Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Бүләкләнделәр/ Награждены 11.03.2022

Республикакүләм! Яшел ут-2022" бәйгесенең район этабында бакчабыз 3 урын яулады, ә бакчабызның 1 квалификацион категорияле тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы 1 урын яулады. Ул төзегән 2 кечкенәләр төркеме балалары өчен эш дәфтәре һәм альбомы Республика этабына җибәрелде. Уҗышлар телибез!
-
"Созвездие-Йолдызлык 2022" конкурсы 04.03.2022

Бүген районкүләм "Созвездие-Йолдызлык 2022" бәйгесенең Гала-концерты узды. Балаларыбызның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде:
1 урын - парлы бию "Тарантелла" Бадертдинова И., Шаймиева Э.
2 урын - ялгыз җыр, Шакирова А.
2 урын - татар биюе
2 урын - эстрада биюе
2 урын - нәфис сүз, Халиуллина Д.
3 урын - ялгыз җыр, Бадертдинова И.
3 урын - вокал ансамбль
3 урын - инструменталь ансамбль
Гомуми нәтиҗә - 2 урын!
Бәйгегә балаларны әзерләгән педагогларга, ярдәм күрсәткән ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен театр аша ныгытабыз 01.03.2022

Бүген бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары Яр Чаллы шәһәреннән килгән "Калейдоскоп" театрын тамаша кылдылар һәм юл йөрү кагыйдәләре, урамда үз-үзеңне тоту культурасы турында белем-күнекмәләрен ныгыттылар.
-
"Яшел ут 2022!" / "Зеленый огонкек 2022!" 28.02.2022

Республикакүләм "Яшел ут - 2022" бәйгесенең район этабында бакчабыз 3 урын яулады, ә бакчабызның 1 квалификацион категорияле тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы 1 урын яулады. Ул төзегән 2 кечкенәләр төркеме балалары өчен эш дәфтәре һәм альбомы Республика этабына җибәрелде. Уңышлар телибез!
-
Туган тел көне / День родного языка 21.02.2022

Туган телебезне балаларга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли аһәң, горурлык хисе булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Балаларны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан бүген һәр төркемдә төрле чаралар үтте.
-
"Яшел ут 2022!" / "Зеленый огонкек 2022!" 18.02.2022

"Яшел ут 2022" бәйгесенең бер этабы буларак тәрбияченең 2 кечкенәләр төркеме балалары белән үзе эшләгәг эш дәфтәрен кулланып белем бирү эшчәнлеге күрсәтү иде. Бүген тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы бәйге комиссиясенә балалар белән белем бирү эшчәнлеге тәкъдим итте. Уңышлар телибез!
-
"Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйләшәбез" / "Говорим и поем по английский" 18.02.2022

Бүген балалар районкүләм "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз!" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар!
-
Батарейкалар көне / День батареек 18.02.2022

Бүген, 18 февраль - Бөтендөнья батарейкалар көне буларак билгеләп үтелә! Бүген төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән кеше яшәешен җиңеләйткән әлеге батарейкалар турында сөйләште.
-
Котлыйбыз! / Поздравляем! 17.02.2022

Бакчабызның нәни йолдызы Бәдертдинова Иделия IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесендә катнашты. 42 мең катнашучы арасында ул финалга үтеп 3 урын яулады. Котлыйбыз!
Җитәкчесе: Бәдертдинова И.Р.
-
Бөек исемнәр / Великие имена 15.02.2022

Таң атканда авыл урамыннан
Җырлап кайта егет солтаны.
Күп егетләр арасыннан халкым
Танып алды үзенең Илһамын.
Әйе, һәм кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. Бүген Илһам Шакировның туган көне. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Илһам Шакировның тормыш юлы белән таныштылар, ул башкарган җырларны искә төшерделәр.
















