Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Конкурс рисунков по ПДД 29.11.2024

29 ноября, в целях привлечения внимания детей к важности соблюдения правил дорожного движения и снижения уровня детского дорожно-транспортного травматизма, в гимназии прошёл конкурс рисунков по ПДД «Моя безопасная дорога» среди учащихся начальных классов. Все работы интересны по-своему, но объединены одним общим смыслом: «Чтобы дорога была безопасной, надо не только знать, но и соблюдать правила дорожного движения!». Ребята проявили большую творческую активность, они не только нарисовали интересные рисунки, но проверили свои «дорожные» знания, изобразили свой взгляд на безопасность дорожного движения.
-
Гимназистка багышлау 23.11.2024

Быел гимназиябез барлыгы 46 беренче сыйныф укучысын кабул итте. Һәр ел саен Гимназистка багышлау биредә зур чара итеп оештырыла.
Бүген, 22 нче ноябрьдә, балалар катнашында җырлы-биюле тамаша тәкъдим ителде, соңыннан һәр сабыйга гимназист дигән исем бирелде. Күңелле бәйрәмнән соң әти - әниләр балалар белән тәмләп чәй эчтеләр. -
18.11.2024

Бүген, 18 нче ноябрьдә , гимназиядә урта һәм өлкән звено укучылары өчен традицион линейка узды. Әлеге линейка дәүләт гимннарын башкарудан һәм флаглар чыгарудан башланды. Линейка тантаналы шартларда узды, чөнки безнең укучыларыбыз төрле юнәлештәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулады.
-
15 нче ноябрь - Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне. 15.11.2024

“Кояшкай” балалар бакчасы һәм гимназиянең яшь инспекторлары отряды юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән «Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз !» акциясендә катнашты.
-
Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу 15.11.2024

15 нче ноябрьдән башлап 21 ноябрьгә кадәр, юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне узды. Бу көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны һәм имгәнгәннәрне искә алалар. Гимназия укучылары сыйныф сәгатьләрендә юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлап үттеләр.
-
Беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү 11.11.2024

«Россия бөркетләре» программасы башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән. «Россия бөркетләре» «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Ул балаларны, укытучыларны, ата – аналарны берләштерә. Командада эшләнгән аларның кечкенә эшләре киләчәктә зур планлы эшләргә дә әверелергә мөмкин. Игелеклелек, тарих белән кызыксыну, иҗат, туган як табигатен саклау – киләчәктә һәрбер укучының тормыш рәвеше булырга тиеш. Бүген, 11 нче ноябрьдә гимназиябезнең беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына кабул итү тантанасы үтте. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны белән тантаналы рәвештә ачылды. Укучыларга махсус билге (значоклар) тапшырылды. Аларга киләчәктә уңышлар телибез. -
Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе! 08.11.2024

Әлеге акция «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Бүгенге көндә акция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
-
Большой этнографический диктант - 2024 08.11.2024

«Народов много – страна одна!» - под таким лозунгом проходит IX Всероссийская просветительская акция «Большой этнографический диктант». Обучающиеся гимназии проверили свои знания о культуре и истории народов России, традициях своих предков. Участники акции отметили, что вопросы в тестовых заданиях были интересными и познавательными. Большой этнографический диктант — просветительский проект, задача которого познакомить участников с культурой народов, проживающих в России. Участие в диктанте позволяет оценить свой уровень этнокультурной грамотности и эрудиции.
-
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2024

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Хәзерге заманда Россиядә аны чагыштырмача күптән түгел генә – 2005 елда бәйрәм итә башладылар, ул вакытта тантаналарның үзәге Түбән Новгород булды, анда Мининга һәм Пожарскийга һәйкәл ачылды. Бу скульптура Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданында урнашкан. Шуннан бирле Халыклар бердәмлеге көнендә барлык төп чаралар шушы ике һәйкәл янында уза.
Бу бәйрәм уңаеннан, укучылар өчен китапханәдә «Без барыбыз да төрле, ә Россия бер!» дигән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Урта звено укучылары өчен “Халыклар бердәмлеге көне!” дип исемләнгән мастер-класс үтте.#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16#деньединенияНД
-
Халыкара мәктәп китапханәләре көне! 28.10.2024

1999 елдан башлап, ел саен Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Россиядә утыз сигез меңнән артык мәктәп китапханәсе бар. Мәктәп китапханәсе-ул мәктәпнең структур бүлекчәсе, анда укытучылар һәм укучылар китапханәнең мәгълүмат ресурсларыннан файдалана ала. Мәктәп китапханәчесе педагогик китапханәче белән тыгыз элемтәдә эшли, өйрәнү һәм өстәмә өйрәнү өчен әсәрләр туплый. Әлеге бәйрәм уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китапханәгә китап бүләк ит!” һәм “Китаплар торышы”дигән акция узды. Ә өлкән сыйныф укучылары “Китапханәдә селфи” дигән акциядә катнашты.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #ДеньШкольныхБиблиотекНД











