Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Зәйнең булачак чемпионнары бер көндә көрәшнең өч төрен үзләштерә 22.10.2025

Зәй татар гимназиясендә укучылар өчен уникаль мультиспорт мастер-класс узды. Аны «Зәй»спорт мәктәбе тренерлары оештырды. Бер дәрестә балалар өч дисциплина белән таныштылар: грек-рим һәм ирекле көрәш, шулай ук Билбау көрәше.
Тәҗрибәле остазлар Радик Маврин, Рамил һәм Регина Салиховлар җитәкчелегендә яшь спортчылар һәр төрнең нигез стойкаларын, алымнарын һәм тактик үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Дәрес «Зәй» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары белән тәмамланды. Мондый вакыйгалар сәләтле балаларны ачыкларга ярдәм итә һәм спорт көрәшен популярлаштыра.
-
әти - әниләр контроле 22.10.2025

22 октябрь көнне гимназиябез ашханәсендә әти - әниләр контроле булды.
-
Готов к труду и обороне! 22.10.2025

Гимназиябезнең югары сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды. Афәрин!
-
Солдатларга хатлар 16.10.2025

Гимназиябезнең башлангыч hәм өлкәннәр сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә җылы эчтәлекле хатлар яздылар.
-
«Курчакларның тылсымлы дөньясы» сәнгать сәгате 15.10.2025

Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихка кадәрге чорда ук барлыкка килгән. Алар формасы буенча шактый примитив булганнар, кешеләрнең яки тере затларның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчаклар ясау индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт хуҗаларына изге хезмәт башкарганнар.
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» укучылары өчен «Курчакларның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән сәнгать сәгате узды. Чарада алып баручылар курчакларның төрләре һәм килеп чыгышы турында сөйләделәр. Укучылар бу темага багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче Е.В. Корсунова Стригушка курчагы ясау буенча мастер-класс үткәрде. Курчак ясау буенча мастер-класс күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырды. Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. -
"Туган көйләр" 15.10.2025

15 нче октябрь көнне татар гимназиясендә "Туган көйләр" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Әлеге концертны балалар музыка мәктәбе укучылары оештырды.
-
Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан Захарова Светлана Михайловна 06.10.2025

-
Укытучылар көне белән! 03.10.2025

Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз.Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез… Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
-
Халыкара музыка көне! 01.10.2025

Халыкара музыка көне (рус. Международный день музыки, ингл. International Music Day) Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕСКО) карамагындагы Халыкара музыка Советы (IMC) инициативасы белән оештырыла, ел саен бөтен дөньяда 1 октябрьдә билгеләп үтелә.
Халыкара музыка көнен үткәрү турындагы карар 1973 елда Лозаннада Халыкара музыка Советының 15 нче Генераль Ассамблеясында кабул ителә. -
Сыйфатлы белем - киләчәк белгечләргә ныклы ниге 30.09.2025

Кичә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең узган уку елына йомгак ясау киҗәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы Сафаргалиев Эрнст Раисович катнаштылар











