Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Рәсем һәм технология атналыгы 21.01.2026

19 нчы гыйнвардан 24 нче гыйнварга кадәр гимназиядә рәсем һәм технология атналыгы бара. Бу атналык кысаларында егетләр һәм кызлар кул эшләнмәләре күргәзмәсе булдырылды. Дүшәмбе көнне хезмәт дәресләрендә кызлар "Яраткан ашым" проектында катнашты.
-
Ата-аналар туклану контроле 20.01.2026

20 январь көнне гимназиядә чираттагы ата-аналар туклану контроле үтте. Ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре уку йорты администрациясе белән берлектә гимназия ашханәсе эшен һәм кайнар туклануны оештыруны тикшерделәр. Нәрсә тикшерелде? Китерелә торган продуктларның сыйфаты. Азыкны саклау шартлары. Бинаның санитария-гигиена торышы. Менюның ассортименты һәм төрлелеге. Туклануның укучыларның яшь төркемнәре таләпләренә туры килүе. Бергәләп без балаларыбызның ризыгын тәмлерәк, файдалырак һәм төрлерәк итә алачакбыз!
-
"Шәп очрашу!" 20.01.2026

Бүген, 20 нче гыйнвар көнне гимназиябездә "Шәп очрашу" дигән чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары Зәй рәссамы Фазыл Шиаповның иҗаты белән танышты. Ул рәсем сәнгате турында сөйләде.
-
«Ышаныч телефоны» акциясе 19.01.2026

Гимназиядә «Ышаныч телефоны» акциясе узды.
Әлеге акция «Ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү – баланың иминлегенә бер адым" девизы астында үтте.Барлык сыйныфларда әңгәмә үткәрелде , балалар ышаныч телефонының беренче номеры ничек барлыкка килүен,аның ни өчен кирәклеген,бу хезмәттә кем эшләвен, нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белделәр. Укучыларның көндәлекләрендә «Ышаныч телефоны»стикерлары пәйда булды.
Тормышның теләсә кайсы мизгелендә психологик ярдәм кирәк булырга мөмкин. Балалар һәм аларның ата-аналары тәүлек буе эшли торган 8-800-2000-122 телефонына шалтырата алалар. -
Телефон доверия 12.01.2026

С 2010 года Фонд поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации, содействует органам исполнительной власти субъектов Российской Федерации в оказании экстренной психологической помощи по детскому телефону доверия. Экстренную психологическую помощь детям и родителям обеспечивают 210 региональных служб детского телефона доверия, работающих под едиными общероссийскими номерами на территории 87 субъектов Российской Федерации. В 82 регионах экстренная психологическая помощь по детскому телефону доверия оказывается в круглосуточном режиме. В целях повышения доступности оказания экстренной анонимной психологической помощи детям и родителям по детскому телефону доверия с декабря 2024 года функционирует короткий номер 124 при звонках с мобильных телефонов. Теперь позвонить на детский телефон доверия можно по номеру 8 800 2000 122 с любого стационарного или мобильного телефона и по короткому номеру 124 только с мобильного телефона. На детский телефон доверия в год поступает около 1 млн обращений за получением экстренной психологической помощи.
-
Раштуа бәйрәме уңаеннан күңел ачу программасы 06.01.2026

6 гыйнвар көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында Раштуа бәйрәме уңаеннан күңел ачу программасы оештырылды.
"Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе", 3 нче һәм 4нче мәктәп, шулай ук, балалар иҗаты йорты шәһәр халкына җырлар, биюләр, хәрәкәтчән уеннар, иҗади биремле Раштуа алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырган күңелле чара үткәрде . Программа үзендә мәдәни мирас элементлары белән күңел ачу активлыгын берләштерде, балаларның һәм өлкәннәрнең физик һәм эмоциональ үсешенә юнәлдерелде. -
31.12.2025

Единый общероссийский телефон доверия для детей, подростков и их родителей 8-800-2000-122
-
Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте! 29.12.2025

Яңа ел – һәр өйдә, һәр гаиләдә иң яраткан, һәм көтеп алынган бәйрәм. Без аны барыбыз да түземсезләнеп, аңардан нинди дә булса могҗиза, тылсым, гаҗәеп үзгәрешләр өмет итеп көтәбез. Рух күтәренкелеге, янып торган йөзләр, дуслар белән аралашу шатлыгы, призлар һәм бүләкләр, кышкы уеннар балаларның хәтерендә озак сакланыр, яхшы уку өчен яңа көч һәм омтылыш бирер дип ышанасы килә.
-
Чаңгы сезоны ачылу 24.12.2025

Зәй районында чаңгы сезоны ачылды Мөһим вакыйгага район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркаева, шулай ук ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев килде. Лаеклы бүләкләр трассаларны актив әзерләгән өчен бирелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын Анатолий Гущин, Александр Костылев һәм Надежда Гәрәева алдылар. Балалар, һәвәскәрләр һәм ветераннар арасындагы ярышларда җиңүчеләрне төрле спорт чараларына сертификатлар һәм абонементлар белән бүләкләделәр. Хәзер чаңгы трассалары актив ял яратучыларны кабул итәргә әзер. Бу сезон сезгә якты тәэсирләр һәм спорт уңышлары китерсен!
-
Ата-аналар туклану контроле 23.12.2025

23 декабрь көнне гимназиядә чираттагы ата-аналар туклану контроле үтте. Ата-аналар балаларны сәламәт ризык белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән туклану сыйфатын тикшерү һәм оештыру белән таныштылар. Әти-әниләр ашханәнең торышын карадылар, ризыкның сыйфатын бәяләделәр, санитария нормаларын һәм гигиена таләпләрен үтәү кагыйдәләре белән таныштылар.











