Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Гагарин укулары 17.04.2016

Яшел Үзән районының 3нче гимназиясендә “Синең юлың космоска” дигән Гагарин укулары булып узды. Анда безнең гимназиядән 8а сыйныф укучылары-Чанышев Рамиль (җитәкчесе:Еремеева Р.Р.) һәм Нуриев Адель (җитәкчесе: Галиева Г.Ш.) катнаштылар. Икесе дә уңышлы чыгыш ясап, җиңүгә ирештеләр, диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Космонавтика көненә багышлап 15.04.2016

Гимназиябездә Космонавтика көненә багышлап чаралар үткәрелде. Физика укытучысы Еремеева Рузинә Рахимовна 4-5 сыйныфларга бу көннең бәйрәм, һәм илебез өчен зур горурлык икәнен аңлатты. Беренче космонавт-Юрий Алексеевич Гагарин белән таныштырды. Укучылар рәсемнәр ясадылар, матур итеп бу турыда сөйләделәр.Үзара ярышып, кәгаздән әзерләнгән ракета да җыеп карадылар.
-
Укытучы юбилее 13.04.2016

13.04.2016 мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Еремеева Валентина Николаевна зур юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Валентина Николаевна,
Сезне зур бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Туган көн – гомер бәйрәме,
Туган көн – изге көн ул.
Сәламәт булыгыз, кайгы күрмәгез,
Барчабыздан теләк шул.
Гимназия коллективы
-
Шигырь бәйгесе 13.04.2016

Бүген гимназиябездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган шигырь
бәйгесе узды. Сөйләүче укучылар бу эшкә бик җитди карадылар. Шигырьләрне
дулкынланып, зур көч биреп башкардылар.
Габдулла Тукайга багышланган айлык дәвам итә.
-
Нәниләргә – әкият! 12.04.2016

3а сыйныф укучылары укытучы Гатауллина Г. Р., педагог – оештыручы Магизова Н. Х. җитәкчелегендә бистәбездәге “Алёнушка” балалар бакчасында булдылар. Алар нәниләргә Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу чара бөек шагыйребезнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Мин татарча сөйләшәм “ акциясе кысаларында үткәрелде.
-
“Музыкаль гаилә -2016” 12.04.2016

8.04.16.Мәктәп күләмендә үткәрелгән чара “Музыкаль гаилә”, елдан-ел колач җәя бара. Бу тәрбияви-күңел ачу кичәсендә гаиләләр ел саен бик теләп һәм актив катнаша. Быел ун гаилә катнашып, төрле номинацияләргә ия булдылар: Җәләевлар – “Иң җитез гаилә”, Шакировлар – “Иң оста җырчылар”, Нуруллиннар – “Иң оста гаилә”, Рахимовлар – “Иң белемле гаилә”, Җәмалиевлар – “Иң дус гаилә”, Хөснетдиновлар – “Иң сөйкемле гаилә ”, Сафиуллиннар – “Иң иҗади гаилә”, Миннуллиннар – “Иң тәрбияле гаилә ”, Исаенковлар – “Музыкаль гаилә -2016”. Афәрин, дуслар!
-
“Зирәк тиен 2016” 12.04.2016

11 нче апрель көнне гимназиябез укучылары Бөтенроссия “Зирәк тиен 2016” уен-бәйгесендә катнаштылар. Алар, татар теленнән алган белемнәрен кулланып, сорауларга җавап бирделәр. Бәйгенең максаты – укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү. Чынлап та, туган телебез – олы хәзинә.
-
“Мин татарча сөйләшәм.” 8 Б 07.04.2016

6 нчы апрель көнне Осиново гимназиясенең 8Б сыйныф укучылары татар теле укытучысы белән “У Розы” , “Гүзәл” кибетләренә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә бардылар.Укучылар сатучылар һәм сатып алучылар белән татарча аралаштылар. Акция дәвам итә!!!
-
Театрда кунакта. 07.04.2016

6 апреля 2016 года учащиеся нашей гимназии 5б, 5в, 7а классов вместе с классными руководителями посетили театр имени Габдуллы Кариева. Посмотрели постановку спектакля «Зәйтүнәкәй», который рассказал учащимся о жизни Габдуллы Тукая.
-
“Зәйтүнәкәй” 07.04.2016

6.04.16. Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан, 7а сыйныф укучылары Казанга театрга бардылар. Р.Батулла әсәре буенча куелган “Зәйтүнәкәй” музыкаль драманы Г.Кәриев труппасы артистлары бик матур һәм үзәк өзгеч итеп уйнадылар.






