Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Татар кызы" конкурсы 24.05.2023

"Татар Кызчыгы -2023" катнашып, Яруллина Әдилә район күләмендә 1 нче урынны яулады. Аны һәм аңа булышкан кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Социаль партнерларыбыз 12.05.2023

Бүген безнең күптәнге дусларыбыз-социаль партнерларыбыз бездә кунакта. 3 нче номерлы музыка мәктәбендә укучылар һәм аларның укытучылары үзләренең талантлары белән бүлеште.
-
Үлемсез полк! 05.05.2023

Безнең һәр елгы Үлемсезлек полк акциясе ике бинада да быел да узды!
-
Бөек Җиңү бәйрәме! 04.05.2023

Бүген бакчабызда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган музыкаль чаралар узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу чараларда шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырлардылар, чын солдатларча, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм бер минут тынлык белән тәмамланды.
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2023

26 апрель-татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бакчабызда халкыбызның мәшһүр улының 137 еллыгына багышланган төрле чаралар узды. Төп бинада шагыйрьнең шигырьләреннән торган шигырь сөйләүчеләр конкурсы узса, филиалыбызда Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.
-
25 апрель-бөтен Рәсәй Эколяталар көне 25.04.2023

Бүген, 25 апрель- бөтен Рәсәй Эколяталар көне. Безнең бакчабыз да Эколяталар көнен бик теләп үткәрде. Икенче төркем балалары экологик акциядә катнашса, зурлар төркеме яшь чыршылар утыртты, Эколята геройларын рәсемгә төшерде. Уртанчылар төркеме тәрәзә төбендәге үзләре утырткан бакчаны тәрбияләде. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалалары тәрбиячеләренә үз мәйданчыкларын (участокларын) җыештырырга булышты.
-
Ләбиб Лерон белән очрашу 19.04.2023

Бүген бездә кунакта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон. Ул балаларыбызга узенең күңелле шигырьләрен укыды. Балаларыбыз да җавапсыз калмады: аның шигырьләрен сәньгатьле итеп сөйләделәр.
-
Яхшылык дәресе 17.04.2023

Бездә кунакта "Песи һәм эт" ("Кот и пёс") приютының директоры Альберт Галиев. Ул балаларга яхшылык, кешелеклелек дәресе уздырды. Балалар һәм әти-әниләр ярдәме белән ике ай дәвамында җыелган кормны, кирәк-яракларны "Песи һәм эт" ("Кот и пес") приютына тапшырдык.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2023

Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше – Ю.А.Гагарин. Шуннан бирле 12нче апрель һәр елны Космонавтика көне билгеләп үтелә.
Бакча баласы булсам да
Юрий Гагарин кебек
Очасым килә күккә.
Галәмнең барлык серләрен
Ачасым килә минем
Илебезнең батыр улы
Буласым килә минем.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер! Юлның кагыйдәләрен бел! 06.04.2023

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бүген юл йөрү хәрәкәтләренә багышланган йомгаклау кичәсе узды. Балаларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен уеннар һәм җырлар ярдәмендә тагын бер кат искә төшереп кабатладылар. Юллардагы иминлек өчен аларның никадәрле кирәкле икәнлегенә инандылар.









