Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены 13.12.2017 13 декабрьдә "Сәләт-Яшел Үзән" Клубы оештырган мәйданчыкта – Районкүләм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында – төрле мәктәпләрдән килгән укучылар төркемнәре үз интеллектуаль һәм мантыйк сәләтләрен сынадылар. Төрле темаларга багышланган 20 сорауга катнашучыларның җавапларын мөхтәрәм казыйларыбыз тикшергәч, нәтиҗәдә, иң күп баллар җыйган командалар - Васильево бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучылары һәм Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәп активистлары! Афәрин, егетләр-кызлар! Алар безнең Клуб исеменнән якшәмбе көнне үтәчәк "Мирах" лигасының уенында катнашачаклар!

-
Яшь интеллектуаллар шахмат уеннарында ярышты 02.12.2017 29 ноябрьдә "Сәләт-Яшел Үзән" Клубы "Атлант" шахмат турнирын үткәрде. Китапханәдә шул вакытта уйлану һәм фикерләү тынлыгы урнашкан иде. Һәм аны сәгать тавышы гына бозып торды. Һәрбер өстәлдә кызу ярыш барды. Ә нәтиҗәләргә килгәндә - беренче урынны 16 нчы мәктәп укучылары Вәлиев Тимур һәм Динар Әхмәтҗанов яуладылар! Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Олы рәхмәтне, оештыруда ярдәм иткән өчен, 16 нчы мәктәпнең физкультура укытучысы Каюмова Светлана Анатолий кызына белдерәбез!

-
Ата-аналар, укытучылар алдында мәктәп директоры Сайфутдинов Р.Р. иҗтимагый доклады 22.11.2017 22 нче ноябрь көнне мәктәбебездә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма Комитеты җитәкчесе урынбасарлары Нуриева Г.Н. һәм Нигматуллин А.Ф. катнашында әти-әниләр җыелышы узды. Мәктәп директоры Сайфутдинов Р.Р. иҗтимагый доклад белән чыгыш ясады. Еллык хисапта мәктәпнең уңышлары, өстенлекле юнәлешләре, алдагы эш планнары яктыртылды. Нуриева Г.Н. һәм Нигматуллин А.Ф. әти-әниләр белән җанлы әңгәмә оештырдылар. Җыелыш Әниләр Көне алдыннан булганга күрә, укучылар әниләре өчен концерт номерлары да әзерләгәннәр иде: шигырьләр сөйләделәр, җыр, бию осталыкларын күрсәттеләр, әниләренең кәефләрен күтәрделәр.

-
Курган өлкәсендә «Татар мәгарифе көннәре» 18.11.2017

15-17 нче ноябрь көннәрендә Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында «Татар мәгарифе көннәре» узды. Әлеге чарада Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбе директоры Сәйфетдинов Р.Р. та катнашты.
-
"Безнең фикер" дебатлар уены 15.11.2017 "Минем фикеремчә...", "In my opinion...", "Синең белән килешмим" - бу бүген мәктәбебездә иң еш әйтелгән сүзләр. Бүген Клубыбыз Дебатлар көнен оештырды! Бер бүлмәдә бәхәсләр татар телендә үтсә, икенче бүлмәдә – инглиз телендә! "Безнең фикер" проекты командасы вәкилләре - Ләйсән апа Миңнуллина һәм Энҗе апа Халикова — укучыларны фикерләрне дөрес һәм төгел белдерүдә сынады. Һәрбер ярышның җиңүчесе булырга тиеш. Шунлыктан татар телле дебат уеннары нәтиҗәсендә беренче урыннарны актвистларыбыз Элвира Маланьева һәм Айгөл Заһидуллина алды. Ә Инглиз телле дискуссион клубы эшчәнлегендә актив катнашып, анда беренче позицияне 16 нчы мәктәп укычысы Камилә Җиһангирова яулады. Афәрин! Бүләкләү тантанасы узгач, Ләйсән апаның күптән генә түгел туган көне булганын истә тотып, Клуб исеменнән без аңа истәлекле фотоколлаж бүләк иттек!

-
"Мы дружбою своей сильны!" 03.11.2017

Поздравляем участников муниципального конкурса детского творчества "Мы дружбою своей сильны!", посвящённого Дню народного единства":
- инструментальный ансамбль "Звуки флейты", (3 "а" класс, рук.Яруллина В.Г.),
- сольное выступление - Гибадуллин Нияз (3 "а" класс, рук.Яруллина В.Г.),
- сольное выступление - Айметдинова Диляра (10 "а" класс, рук. Шавалиева А.Н.)
-
Олимпиады образовательной платформы Учи.ру. 01.11.2017

Продолжаются онлайн-олимпиады образовательной платформы Учи.ру. Стартовал основной тур математической олимпиады для начальной школы.
-
Образовательная платформа Учи.ру 31.10.2017

-
Парламент дәресе 27.10.2017 Бүген, 27 нче октябрьдә бездә Конституциянең Парламент дәресе үтте. Ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды. Укучылар белән очрашуга Зеленодол шәһәре госсовет депутаты Динмухаметова Альбина Рапхатовна килгән иде. Аннан соң “Нәрсә ул Конституция?», «Бурычлар һәм хокуклар” турында фикер алыштылар.

-
Драматург Юныс Сафиуллин белән очрашу 27.10.2017 27 нче октябрь көнне, Ф Шәфигуллин китапханәсендә драматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин белән очрашу кичәсе узды. Юныс ага 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Зеленодольск районы Бакырчы авылында туган. Аңа быел 70 яшь тулды. Ю. Сафиуллин — җитмешенче елларда татар драматургиясенә килгән сәләтле яшьләрнең берсе. Ул — ике дистәдән артык пьеса авторы. Аларның әле берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!.» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла.












