Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
«БикаФест» 25.10.2017

25 октябрь көнне 14:00 16 нчы мәктәптә сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне туплаучы «Сәләт-Яшел Үзән» Клубы Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә (фестиваль турында күбрәк selet.biz сайтында белә аласыз) үз командасын туплады. Бу чарада катнашу өчен 3 нче мәктәптән, 5 нче гимназиядән җыр яки шигырь сөйләргә, музыка коралында уйнауга сәләте булган укучылар килгән иде. Бәйгедә җиңүче укучыларга ноябрьдә Казанда узачак Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVI Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивалендә катнашу тәкъдим ителде. Номинацияләр: • Иң оста автор-башкаручы; • Татар халык җырын иң оста башкаручы; • Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы; • Үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза); • Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы.
-
"Көзге бал" үзенә чакырды 17.10.2017

17 октябрьдә 16нчы мәктәптә "Көзге бал" бәйрәмнәре узды. Укучылар аңа бер ай ныклап әзерләнделәр: мәктәп бизәлде, 1 – 6 сыйныф укучылары «Җимешле агачның башы түбән» дигән темага рәсемнәр һәм табигый материаллардан эшләмәләр ясадылар. Барлык классларның да табигый материаллар белән тудырылган көзге эшләмәләре үзенчәлекле иде. Бу бәйгедә укучылар үзләренең фантазияләрен күрсәтә алдылар, бик күп эшләмәләр ясап китерделәр. "Көзге бал" бәйрәменең алып баручылары 3 нче сыйныф укучылары иде. Алар “Батыр маҗаралары” дигән әкият-тамаша куйды. Әкият караганда без барыбыз да андагы геройлар белән сихри дөньяда йөрдек . Бәйрәм программасы буенча һәр класс ясалган чыгышларында көзге матурлыкны һәм муллыкны мактап, төрле номерлар тәкьдим итте. Бәйрәм матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды .Төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр булып киенгән укучыларның йөзләрендә елмаю балкып торды. Аларның һәр чыгышын залда утыручылар сокланып карады. Кичке бәйгеләрдә 8-9-10 сыйныф командалары көч сынашты. 3 турдан торган бәйге барышында һәр команда үзләренең әзерлекле булуларын раслады, иҗадилыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәтте. Без бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
-
Сәләт Клублары өчен Биләрдәге “Фәнсар” уку-укыту үзәгендә VI семинар 09.10.2017

5-8 октябрь аралыгында Сәләт Клублары өчен Биләрдәге “Фәнсар” уку-укыту үзәгендә VI семинар оештырылды. Семинар бик кызыклы, эчтэлекле һәм җитди итеп оештырылган иде. Активистлар киләчәккә планнар кордылар, киләсе елга юл картасы төзеделәр. Сер түгел, “Сәләт –Яшел Үзән” Клубының планнары зурдан, без алга таба да Сәләт белән кулга-кул тотынышып эшләргә телибез.
-
Объявление
06.10.2017
С 7 октября 2017 года начинаются занятия группы предшкольной подготовки «Малышок».
-
«1 октябрь - Өлкәннәр көне» 29.09.2017

29 нчы сентябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә “Әбием – алтыным, бабаем – якыным” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. 5 нче “А” һәм 5 “Б” сыйныфы тырышлыгы белән бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә ашханәдә тәмле чәй өстәле көтә иде. Өлкәннәребез - Сез барыгыз да безнең мәктәбебезнең яраткан кешеләре. Бүген шушы залда сезне күрүебезгә без бик шат. Сезне чын күңелебездән Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы телибез, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп шатлык-куанычта гомер кичерергә язсын. Гомер көзләрегез һәрвакыт кояшлы һәм җылы булсын.
-
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” ярымфинал уены (8-9 сыйныфлар) 29.09.2017

2017 нче елның 29 нчы сентябрьдә “Сәләт-Яшел Үзән” клубында Районкүләм “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” ярымфинал уены (8-9 сыйныфлар) узды. Чарага Сәләттән Клубыбызның кураторы Айдар абый Якубов та килгән иде. Анда районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән түбәндәге 5 команда катнашты: 1 нче лицей, 3 нче гимназия, 9 нчы лицей, Зөя һәм Әйшә мәктәпләре. Командалар уенга башлары белән чумдылар. Укучылар тирән белемнәрен, киң фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары да уенның югары дәрәҗәдә узуын әйттеләр. 1 нче лицей укчылары командасы (Назаров Дмитрий һәм Орлов Игорь) җиңүче дип табылды. Афәрин!
-
Благотворительная акция "Белый платок" в МБОУ «СОШ №16 ЗМР РТ» 27.09.2017

27 сентября 2017 г. состоялась благотворительная акция «Ак яулык» («Белый платок»). «Ак яулык» в истории татар имеет глубокое философское значение. Это древний символ примирения, чистоты помыслов, чистоты души, материнства, основы жизни человечества.На этом мероприятии был дан старт международной миротворческой акции «Родительская забота о мире», символом которой является «Белый платок». На встрече выступила Садриева Дина Сулеймановна, педагог- организатор школы. Она рассказала детям об Акции, пояснила значение «белого платка» - символа мира. «Мы, матери, думаем о будущем наших детей и внуков. Мы объединились, чтобы не допустить повторения трагических ошибок прошлого и навсегда избавиться от страха потерь и горя. Мы обращаемся к единому народу Республики Татарстан с настоятельной просьбой поддержать призыв Президента – сделать все от нас зависящее, чтобы навсегда избавить человечество от угрозы войны», – сказала Д.С.Садриева.
-
Мәктәп үз Президентын сайлады 25.09.2017

25 нче сентябрь көнне 16нчы мәктәп үз Президенты сайлады. Тавыш бирүдә 5-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Алдан кандидатлар үзләренең саулау алды программалары белән таныштырганнар иде. Сайлауның нәтиҗәләре түбәндәге: Ахмадуллин Кәрим – 71 тавыш, Шайхутдинов Тимерхан – 73 тавыш җыйды. Шайхутдинов Тимерхан исә 73 тавыш белән мәктәп Президенты постында калды. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!!!
-
Пенсияләр буенча белем көне 21.09.2017

Пенсияләр буенча белем көне 20 нче сентябрь көнне мәктәптә Пенсияләр буенча белем көне үтте. Очрашуга Россиянең пенсия фондының әйдәп баручы эксперт-белгечләре Хантимирова Динә Ринатовна һәм Сафиуллина Татьяна Валерьевна килделәр. Киләчәк пенсиянең нинди шартларда билгеләнүе, ничә һәм нинди өлешләрдән торуы хакында укучыларга тулы мәгълүмат бирделәр. Укучылар һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап алдылар.
-
Встреча с Зеленодольским Центром «ФОРПОСТ» 12.09.2017

Сегодня, 12 сентября 2017 г, на встречу с ребятами 8-10 класса пришли сотрудники Зеленодольского Центра «ФОРПОСТ». Руководитель ЗЦ Маршалова Ирина Николаевна презентовала центр, показала фильм и показательные выступления воспитанников. Выступления были очень интересные, четкие, зрелищные. Пригласили ребят к себе, чтобы поближе познакомиться с центром, а если заинтересуются, будут ходить к ним на занятия.











