Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Зеленодольску-85 лет! 05.04.2017

5 апреля 2017 года в гимназии прошла выставка декоративно-прикладного творчества учащихся и оформлен стенд фотографий «Зеленодольску – 85 лет!». Активное участие в оформлении приняли учащиеся всех классов.
-
Язгы концерт гимназиядә 05.04.2017

05.04.17. гимназиядә, сәнгать атналыгы кысаларында , “Тамчы” төркеме “Язгы концерт” оештырды. Балалар мәктәп турында шигырьләр, мәзәкләр һәм күңелле җырлар башкардылар.
Укучылар төрле өлкәдә үзләрнең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар концертны бик ошаттылар, яңа концерт программаны көтеп калдылар.
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.
-
Мин татарча сөйләшәм-2017 03.04.2017

Гимназиябездә “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция барышында 5 а сыйныфы укучылары белән 30 нчы март көнне кибетләргә бардык. Кибетләрдә хезмәткәрләр һәм сатып алучылар белән татар телендә аралаштык.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табылды. Акция дәвам итә.
-
Переведи –Тәрҗемә ит! 03.04.2017

31.03.17.Туган телгә карата кызыксынучанлыкны үстерү, алган белемнәрне ныгыту һәм гамәли үзләштерүгә ярдәм итү максатыннан чыгып башлангыч сыйныф укучылары арасында “Переведи –Тәрҗемә ит!” тәрбияви уены үткәрелде. Сайлау турыннан соң төп уйнаучы булып 3а сыйныф укучысы Гарипова Мәдинә һәм 4а сыйныф укучысы Хакимова Мәрьям калдылар.
-
“Даруханәгә бару” 03.04.2017

“Мин татарча сөйләшәм” дигән акция барышында 5Б сыйныф укучылары белән 1 нче апрель көнне даруханәгә бардык. Хезмәткәрләр белән татар телендә аралаштык. Урамда очраган кешеләргә дә буклетлар бирдек.Акция дәвам итә!!!
-
Г. Тукай шигырьләрен уку бәйгесе 03.04.2017

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 4б сыйныф укучылары белән Г. Тукай шигырьләрен уку бәйгесе үткәрелде. Нигматуллина В. Г. бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Гатауллина Г. Р. укучылар белән Г. Тукайның туган ягы – Кырлайга сәяхәтләре турында сөйләде. Чыгышлар презентация, күрсәтмә әсбаплар белән баетылган иде. Аннары укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Җиңүче Додарбекова Мәрзиябонуга бүләк тапшырылды.
Соңыннан Г. Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау оештырылды.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатауллина Г. Р.
-
«Мой край – Зеленодольск» 30.03.2017

Поздравляем!
Центр внешкольной работы провел с командами школ Зеленодольского муниципального района увлекательную и познавательную игру «Мой край – Зеленодольск», посвященную юбилею города.
Ребята путешествовали по станциям: видеоролик, символическая, техническая, творческая, историческая, зарница. Команда учащихся 6а класса «Зеленая ветка» заняла 1 место.
Учитель географии Мустафина Э.М.
-
Белем - нур 30.03.2017

Гимназиябездә 28 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән сынау бердәм республика тесты уздырылды. Бердәм республика тесты укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсен, тел һәм сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен тикшерә.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында үрнәк материалларның күрсәтмә вариантлары, куелган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторлары, үзенчәлекләре басылып чыкты. Укучыларга алда торган имтиханнарда зур уңышлар телибез.
Татар теле укытучысы Корманова Г.Х.
-
Әкияттә кунакта 30.03.2017

4а сыйныф укучылары концертлар куярга, әкиятләр сәхнәләштерергә бик яраталар. Каникуллар башланыр алдыннан, алар С. Маршакның “Батыр кәҗә” әкиятен күрсәттеләр. Балалар спектакльне бик тырышып әзерләделәр, әниләре ярдәмендә костюмнар булдырдылар. Бу тамашаны сәхнәгә куючы режиссёр, рәссам, декораторлар да үз сыйныфташлары булды. Әкият тамашачыларга да, яшь актёрларга да бик ошады.
-
Тапкырлар һәм зирәкләр уены 30.03.2017

Уку елы дәвамында мәктәптә белем алу белән беррәттән, 4 сыйныф укучылары Балалар тимер юлы (ДЖД) мәктәбендә тимерьюлчы һөнәренең серләрен, нечкәлекләрен өйрәнделәр. Тупланган белем – күнекмәләрен алар биредә үткәрелгән Зирәкләр һәм тапкырлар клубында (КВН) күрсәттеләр. Әлеге чара бик кызыклы, эчтәлекле итеп оештырылган иде. Осиново гимназиясе укучыларыннан торган “Движенец” командасына көч биреп торыр өчен сыйныфташлары, укытучылары да килде.






