы сүзләр, серле һәм тылсымлы укучылар дөньясы тартып тора. Укучылар бу эшлекле очрашуда төркемнәргә бүленеп проектлар эшләделәр, алар буенча чыгыш ясадылар. Бу проектларны 2012 елда гамәлгә ашыруны планнаштырып, бүгенге көндә “Ялкын” балалар оешмасында эш башланып китте. Бу очрашу укучыларга, укытучыларга бик күп мәгълүмат, рухи байлык бирде. “В.В. Давыдов исемендәге гимназия”дә көр күңелле укытучылар, шәхесләр фидакарь хезмәт куя. Аларның укучыларга милли тәрбия бирүдәге күркәм эшләре сокланырлык, үрнәк итеп куярлык. Бу гимназия – чын – чынлап балачакның гүзәл почмагы. Гимназия – интернат укучылары “В.В. Давыдов исемендәге гимназия” укучылары белән бу көнне ныклы дуслык җепләре сузып кайтты.
-
Бердәмлек көне 31.01.2012

27 нче гыйнвар - гимназияда "Бердәмлек көне" итеп игълан ителде. 7 – 8 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре, тәрбиячеләр белән берлектә кышкы ярыш-уеннар үткәрделәр – тау алышлы уены, чанада, чаңгыда шуулар - укучылар өчен иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып калды.
-
Афәрин, егетләр! 31.01.2012

28 нче гыйнварда районкүләм “Ил саклаучылар көне”нә багышланган гер спорты буенча район беренчелегендә гимназия – интернат җыелма командасы 2 урынга лаек булды. Шәхси беренчелеккә килгәндә: 11нче класс укучылары Зәйнуллин Айнур - 1 нче урын, Шәйхуллин Илнар – 2 нче, Шайхеразиев Айнур – 3 нче, 6 класс укучылары Салихов Илназ – 3нче, Халафутдинов Айгиз - 2 нче урыннар яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
Укытучыбыз зона семинарында 30.01.2012

25 нче гыйнварда Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән табигать фәннәре циклы укытучыларының зона семинары узды. Бу семинарда гимназиянең биология укытучысы Алсу Риф кызы Вәлиева катнашты. Семинарда катнашучы укытучыларның дәрес эшкәртмәләреннән электрон методик җыентык чыгарылды.
-
Безнең уңышлар 30.01.2012

27 нче гыйнварда Яр Чаллыда уздырылган 4 нче республикакүләм Б.Р.Рубаненко исемендәге архитектура - дизайн олимпиадасында 10нчы класс укучылары Исламова Гүзәл - 2 нче, Абдуллина Айсылу – 3 урыннар яуладылар.
















