Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сөмбелә бәйрәме 22.10.2020

20-21 октябрь көннәрендә "Яшьлек" яшьләр үзәгендә 5-11сыйныфлар өчен "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Кечкенәләр төркеме өчен “Сөмбелә” традицион форматта үтсә, зуррак сыйныфлар бу елны “Татарча Хеллоун” тәкъдим иттеләр.
Чараны 6б һәм 9б сыйныфлары оештырдылар һәм алып бардылар.
Катнашучылар оештыручы сыйныф әзерләгән барлык биремнәрне уңышлы үтәп чыктылар, искиткеч көзге композицияләр тәкъдим иттеләр.
Шулай ук чаралар һәр сыйныфтан тематик концерт номеры белән үрелеп барды.
Нәтиҗәдә, 5-7 сыйныфлар арасында 1 нче урынны 5А сыйныфы алды. Ә 8-11 сыйныфлар арасында 11 Б сыйныфы җиңүче булды. -
Тоталь диктант - 2020 19.10.2020

17 октябрь көнне гимназия укучылары онлайн-марафон –Тоталь диктант акциясенә кушылдылар.
Әлеге акцияне, чын мәгънәсендә, рус теле бәйрәме дип атарга мөмкин. 17 сәгатькә дәвам иткән марафонда гимназия укучылары да актив катнашты. -
Казан федераль университеты ректоры гимназия укучылары белән очрашты 19.10.2020

Казан шәһәренә оештырылган сәяхәт барышында гимназия укучылары Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән шәхсән очрашу мөмкинлегенә ия булдылар. Узган елны университет белән Актаныш муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Әлеге очрашу да ике якның дустанә мөнәсәбәтләренең бер дәвамы булды.
-
Аттестация үтүче педагоглар киңәшмәсе 17.10.2020

Узган атнада 2020 елда аттестация үтүче гимназия педагогларының гаризалары мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде. Шулай ук тәрбияче, педагог-организаторның һәм укытучыларның ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар буенча директор урынбасары янында киңәшмә үтте.
Ачык дәресләр һәм чаралар графигы төзелде. -
Өлкәннәр көне 17.10.2020

13 октябрь көнне 6 а һәм 6 б сыйныф укучылары “Яшьлек” яшьләр үзәге бинасында “Өлкәннәр көне” бәйрәмен оештырдылар. Әлеге чарага укучыларыбыз үзләренең әби-бабайларын, әти-әниләрен чакырдылар.
-
Баскетбол турниры 17.10.2020

16-17 октябрь көннәрендә гимназиякуләм баскетбол турниры узды. Ике көн дәвамында ике төркем гимназистлар баскетбол ярышында көч сынаштылар.
-
Без-волонтерлар 15.10.2020

Буген без, 9нчы сыйныф укучылары-волонтерлар.
70 яшьлек 1 группа инвалид Галиева Илгизэ Шихап кызына тэрбиячебез Алена Миннесаниф кызы житэкчелегендэ шефлыкка бардык. Капка алдын коелган яфраклардан чистарттык. "Улларым, кызларым, рэхмэтлэр яусын сезгэ!"-дип соенеп калды. Олкэн яшьтэге эби-бабаларыбызны онытмыйк. Олы кешенен эздэн дэ кунеле була бит. -
Гимназия чыгарылыш сыйныф укучысына юллама 15.10.2020

Хөрмәтле дустым, синең өчен хәзер иң кызык һәм җаваплы чор башлана. Син әкият герое кебек сайлау алдында торасың, ә кызыктыра торган юллар бик күп. Һәм аларның һәркайсы сине уңышка алып барырга мөмкин. Шуңа да югалып калма, ә үз-үзеңә ышанып, алга атла. Ә инде шикләнәсең икән, яңадан уйла. Татар халык мәкале дә бит җиде кат уйла, бер кат кис, ди.
-
Квест - тренинг «Остров сокровищ» 15.10.2020

В очередной раз 9 октября педагог-психолог гимназии Гульназ Шакирзянова провела квест - тренинг «Остров сокровищ» для учащихся, живущих в интернате. Цель данного мероприятия профилактика ксенофобии, развитие толерантности, сплочение детского коллектива и построение эффективного командного взаимодействия в интернате.
-
10 октябрь көнне районыбызда “ТАТАРСТАН КРОССЫ-2020” узды 14.10.2020

10 октябрь көнне районыбызда “ТАТАРСТАН КРОССЫ-2020” узды. Анда безнең укучыларыбыз, укытучыларыбыз да катнаштылар. 5 сыйныфтан алып 11 сыйныф укучыларына кадәр төрле дистанциядә көч сынаштылар. Шулайк ук директорыбыз - Рузилә Ильдар кызы да кросста катнашты.
Барлык катнашучыларга афәрин! Киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр юлдаш булсын!
















