Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Һава шары - табигать дошманы" акциясе 10.05.2022

Бакчабызда экологик юнәлешкә зур урын бирелә. Шул уңайдан ЭкоЯз 2022 акциясе кысаларында "Һава шары - табигать дошманы" исеме астында экологик акциясе үткәрдек. Әлеге чара барышында балалар 1986 елда булган күңелсез хәл турында видеоязма карадылар һәм һава шарының табигатькә булган зыяны турында сөйләштеләр.
-
Чишмә янында өмә / Субботник у родника 06.05.2022

Чишмә һәм чишмә янын җыештыру - изге эш. Безнең бакча активистлары Экояз 2022 акциясе кысаларында Аскы Актанышта урнашкан "Хәмит" чишмәсе янын тәртипкә китерделәр. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә биләмәдән чүп-чар җыйды. Шунысы куанычлы, балалар аны бик теләп башкардылар. мондый игелекле эш күңел халәте булганда гына кәнагәтьлек хисе бирә. Безнең төп бурыч - туган якның чисталыгын һәм тәртибен саклау. Табигать матурлыгын саклыйк, ул чакта киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр!
-
"Хәтер бакчасы" / "Сад памяти" 04.05.2022

“Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кешесе истәлегенә агачлар утыртыла. Акциягә безнең балалар бакчасы быел да актив кушыла. Халыкара акциягә кушылып, без үзебезнең балалар бакчасында миләш һәм спирея агачлары утырттык. Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында зур роль уйный. Бу чарада катнашу горурлык хисләре уята. Ветераннарны шулай искә алу алар рухына изге дога булып ирешсен.
-
"Baby Skills" / "Сабый Skills" бәйгесе 20.04.2022

2 көн дәвамында барган районкүләм "Baby Skills" бәйгесендә нәниләребез уңышлы чыгыш ясады! Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Бадертдинова Иделия "Ресторан хезмәте" компетенциясендә 3 урын;
Шакирова Алияна "Мәктәпкәчә тәрбия бирү" компетенциясе "Самая артистичная" номинациясендә җиңүче;
Галиева Айзилә "3Д-дизайнер" компетенциясендә 2 урын.
Афәрин, балалар!
-
"Әкият" курчак театрында кунакта 15.04.2022

Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Актанышка килде. Безнең балалар да алар тәкъдим иткән "Кәҗә белән сарык" әкиятен тамаша кылдылар. Балаларга бик ошады!
-
Космонавтика көне белән! / С днем космонавтики! 12.04.2022

12 апрель Космонавтика көне өңаеннан бүген бакчабызда төрле тематик чаралар үтте. Балалар белән космос һәм беренче космонавт Юрий Гагарин турында шигырьләр укылды, әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Музейда / В музее 06.04.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалар "Туган як" музеенда кунакта булып кайттылар. Музей хезмәткәрләре сабыйларга төрле экспозицияләр күрсәтте, балалар борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән дә танышты. Туган як музеенда борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һаман да сакланадыр кебек. Татар өен хәзер музейларда гына күреп белгән буын – балалар әлегә экскурсиягә чын мәгънәсендә куандылар. Хайваннар, үсемлекләр, кошлар дөньясын гәүдәләндергән табигать һәм археология, этнография залларында балалар бик күп экспонатлар белән таныштылар, истәлеккә фотога да төштеләр.
-
"Игелекле капкачлар" / "Добрые крышечки" 04.04.2022

Бакчабыз коллективы ата-аналар белән берлектә Рәсәйкүләм экологик-хәйрия волонтерлык "Игелекле капкачлар" проектында катнашты. Проектның максаты: тирә-якны чиста тоту һәм балаларга экологик тәрбия бирү. Әлеге проект "Игелекле капкачлар" иҗтимагый хәрәкәте һәм "Ятим балаларга волонтерлар ярдәме" Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.
-
Корней Чуковскийда кунакта / В гостях у Корнея Чуковского 24.03.2022

Бүген Актаныш үзәкләштерелгән китапханәсе тарафыннан уздырылган "Корнейда кунакта" шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә кечкенә йолдызыбыз Халиуллина Диляра "Мойдодыр" шигырен тәкъдим итте. Аның чыгышы уңай бәяләнде. Тамашачылар алкышларга күмде! Афәрин, Диляра!
Җитәкчесе: Мансурова Э.Р.
-
Халыкара Урман көне! / Международный день леса! 21.03.2022

21 март Халыкара Урман көне буларак билгеләп үтелә! Шул уңайдан бүген безнең балалар бакчасында Актаныш "Урманчылык" җитәкчесе Әхмәтгалиев Әгъзәп һәм аның ярдәмчесе Гарипов Расих белән очрашу узды. Кунакларыбыз ата-аналар белән балалар тарафыннан эшләнгән "Сыерчыкка йорт ясыйм" кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, кош оясы ясауда үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр. Иң истә калганы: кунаклар балаларга урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кат-кат искәртеп "Урманда янгын чыгармыйк" белешмәлекләрен тараттылар.
















