Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Халыкара дуслар көне 13.06.2016

09.06.16. гимназия яны җәйге ял лагеренда Халыкара дуслар көне узды. Балалар алдан әзерләгән җыр-бию чыгышларын күрсәттеләр, музыка укытучысы Магизова Н.Х.уен программасын алып барды. Тамашачы-балаларга бик ошады, сәләтле артистларга – афәрин!
-
Күңелле ял итәбез! 13.06.2016

Гимназия каршында оештырылган лагерь үз эшен дәвам итә. Балаларның ялын күңелле үткәрү максатыннан төрле уеннар, ярышлар, кичәләр оештырыла. Бүген бездә бантиклар көне булды. Балалар бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Җыр, бию, уеннар бер – берсен алыштырды. Шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен тәрбиячеләребезгә рәхмәт.
-
Гимназия укучылыры ГТО нормаларын тапшырды 01.06.2016

Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш.
-
Табигатькә экскурсия 01.06.2016

Күрәсезме, бүген кояш
Ничек назлы елмая?!
Безнең походка барганны
Ул да бит көтеп ала.
27 нче май көнне без, 5а сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчебез һәм физкультура укытучыбыз белән табигать кочагына ял итәргә: авылыбыз күленә экскурсиягә бардык. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
Кадерле дуслар, табигатьнең матурлыгына соклану гына аз әле, аны сакларга кирәклеген дә онытмыйк!
-
Ура! Каникул башланды! 01.06.2016

30.05.16. 7а сыйныфы укучылары укытучылары белән бергә уку елын тәмамлау уңаеннан Казанга кинотеатрга барып кайттылар. Быел 2016 ел -Россия киносы елы дип игълан ителде, шуңа күрә без “Экипаж” киносын сайладык. Көн бик матур иде, кинодан соң без ял паркына барып фонтан янында күңелле ял иттек.
-
Мәңгелек ут янында! 01.06.2016

Мәңгелек ут янында! Бөек Җиңүнең 71 еллыгына.
Мәктәп укулары артта калды . Без 5в сыйныф укучылары сыйныф җитәкчебез Галиева Г.Ш. белән Казан шәһәренә ҖИҢҮ ПАРКЫНА экскурсия белән бардык. Анда хәрби техникалар төрлелеге белән танышып, безнең илебезне саклаучы геройлар исемлеге һәм МӘҢГЕЛЕК УТ янында булыдык. .БЕР КЕМДӘ ҺӘМ БЕР НӘРСӘ ДӘ ОНЫТЫЛМЫЙ! НИКТО НЕ ЗАБЫТ И НИЧТО НЕ ЗАБЫТО!
Сыйныф җитәкчесе Галиева Г.Ш.һәм сыйныф активы.
-
Планетарийда булдык! 01.06.2016

Уку елы дәвамында алган белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү, туган ягыбызның гүзәл табигатен күзәтү, истәлекле урыннарын барлау максатыннан , 2б һәм 3а сыйныф укучылары укытучылары Габдулхаева З. Г., Гатауллина Г. Р. җитәкчелегендә планетарийда экскурсиядә булдылар.
-
Халыкара балалалар яклау көне бәйрәме 01.06.2016

1.06.16. гимназия яны җәйге лагерь “Кояшкай”да бүген бәйрәм - Халыкара балалалар яклау көне. Шул уңайдан балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырылды. Балалар бик теләп алып баручы да, җырчы, биюче, шигырь сөйләүче дә булдылар.
Балачак бездә генә дип уйлый күрмәгез тагын,
Илләрнең дә гөлләрнең дә була шат бала чагы.
Үсмер еллрдан истәлек, күңелдә шатлык кала.
Шуңа күрә һәркем бала чагын сөенеп искә ала.
-
Китапханәчеләр көне 28.05.2016

27.05.16. Осиново китапханәсендә китапханәчеләр көне уздырылды, темасы «Библиосумерки-2017» “Назад в СССР”. Төрле яшьтәге китап сөючеләр җыелып бик матур, файдалы кичәдә катнаштылар, гимназиянең 7а сыйныфы укучылары, Магизовлар һәм Дәүләтшиннәр гаиләсе (5б) иң актив катнашучылар булдылар.
-
Җиз кыңгырау чыңы 25.05.2016

25.05.16. Гимназиябездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үздырылды. Әйе, укулар инде артта калды, җыелыштык соңгы бәйрәмгә, ул бераз шатлыклы да ямансу да.
Ямьле май иртәсен күреп
Күңелләр канатланды.
Бүген бездә бәйрәм дуслар
Укулар тәмамланды!






