Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Илһам - 2016” бәйгесе төгәлләнде 20.04.2016

Мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклау максатыннан уздырылган Бөтенроссия “Илһам -2016” бәйгесен йомгаклау тантанасы Казан шәһәрендә Пирамидада уздырылды. Бу шатлыклы бәйрәм тантанасына гимназиябездән 2 яшь шагыйрь – Ахунова Гүзәл (4 Б сыйныф укучысы) һәм Гатауллин Инзил (3 б сыйныф укучысы) барды.
-
Муниципальный семинар “Внедрение экологического направления через урочную и внеурочную деятельность” 20.04.2016

20 апреля 2016 года в «МБОУ «Осиновская гимназия им. С.К.Гиматдинова ЗМР РТ» прошел семинар “Внедрение экологического направления через урочную и внеурочную деятельность”. На семинаре присутствовали: Ребрий Ольга Николаевна, методист отдела учебно-методического обеспечения Управления образования ИК ЗМР РТ, 10 учителей района.
-
Психологическая подготовка к ОГЭ 19.04.2016

Наступает самая «жаркая пора», пора подготовки и сдачи ОГЭ. Выпускники начинают усиленно готовиться к экзаменам, а соответственно нарастает нервное напряжение и страх не сдать экзамен.
В связи с этим с учащимися 9-х классов гимназии проводятся различные занятия, тренинги и беседы направленные на снятие нервного напряжения, преодоление стресса и умение контролировать свои эмоции.
-
“Кечтүкле уен” 18.04.2016

17 нче апрель көнне 5а сыйныфы укучылары Г.Камал исемендәге театрда алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм биюгә корылган режиссер Радик Бариевнең “Кечтүкле уен” спектаклен карадылар.Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга эләккән дуслар Ак чәчәкләр илен Кара көчләрдән коткаралар. Яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт турында булган бу спектакль балаларга бик ошады.
-
“Күңелләрдә яши яшь Тукай!” 18.04.2016

Г.Тукайның шигырьләрен белмәгән татар кешесе юктыр. Кыска гына гомере эчендә халыкның рухына үтеп керерлек әсәрләр калдырган ул.
13 нче апрель көнне гимназиябездә Габдулла Тукайның 130 еллык истәлегенә багышланган дәрес-конференция үткәрелде. Анда 8а һәм 10 сыйныф укучылары катнашты. 10 сыйныф укучылары сөекле шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чыгышлар ясадылар. Тукай иҗаты – үлемсез!
-
Спорт сәхифәсе 18.04.2016

15.04.16. Васильево бистәсендә үсмерләр арасында волейбол буенча зональ ярышлар төгәлләнде. Аның нәтиҗәләре буенча гимназиябезнең кызлары 3-нче урын, ә егетләре – 2-нче урынны яулады! Финалга үтүче команда Яшел Үзәнгә барырга дип әзерләнә. Афәрин, укучылар!
-
Гагарин укулары 17.04.2016

Яшел Үзән районының 3нче гимназиясендә “Синең юлың космоска” дигән Гагарин укулары булып узды. Анда безнең гимназиядән 8а сыйныф укучылары-Чанышев Рамиль (җитәкчесе:Еремеева Р.Р.) һәм Нуриев Адель (җитәкчесе: Галиева Г.Ш.) катнаштылар. Икесе дә уңышлы чыгыш ясап, җиңүгә ирештеләр, диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Космонавтика көненә багышлап 15.04.2016

Гимназиябездә Космонавтика көненә багышлап чаралар үткәрелде. Физика укытучысы Еремеева Рузинә Рахимовна 4-5 сыйныфларга бу көннең бәйрәм, һәм илебез өчен зур горурлык икәнен аңлатты. Беренче космонавт-Юрий Алексеевич Гагарин белән таныштырды. Укучылар рәсемнәр ясадылар, матур итеп бу турыда сөйләделәр.Үзара ярышып, кәгаздән әзерләнгән ракета да җыеп карадылар.
-
Укытучы юбилее 13.04.2016

13.04.2016 мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Еремеева Валентина Николаевна зур юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Валентина Николаевна,
Сезне зур бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Туган көн – гомер бәйрәме,
Туган көн – изге көн ул.
Сәламәт булыгыз, кайгы күрмәгез,
Барчабыздан теләк шул.
Гимназия коллективы
-
Шигырь бәйгесе 13.04.2016

Бүген гимназиябездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган шигырь
бәйгесе узды. Сөйләүче укучылар бу эшкә бик җитди карадылар. Шигырьләрне
дулкынланып, зур көч биреп башкардылар.
Габдулла Тукайга багышланган айлык дәвам итә.






