Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Китапханәдә – Бөек Җиңү варислары 21.06.2023

Лагерь – үзе бер дөнья. Анда ял итәргә дә, вакытны файдалы һәм күңелле уздырырга да, кызыклы мәгълүматлар алырга да мөмкин. Бүген укучылар шәһәребезнең 41 нче китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Биредә алар “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” дигән чарада катнаштылар. Шулай ук балалар өчен “Герой – шәһәрләр” дигән темага викторина да оештырылган иде. Чараларда актив катнашкан укучылар махсус бүләкләргә ия булдылар. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар.
-
“Күңелле стартлар» уены 20.06.2023

Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Күңелле стартлар –балаларны урамдагы хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, бүген лагерьда ял итүчеләр өчен «Күңелле стартлар» уены оештырылды. Уен программасы шактый бай эчтәлекле булды. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафеталар. Командаларга бүленеп
йөгерү, сикерү, туплар һәм кыршаулар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Балалар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар,бер-берсе өчен җан атып тордылар. Спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде!
-
Безнең остазлар, безнең дуслар 19.06.2023

2023 нче ел - Россиядә "Укытучылар һәм остазлар елы" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген лагерьда ял итүчеләр КФУ һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары белән очрашты. Алар балаларга үзләренең остазлары турында сөйләделәр, укытучыларга багышланган шигырьләр укыдылар. Студентлар үткәргән “Крестики – нолики” интерактив уены, “Әкиятләр иленә сәяхәт” викторинасы да, оригами буенча үткәрелгән мастер–класс та, пыяла банкалардан ксилофон ясау һәм анда уйнарга өйрәнү дә балаларга бик ошады. Матур кичерешләргә бай булган көн сизелмичә дә узып китте.
-
Зооботаника бакчасына экскурсия 16.06.2023

Көн күңелле зарядка һәм тәмле иртәнге аш белән башланды. Аннан соң балалар Казан зооботаника бакчасына экскурсиягә бардылар. Алар зур кызыксыну белән яңартылган территория буйлап йөрделәр , үзләренең яшәү шартларына якынлаштырылган гадәти булмаган вольерларга урнаштырылган хайваннарны карадылар , төрле уеннар уйнадылар, ял иттеләр. Көннең икенче яртысында студентлар үткәргән квестта да балалар актив катнаштылар. Елмаюлар, яхшы кәеф һәм онытылмаслык мизгелләр күп булды бүген!
-
Фәнни программа” КРИО-ШОУ” 15.06.2023

Могжизаларга бай көн булды бүген. Фәнни-мавыктыргыч шоу гадәттән тыш түбән температуралар ярдәмендә тудырылган могҗизалар белән таныштырды. Балалар өчен искиткеч салкын матдә - сыек азот белән тәҗрибәләр үткәрелде. Сыек азот ярдәмендә әйберләрне мизгел эчендә бозга әйләндерү – гаять мавыктыргыч күренеш. Крио-шоу балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы булды. Көннең икенче яртысында студентлар үткәргән “ Миллионер буласым килә “ чарасы да, музыкаль уеннар да балалар күңеленә хуш килде.
-
Балалар иҗаты үзәгенә сәяхәт 14.06.2023

14 июньдә лагерьда ял итүчеләр Вахитов районының "Балалар иҗаты үзәге"нә юл тотты . Алар квест формасында үткәрелгән кызыклы, күңелле чарада катнаштылар. Төрле станцияләрдә бик теләп, актив эшләделәр. Сәяхәт укучыларда яхшы тәэсирләр генә калдырды.
Көннең икенче яртысында лагерьда ял итүчеләр өчен Казан дәүләт мәдәният институты студентлары музыкаль викторина үткәрделәр, флешмоб-бию оештырдылар. Көн матур һәм рәхәт узды.
-
Кызыклы мультфильм карадык 13.06.2023

Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара. Бүген укучылар кинотеатрда булып, “ Мармадюк “ дигән кызыклы һәм эчтәлекле мультфильм карадылар. Бу сәяхәт күңелле булды һәм укучыларга бик ошады.
-
12 нче июнь – Россия көне! 09.06.2023

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә, бу Россия Федерациясе өчен аерым горурлык көне. Лагеребездә әлеге көнгә багышланган “Минем адресым – Россия” дигән квест, “Россиям, синең белән горурланам!” дигән интерактив уен, мастер – класслар үтте. Аннан соң балалар саф һавада милли уеннар уйнадылар. Бүгенге көн балаларның күңелләренә хуш килде.
-
Китапханәгә экскурсия 08.06.2023

Бүген укучылар шәһәребезнең 41 нче китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар квест формасында үткәрелгән кызыклы, күңелле чарада катнаштылар. Төрле станцияләрдә бик теләп эшләделәр .Шулай ук балалар өчен “ А.С.Пушкин әкиятләре” дигән темага викторина да оештырылган иде. Чараларда актив катнашкан укучылар махсус бүләкләргә ия булдылар. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар.
-
Кинотеатрга сәяхәт 07.06.2023

Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара Бүген укучылар кинотеатрда булып, “ Трио в перьях “ дигән мультфильм карадылар. Көнне икенче яртысында саф һавада ярышлар оештырылды. Җитезлек, тапкырлык, белем таләп иткән уеннарда укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләрен сынап карадылар.




