Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Соңгы кыңгырау чыңы! 28.05.2020

Мәктәп тормышында шатлыклы да, моңсу да булган вакыйгаларның берсе - Соңгы кыңгырау яңгырады. Бу елда аның тавышы аеруча да сагышлы булды, чөнки кыңгырау чыңына балаларның шат авазлары кушылмады. Шуңа да карамастан, 11 сыйныф укучылары әлеге бәйрәмне онлайн платформада матур һәм эчтәлекле итеп оештырдылар (бәйрәм язмасын биредә карый аласыз: https://youtu.be/AJ21bwRFVDo). 2019-2020 нче уку елында “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның 11 нче сыйныфын 24 укучы, 9 классны 22 укучы тәмамлый. Ак юллар сезгә, чыгарылыш классы укучылары!
-
"ММСО - карта образовательных решений" 22.05.2020

Дирекция Московского международного салона образований (ММСО) приглашает педагогов всех уровней образования, а также старшеклассников образовательных учреждений принять участие в деловой программе второго этапа Салона "ММСО - карта образовательных решений", который пройдет с 28 по 30 мая 2020 года на digital платформе https://mmco-expo.ru .
-
Сайлап алу турлары 16.05.2020

Бүген, ягъни 16 май көнне, гимназия классларына кабул ителүнең онлайн туры үткәрелә. Тулырак мәгълүмат белән http://tbsh.org/admission сайтында таныша аласыз.
-
Фән һәм сәнгать фестивале 05.05.2020

Гимназия укучылары май бәйрәмнәрен дә файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә: 5, 6, 7 май көннәрендә Айдар Рәсим улы җитәкчелегендә, укучылар һәм педагоглар катнашында фән һәм сәнгать фестивале үткәрелә. Кызыксынучылар өчен тулырак мәгълүматны биредән алырга мөмкин http://tbsh.org
-
Гимназия классларына рәхим итегез! 30.04.2020

Дуслар, кабул итү форматы үзгәрешләр кичерде:
1. Беренче тур онлайн - 16,17,31 майда.
2. Беренче чиратта tbsh.org/admission сайтына кереп теркәлергә кирәк. Теркәлергә ашык!
3. Үзеңне тикшереп кара. Узган елгы имтихан эшләрен эшләп карый аласыз.
4. Икенче турда июнь аенда көтәбез сезне!
Друзья, в порядке поступления 2020 есть небольшие изменения.
1. Набор в 2 этапа. 1 этап в онлайн формате - 16,17,31 мая.
2. В первую очередь нужно зарегистрироваться на нашем сайте tbsh.org/admission . Зарегистрироваться нужно сейчас!
3. Вы также можете испытать свои силы и выполнить экзаменационные задания прошлого года.
4. Ждем вас на втором туре в июне
Уңышлар! Удачи! -
Тәрбия чаралары онлайн! 10.04.2020

Укучыларның социаль активлыкларын да югалтмас өчен, дәресләр белән беррәттән тәрбия чаралары да онлайн платформалар аша оештырыла. Бүген, мәсьәлән, “Косманавтика” көненә багышлап, тәрбиячеләр тарафыннан викторина эшләү, кинофильмнар карау, фикер алышу оештырылды.
-
Советы психолога 09.04.2020

Рекомендации родителям детей, временно находящихся на дистанционном обучении https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya/page4154141.htm
-
Яңача уку алымнары 06.04.2020

2019-2020 уку елының дүртенче чиреге уку-укыту системасында үзгә төрдә башланып китте. Илдә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә, белем бирү дистант формасында оештырыла. Әйтергә кирәк, гимназиянең педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр контингенты әлеге формага язгы каникуллар вакытында әзерлекләр үттеләр: дистанцион белем алуның төрле формалары сынап каралды, интернет платформалар өйрәнелде. Техник яктан төрле кытыршылыклар килеп чыкса да, укытучылар дәрес материалын максималь дәрәҗәдә укучыларга тапшыру юлларын эзлиләр, ә укучылардан үз чиратларында, мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә белем үзләштерүгә тырышлык куюлары сорала.
-
Әйдә шаяРТ! 15.03.2020

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге шаян һәм тапкыр егет-кызлар тавышыннан гөрләп торды. Чөнки бу көннәрдә “ШаяРТ” клубының редакторы Наил Салахов Актанышның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләре һәм гимназия укучыларына ШТК серләрен төшендерде. Дусларча ярыш нәтиҗәләре буенча гимназия командасы (“Тәбикмәк” исеме астында) II урынга лаек дип табылды, Хөҗҗәтов Газизгә “Иң яхшы актер” номинациясе бирелде. Педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендәге әлеге команда алга таба да бу юнәлештә эшне туктатмаска уйлый.
-
"Хәзинә" бию ансамбле 07.03.2020

Гимназиянең “Хәзинә” бию ансамбле коллективы “Йолдызлык – 2020” фестиваль-конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап, II урынга лаек булды һәм Казанда үтәчәк финал бәйгесенә чакыру алды. Ансамбльнең егет-кызларын, һәм җитәкчеләре Хатмуллин Илдар Булат улын җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
















