Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Яңа ел бәйрәме! 29.12.2016

23 нче декабрь көннәрендә укучыларның көтеп алган Яңа ел бәйрәме үтте. бәйрәм бик кызыклы булды, Кыш бабай да килде, бүләкләрдә бирде. Укучылар җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, абыйлар, апайлар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.
-
«Мы живем, чтобы нести миру добро и красоту» 20.12.2016

Декада инвалидов – это напоминание всем о том, что рядом с нами живут «особенные» люди, требующие нашего внимания, милосердия и заботы, кроме того это возможность для людей с ограниченными возможностями заявить о себе, своих талантах и способностях, продемонстрировать свою неиссякаемую жизненную энергию и показать всем хороший пример полноценной жизни. Мероприятие было проведено местной организацией помощи инвалидам “Мы вместе” Зеленодольского района РТ и ее учредителем Абрамовой С.А. И хотя этот день трудно назвать праздником, но этот день - день сильных и устремлённых людей, людей, начавших жизнь заново, людей, понимающих, как эта жизнь дорога, какой бы она не была! Мы хотим пожелать вам всем добра, счастья, терпения и взаимопонимания! Пусть ваша жизнь всегда будет наполнена самыми светлыми чувствами любви, надежды и веры.
-
“Шаяннар һәм тапкырлар” фестивале 17.12.2016

15 нче декабрь көнне Горький ис. Мәдәният йортында “Шаяннар һәм тапкырлар» фестивале узды. Барлык уенчылар да югары уен сыйфаты күрсәттеләр! Күнелле визиткалар уен барышынына күтәренке кәеф бирделәр. Безнең мәктәп КВНчылары да сынатмадылар. Музыкаль өй эшләрендә исә КВНчылар җыр һәм биюләр белән генә түгел, чыгышлар белән көлдерделәр. Бу искиткеч күнелле, кызык һәм үзенчәлекле булды! Фестиваль шәп! Уен нәтиҗәләренә килгәндә исә, безнең команда “АЧЫШ” номинациясендә җиңде һәм икенче турга узды. Афэрин!
-
«Тамчы шоу»да җиңү яуладык. 14.12.2016

13 нче декабрьдә ТНВ каналында оештырылган «Тамчы шоу» - интеллектуаль уенында катнашты. Безнең мәктәп укучылары Питрәч районы урта мәктәбе командасына каршы чыгыш ясады һәм 30/27 исәбенә җиңүгә иреште. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
АФӘРИН!!!
-
“Мәктәбебез яшь әле, аңа 20 ел гына”. 14.12.2016

9 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең 20 еллык юбилей тантанасы үткәрелде. Тантанага ветеран укытучылар, мәктәбебездә төрле елларда укытып – эшләп киткән укытучылар, хезмәткәрләр, шушы 20 ел эчендә мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта мәктәп, музей белән таныштылар, үзләрен укыткан укытучылары, классташлары белән очрашып мәктәп елларын искә төшерделәр.
Бәйрәм чыгарылыш укучыбыз Низамов Марат Рафаэлевич җитәкчелегендәге “Хыял” ансамбле чыгышы белән башланып китте. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” , - диләр. Шуңа да кичәне алып баручылар Шәйхетдинов Тимерхан һәм Хабибуллина Алсу мәктәп тарихы турында мәгълүмат биреп киттеләр.
Сәхнәдә шушы 20 ел эчендә эшләгән директорлар – Чибинова Н.Ш., Газеева А.С. котлады. Кичә җырлы-биюле концерт номерлары белән үрелеп барды. Гадәттәгечә,
мәктәпнең туган көнендә “Ел укытучысы” һәм “Ел укучысы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Кичәне йомгаклап, сәхнәгә мәктәбебезне тәмамлаучы укучылар, укытучылар коллективы күтәрелде. Йомгаклау өчен сүз мәктәбебез директоры, мәктәп өчен янып-көеп йөрүче, Сәйфетдинов Рөстәм Равил улына бирелде. Ул барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, укытучылар коллективына мактаулы грамоталар тапшырды, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына зур рәхмәтен белдерде. Сәхнә алкышларга күмелде.
-
“Переведи – татарча өйрәнәбез!” 12.12.2016

Уенда катнашучылар бәйге алдыннан бик дулкынлансалар да, чара барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларга бик җитез һәм дөрес Менә чараның иң дулкындыргыч минутлары җитте. Кем күпме очко җыйган, кем җиңүче? Уенда беренче урынны “Лалә” командасы яулады. Нәтиҗәдә “Переведи“ (“Тәрҗемә ит”) уенының төп җинүчесе булды. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзенчәлекле бәйрәм тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Мәктәп директорының, ата-аналар өчен, киңәйтелгән доклады. 28.11.2016

25 нче ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар өчен отчет җыелышы булды. Җыелыш бәйрәм алды көненә туры килгәнлектән әниләр хөрмәтенә берничә концерт номеры куелды. Мәктәп директоры Сәйфетдинов Р.Р. “ 2016 нчы елда мәктәпнең уңышлары” темасына чыгыш ясады, укучыларның укулары һәм олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды, презентация тәкъдим ителде. Җыелышта мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Сафина В.Р. катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгышлардан соң залда утыручылар үзләрен борчыган сорауларны килгән кунакларга бирделәр һәм барлык сорауларына да җавап алдылар.
-
СПИД- гасыр бәласе 24.11.2016

Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда төрле дәрәҗәләрдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул Җир шарының төрле почмакларында таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшү буенча уртак тырышлыкны ныгыту эшенә хезмәт итә. Шунлыктан безнең мәктәптә кушылды. 29 нчы ноябрь көнне мәктәпкә югары сыйныф укучылары янына әңгәмәгә Медицина профилактика Үзәгеннән врач Фарида Фаритовна Гончарова килгән иде. Ул укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатты.
-
16.11.2016

В рамках Всероссийского дня самбо, 16.11.2016г. В МБОУ «СОШ № 16 с углубленным изучением отдельных предметов» прошли ряд познавательных и спортивных мероприятий.
Беседа на тему «Самбо — наука побеждать»
Мероприятие по выполнению и требований ГТО по самбо
-
“ТҮБӘТӘЙ” интеллектуаль күңел ачу уены 16.11.2016

Уку гөрләп барган чорда күңел ачып та алырга өлгерергә кирәк. Шул максаттан 16 нчы ноябрь көнне сәг.14.00 актлар залында “ТҮБӘТӘЙ” интеллектуаль күңел ачу уены узды. Уенга 5-11 сыйныфлардан икешәр укучы катнашты. Бүгенге көндә яшьләр арасында «Шляпа уены» яңадан популярлашып китте. Баксаң, әлеге уен кызыклы гына түгел, ә бик файдалы да икән. Ул хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә, уен барышында калкып чыккан кызыклы мәгълүматлар, өстәмә белем туплауга китерә. «Сәләт»тә «Түбәтәй» уены татар телендә үтә. Бу, беренчедән, татар телен камил өйрәнергә ярдәм итсә, икенчедән, яшьләрнең үзара татарча аралашуына китерә. Шуңа исемен дә, татарчалаштырып, «Түбәтәй» дип атаганнар. Уенның оештыручылары “СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ” әгъзәләренә зур рәхмәт!.











