Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Муса Җәлил туган көне / День рождения Мусы Джалиля 15.02.2022

Әлифбадан укып беләм Муса Җәлил турында.
Фашистлар белән көрәшкән дошманның үз толында.
Бүген шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Аның иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Балалар белән Җәлил шигырьләренә язылган җырлар, җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра. Бүген бакчабызда балалар белән Муса Җәлил әсәрләрен укыдык, иҗаты һәм тормышы белән таныштык, алдан өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдек.
-
Экологик сукмак буйлап / По экологическим тропам 13.02.2022

Хәзерге заманның төп проблемаларының берсе булып экологик проблема тора. Әлеге проблема безне дә битараф калдырмый. Чүпне сортлап ыргыту экологияне коткара алмаса да, шактый гына зыянны киметә ала. Бүген 2 кечкенәләр төркемендә шул хакта сөйләштеләр.
-
"Россия чаңгы юлы 2022" / "Лыжня России 2022" 12.02.2022

Бакчабыз активистлары үз көчләрен чаңгы юлында сынады!
-
"Россия чаңгы юлы 2022" / "Лыжня России 2022" 11.02.2022

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
Бүген "Бүләк" чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юллары - 2022" ярышы узды. Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уңышлы чыгыш ясап кайтты!
-
Теш табиблары көне / День стоматолога 09.02.2022

9 февраль Халыкара теш табиблары көне буларак билгеләп үтелә. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы белән шул һөнәр иясе турында белемнәрен ныгыттылар.
-
Россия, алга! / Россия, вперед! 09.02.2022

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары, Кышкы Олимпиа уеннарында ярышучы Рәсәй спортчылары көч өстәп, #Пекин2022 акциясенә кушылдылар! Спортчыларыбызга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
-
Патриотик тәрбия / Патриотическое воспитание 07.02.2022

1992 елның 7 феврале - Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көн! Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тематик рәсемнәр ясады, тәрбияче Ардуанова Гөлчәчәк Тимерьан кызы балаларга кызыклы мәгълумат җиткерде.
-
Уңышларыбыз! / Наши достижения! 02.02.2022

Бакчабызның экологик юнәлешкә аеруча зур игътибар бирелә. Күптән түгел нәниләребез актив рәвештә республикакүләм "Зеленые мечты" бәйгесендә катнашып Дипломнар белән бүләкләнделәр! Афәрин, балалар!
-
"Йолдызлык 2022" / "Созвездие 2022" 28.01.2022

Бүген безнең балалар бакчасында бакчакүләм "Йолдызлык - 2022" бәйгесе үтте. Балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бакчабыздан матур шигырьләр, дәртле биюләр, җыр көйләре яңгырап торды! Район этабында да уңышлар сезгә, балалар!
-
Экологик сукмак буйлап / По экологическим тропам 19.01.2022

Бүген безнең балалар бакчасында Кама буе территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Галимова Ләйлә Назир кызы белән очрашу булды. Ул балалар белән ата-аналар тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты. Уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем бирү эшчәнлеген карады, балалар белән әңгәмә үткәрде. очрашу балаларга кунак алып килгән бүләкләрне тарату һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды!
















