Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
“Илаһи моң” бәйгесе 18.11.2016

14 нче ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-бәйгенең йомгаклау өлеше узды. Көннең беренче яртысында финалга чыгучылар жюри каршында чыгыш ясады. Фестиваль-бәйгедә Дагыстан, Төмән, Пермь һәм Киров өлкәләреннән килгән кунаклар да катнашты. Төштән соң күргәзмә залында “Татар халкының рухи, мәдәни мирасы ядкарьләре аша традицион ислам белән таныштыру үзенчәлекләре” дигән фәнни-методик семинар үткәрелде. Кич белән “Илаһи моң” фестиваленең йомгаклау өлеше һәм бүләкләү тантанасы узды.
-
Геология музеенда 10.11.2016

1.11.16. гимназия укучылары көзге каникулда Казанның геология музеенда булып кайттылар. Күргәзъмә файдалы һәм күңелле булды: җир астыннан чыккан файдалы казылмалар, минераллар, кыйммәтле ташлар һәм күп гасырлар элек яшәгән мамонтларның сөякләрен күрдек.
Музей балаларга искитмәле зур тәэсир ясады, балалар беравыздан “Үскәч, геолог булам!”,- дип теләк белдерделәр.
Магизова Н.Х.
-
Булачак тимерьюлчылар 10.11.2016

Бу уку елында 4 сыйныф укучылары тимерьюлчы һөнәренең серләренә өйрәтүче түгәрәккә йөри башладылар. Ул Залесный бистәсендә урнашкан Балалар тимер юлында (ДЖД), дәресләрдән соң үткәрелә. Укулар башланганчы балалар биредә экскурсиядә булдылар, барысын да үз күзләре белән күреп, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
-
Оста куллар 10.11.2016

4а сыйныф укучылары технология дәресләрен аеруча яраталар. Төрле ысуллар кулланып эшләнмәләр ясау, кул эшләрен, халык һөнәрләрен, төрле профессия үзенчәлекләрен өйрәнү белән беррәттән, аларга үз проектларын тәкъдим итү бик ошый. Көзге каникуллар алдыннан, укучылар төрле материаллар кулланып ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырдылар. Биредә төрле әкият геройларын, көзге яфраклардан композицияләр һәм башка бик күп кызыклы эшләнмәләрне күрергә мөмкин. Афәрин!
-
Бердәм республика сынаулары 01.11.2016

Көтеп алган каникул көннәре башланды. Ә чыгарылыш укучылары өчен сынаулар дәвам итә. 1 нче октябрь көнне 9 нчы сыйныфларда татар теленнән республика сынаулары уздырылды. Быел алар 2 этап тапшыралар: телдән һәм язмача. Елдан –ел сынаулар катлаулана. Ата-аналарга һәм балаларга сәламәтлек, сабырлык, тел ачкычлары телибез!
-
Белемнәребезне сынау 28.10.2016

27 нче октябрь көне 4,6,8, 9, 11 нче сыйныф укучылары күңелләрендә озак сакланыр, чөнки иртәдән башлап сынау эшләре башланды. Иң элек 4,6,8 нче сыйныф укучылары татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр, аннан соң шул ук парталар артына утырып чыгарылыш сыйнфы укучылары БДИ эшләрен башкардылар. “Урак өсте” шикелле булып китте. Чыгарылыш укучылары азрак кына кәефсез, борчылу кыяфәттә иделәр. Уйланырга, кайгырырга һәм дөрес итеп фәнне сайларга вакыт җитте бит!
-
Сөмбелә бәйрәме 28.10.2016

Көзге уңыш бәйрәме гимназиябездә бик күңелле узды. Сөмбеләләребез
конкурсларда кызыксынып катнаштылар. Өлкән сыйныф парлары белемнәре белән
сынаштылар. Кичәгә җыелганнарның кәефләре күтәренке иде.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада 27.10.2016

Мәктәп туры олимпиадалары ахырына якынлашты. 19, 20 нче октябрь көннәрендә гимназиябездә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәп туры олимпиадалары үткәрелде. Олимпиада үткәрүнең максаты – укучыларда фән белән кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау. Олимпиадаларның муниципаль турында катнашучы укучыларга уңышлар телибез!
-
Бездә “Көз бәйрәме”! 27.10.2016

25.10.16.гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары күңелле “Көз бәйрәме” үткәрделәр. Бәйрәмнең нәтиҗәләре буенча “Иң өлгер” һәм “Иң тапкыр команда”, “Иң матур шигырь сөйләүче”, “Иң матур көзге букет” билгеләнде.
Көзләр килә, көзләр,
Алышына төсләр.
Әлегә ул сары,
Тиздән төшә кары.
“Көз бәйрәме”ндә укучылар төрле биремнәр үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, биеп-җырлап күңел ачтылар.
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.
-
Юбилей белән котлыйбыз! 06.10.2016

6.10.16.гимназиябезнең география укытучысы Мустафина Эльза Марс кызы бүген туган көн –юбилее белән тәбрикләү сүзләрен алды. Хөрмәтле укытучыны котларга коллегалар, укучылар һәм мәктәпне тәмамлап киткән укучылары килеп котлады.
Укытучы! Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына!






