Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Интернетсыз бер көн! 25.01.2025

Интернет яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Бүген тормышны интернетсыз күз алдына китерү дә авыр. Аралашу, гариза бирү, төрле түләүләр өчен дә хәзер әллә кайларга барып чират торасы юк, мәсьәлә өйдән чыкмыйча гына хәл ителә. Кино, мультфильмнарны да интернет челтәреннән карыйбыз, китапның да теләгәнен шунда эзләп табабыз. Әлеге көн уңаеннан 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары шахмат уйнады, кызыклы китаплар укыды.
Ә сез интернетсыз ничә көн яши аласыз? Бер көн булса да аннан аерылып, файдасын күргәнегез бармы? -
Гимназия укучылары безнең заман герое белән очрашты 23.01.2025

Зәй гимназиясе укучылары безнең заман герое белән очрашты
23 гыйнварда туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге таатр гимназиясендә «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дип исемләнгән патриотик чара үткәрделәр. Чарага махсус хәрби операция ветераны Андрей Цивиков чакырылды.
Андрей Викторович хәрби зонада «Старый» позывноен йөртә. Ул мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан. Яралану сәбәпле, ул хәзер махсус хәрби операциядә катнашмый.
Ул укучыларга неонацизмга каршы көрәштә махсус операциянең әһәмияте, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Хәрби егет ассызыклаганча, сугышчыларны туган илгә һәм ватандашларга мәхәббәт берләштерә, ә барлык авырлыкларны җиңәргә якыннарының һәм барлык россиялеләрнең ярдәме һәм җиңүгә ышанычы ярдәм итә.
-
Технология атналыгы 22.01.2025

Технология атналыгы кысаларында малайлар һәм кызлар арасында кулинар көрәш оештырылды. Кызлар өчпочмаклар пешерде, малайлар пилмән ясады
-
Атналык линейка 20.01.2025

Бүген, 20 нче гыйнварда гимназиябез традициясе буенча атналык линейка узды. Иң беренче булып, гимназия директоры Мөхәммәтханов Марат Фәим улы чыгыш ясады. Аннары сүз дежур класска бирелде, алар атналык йомгак ясадылар. Үзләренең чыгышларында мәктәптә булган кайбер кимчелекләрне ассызыклап киттеләр. Линейка ахырында төрле дәрәҗәдәге бәйгедә катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Гаиләм белән чаңгыда 04.01.2025

Гимназия укучылары әти-әниләре белән урманда чаңгыда шуа. Кышкы урман шулкадәр матур, вакыт сизелми дә үтеп китте. Тирә-юньдә чисталык һәм сафлык. Кыш көне нинди рәхәт! Һава чиста һәм салкын, өйгә кайтасы да килми.
-
31.12.2024

Реализация федерального проекта "ВСЕЙ СЕМЬЕЙ"
-
Кышкы каникуллар 30.12.2024

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. 2Б сыйныф укучыларына кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2024

27 декабрь көнне гимназиядә Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмне гимназиядә эшләп килүче “Сәйяр” театр төркеме укучылары алып барды.Алар укытучыларны,укучыларны тиздән җитәчәк Яңа ел бәйрәме белән котлап,матур теләкләрен җиткерде. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, җәнлекләр,әкият геройлары-барысы да бүгенге бәйрәмгә "килгәннәр" иде.Һәр бала Кыш бабайга үзенең һөнәрен күрсәтеп калырга тырышты.Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, мавыктыргыч уеннар белән бергә бик күңелле узды.
-
Волгоград өлкәсе Ленин районы Маляевка гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн очрашу 25.12.2024

Яңа ел- серле,тылсымлы, үзенчәлекле бәйрәм. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, күңелләр ниндидер могҗиза көтә. Әлеге тылсымлы бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районы “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе” һәм Волгоград өлкәсе Ленин районы Маляевка гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн очрашу үткәрелде. Очрашуга Яңа елның кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Укучылар шигырьләр укыдылар, үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар. Балалар Кар кызының шаян сорауларына җавап биреп, зирәклектә көч сынаштылар. Ә соңыннан укучыларыбыз бер-берсенә теләкләр теләделәр, яңадан очрашырга сүз куештылар
-
Ата-аналар контроле 18.12.2024

Ата-аналар контроле кысаларында гимназия ашханәсендә ата-аналар вәкилләре булды.
Ата-аналар контроленең максаты – гомуми белем бирү учреждениесендә туклануны оештыру сыйфаты, СанПиН үтәү, укучыларның ата-аналарына мәгълүмат бирү.
Ата-аналар меню белән таныштылар, ризыкны авыз итеп карадылар һәм бәяләмә яздылар. Алар әзерләнгән ризыкның тәмле булуын, балалар рационы нормаларына туры килүен билгеләп үттеләр.











