Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Сез беләсезме?” 10.04.2017

“Сез беләсезме?” Татар телендә сөйләшү – Татарстан Республикасында яшәүче кешеләрнең төп бурычы икәнен исбатларга кирәкми. Татар телендә сөйләшүен сөйләшәбез, ләкин татар теле үзе турында ниләр беләбез икән? 10 нчы сыйныф укучылары бу сорауга җавап эзләп Осиново бистәсендә яшәүче кешеләргә мөрәҗәгать иттеләр. Татар теле турында кызыклы фактларга таянып эшләнгән анкета сорауларына җаваплар индивидуаль буклетта тупланды. Әңгәмә кешеләрдә татар теленә карата кызыксыну уятты.
-
Музейга экскурсия 10.04.2017

2 а сыйныфы укучылары музейга “Тиздән җәй. Осиново күле һәм анда яшәүчеләр” дигән темага оештырылган экспонатлар карарга керделәр. Музей җитәкчесе Архипов В.А. балаларга безнең бистә күле турында бик кирәкле мәгълүмат бирде. Алар бу очрашудан табигатьне сакларга кирәк икәнлегенә төшенделәр. Балаларга экскурсия бик ошады.
-
Майскийда кунакта 10.04.2017

2в һәм 2а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гумерова В.Р., Чанышова Ф.Х. белән бергәләп “Майский” теплицалар комбинатына кунакка бардылар. Балалар безнең өстәлләргә куела торган яшелчәләрнең ничек үсүен үз күзләре белән күрделәр. Анда эшләүче апа-абыйлар балаларны яңа түтәлдән өзеп алынган җиләк, кыяр, помидор белән сыйладылар. Экскурсияне оештырып, балаларга онытылмаслык истәлекле минутлар бүләк иткәннәре өчен“Майский” җитәкчеләренә бик зур рәхмәт.
-
Табышмаклар кичәсе 10.04.2017

“Мин татарча сөйләшәм “ акциясе кысаларында Чанышова Ф.Х. 2 а сыйныф укучылары белән “Табышмаклар “ кичәсе үткәрде. Укучылар төрле табышмакларга җавап эзләделәр. Үзләре дә табышмаклар уйлап чыгардылар. Рәсем ясау буенча да көч сынаштылар. Кичә бик күңелле үтте. Балалар күңелендә татар теленә хөрмәт, ихтирам хисләре, телебезне тагында тирәнтен өйрәнергә дигән теләк уятты бу кичә.
-
“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” 10.04.2017

7 нче б сыйныфы да “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә кушылды. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” исеме астында үткәрелгән әдәби чара һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Укучылар үзара тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Без татар телебез белән горурланабы. Телебезнең язмышы- ышанычлы кулларда!
-
Уйнагыз, гармуннар -2017 09.04.2017

07.04.17.гимназия укучысы Миннуллин Айваз Яшел Үзәндә II төбәкара “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваль-конкурсында катнашып IV урын алды. Без Айвазны җиңү белән котлыйбыз, тагын да зуррак уңышлар телибез! Афәрин!
Бу музыкаль фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә икенче ел Яшел Үзәннең 1-нче лицеендә оештырыла.
-
Поздравляем! 09.04.2017

На базе гимназии №10 г.Зеленодольска была проведена муниципальная научно-практическая конференция по геологии. Учащиеся 3-6 классов могли принять участие в номинации «Прикладное творчество. Поделки и рисунки геологической направленности».
Среди множества работ поделки и рисунки наших учащихся заняли призовые места: Мингалиев Сирень, Лобаченко Диана, Ахунова Гузель – 3 место. Гаязова Айзиля – 1 место.
Учитель географии Мустафина Э.М.
-
Балалар бакчасында 06.04.2017

3а сыйныфы укучылары һәм сыйныйф җитәкчеләре Миннуллина Г.Р "Васильки" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Мин татарча сөйләшәм" дигән чара үткәрделәр. Укучылар татарча шигырьләр, җырлар башкардылар .Нәниләр белән уйнарга берничә татар халык уены("Гөлбану", " Тимербай", "Кемдә йөзек йөгереп чык") әзерләделәр. Нуруллина Гөлия апалары җитәкләгән бу төркемдә 3а сыйныфы укучылары гел татарча гына сөйләштеләр. Әмир, Амирхан, Камилә татарча табышмаклар дә әзерләделәр.Кичә бик күңелле һәм файдалы да булды.
-
«ГӘҖИТ ЧЫГАРУ» 05.04.2017

1 НЧЕ АПРЕЛЬ КӨННЕ 6Б СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРЫ «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕНӘ КАРАТА ГӘҖИТ ЧЫГАРДЫ. ШУЛ РӘВЕШЛЕ БАЛАЛАРДА ТАТАР РУХЫ, ТАТАТ ТЕЛЕНӘ КЫЗЫКСЫНУ ҺӘМ ХӨРМӘТ АРТТЫ.
-
Музыкаль гаилә – 2017 05.04.2017

04.04.17. гимназиядә “Музыкаль гаилә – 2017” әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Кичә барышында 8 гаилә төрле номинацияләргә ия булдылар: Минуллиннар гаиләсе (1а) – “Иң белемле гаилә”, Зариповлар гаиләсе (3в) –“Иң тәрбияле гаилә”, Масаевлар гаиләсе (3в)–“Иң шаян гаилә”, Рахимовлар гаиләсе (3а) –“Иң актив гаилә”, Миннуллиннар гаиләсе (3а) – “Иң иҗади гаилә”, Фәхретдиновлар гаиләсе (3а)–“Иң сөйкемле гаилә”, Хакимзяновлар гаиләсе (3а)–“Иң оста җырчылар”, Беляевлар гаиләсе (3б) –“ Музыкаль гаилә – 2017”! Афәрин, дуслар!
Гаилә командалары төрле биремнәрдә көчләрен сынадылар: музыка коралларын тавышыннан тануда, игътибарлылыкта, концерт чыгыш ясауда һ.б. Кичәбез бик җанлы һәм күңелле үтте!
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.






