Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Линия надежды 31.12.2026

"Линия надежды" оказывает помощь отчаявшимся людям, оказавшимся в тяжелой жизненной ситуации, помогает вернуть веру и надежду
-
Классные часы в рамках проекта «Ох, цифровая гигиена» 27.04.2026

В рамках реализации мероприятий по обеспечению информационной безопасности обучающихся в гимназии были проведены тематические классные часы, посвящённые правилам цифровой гигиены. В ходе занятий особое внимание уделялось формированию у учащихся правовой грамотности при использовании ресурсов интернет-пространства. Для наглядности и лучшего усвоения материала учащимся были продемонстрированы тематические видеоролики. Данные видеоматериалы способствовали развитию навыков осознанного потребления контента и критического отношения к информации, получаемой из сети Интернет.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 яшь! 27.04.2026

26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Бәйрәмнәр яздан, Тукайдан башлана . Без хезмәтебез, батырлыгыбыз белән бәйрәм ясый торган халык .Сөекле Тукаебыз “Без сугышта юлбарыстай көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез", - дип язган. Табигать яшәргән, яңарган вакытта, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез.
-
"Җиңү тәрәзәләре" 27.04.2026

"Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе. Әлеге акциягә гимназиябез дә кушылды.
-
Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган квиз 24.04.2026

Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәбәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер. Аның әсәрләре шулай ук хезмәткә мәхәббәт уята, нәниләрне шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Бүген гимназиябездә аеруча җылы атмосфера хөкем сөрә. “Кояшкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары белән бергә, Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган квиз үткәрелде. Балалар Тукайның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, аның әсәрләрен яттан сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
-
"ТАТАРЧА ДИКТАНТ-2026" 24.04.2026

24 апрельдән 26 апрельгә кадәр татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» масштаблы белем бирү акциясе узачак.
«Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Бүген ул дөньяның 31 иле һәм Россия Федерациясенең 74 төбәге вәкилләрен берләштерә. Бүген гимназиядә әлеге акциягә укучылар, мөгаллимнәр дә кушылды. -
"Җиңү диктанты" - 2026 24.04.2026

24 нче апрельдә гимназия укучылары "Җиңү диктанты" - 2026 Халыкара тарихи-патриотик акциядә катнашты. Ул Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, аның геройлары, төп сугышлары турындагы белемнәрне тикшерүгә юнәлдерелгән.
-
Зәй ГРЭС хезмәткәрләре белән очрашу 23.04.2026

Бүген, 23 нче апрельдә профориентация кысаларында Зәй ГРЭС хезмәткәрләре белән очрашу узды. Алар үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде, очрашу бик күңелле узды.
-
«Регионнар белән эш» программасы 22.04.2026

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының «Регионнар белән эш» программасы кысаларында да укытучыларыбыз актив эш алып бара. 2024 нче елда Зәй муниципаль районы МБГБУ «Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Гимназия укучылары һәм әлеге мәктәп укучылары белән онлайн очрашулар еш уздырыла. Бүгенге очрашуыбыз татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан оештырылды. Очрашу барышында укучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, кызыклы әңгәмәләр кордылар, бәйрәм уңаеннан оештырылаган күргәзмә белән таныштылар.Төрле шәһәрләрдән булсак та, безне уртак хыяллар, теләкләр берләштерә. Волгоград укучылары белән аралашу бик җылы һәм дустанә мохиттә узды. Киләчәктә тагын шундый очрашуларны сүз куештык. Яңа дуслар табу — зур бәхет!
-
"Чәчәкләр китерегез Тукайга..." XVI Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе 20.04.2026

2026 елның 20 апрелендә Татарстан башкаласында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Чәчәкләр китерегез Тукайга..." XVI Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә район этаплары җиңүчеләре, шулай ук урта һәм югары уку йортлары студентлары Габдулла Тукай әсәрләрен, башка авторларның әсәрләрен һәм Габдулла Тукайга багышланган үз әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Катнашучыларны Татарстан Республикасының атказанган аристлары Инсаф Абдулла, Эльмира Хаматова, Гүзәл Сибгатуллина һ.б. бәяләде.
Безнең районнан "Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе"нең 2 А сыйныфы укучысы Бусов Радмир катнашты. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез.











