Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 04.09.2023

Бүген гимназиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Бу истәлекле дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, анда 300 дән артык кеше, террорчылык акты нәтиҗәсендә,нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык . Чара барышында сыйныф җитәкчеләре кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр. Шулай ук 10 нчы сыйныфлар өчен “Терроризм турында мин нәрсә беләм?” дип аталган викторина үткәрелде.
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 01.09.2023

1 сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн – гимназия бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә үзенчәлекле көн.
-
"Киләчәк очкычы " акциясе узды 01.09.2023

2023 елның 1 сентябрендә «Балачак навигаторлары» бөтенроссия проекты кысаларында безнең гимназиядә “Киләчәк очкычы “ акциясе узды. Акцияне оештыручы - гимназиянең балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү һәм тәрбияләү буенча директор киңәшчесе Хөсәенова А.М. Ул "Киләчәк очкычы" традициясенә нигез салды: чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь самолетларда үз теләкләрен язып, беренче сыйныф укучыларына тапшырды.Очкыч һәркемгә якты киләчәккә өмет баглый.
-
Вакансии
31.08.2023
Вакансии на 01.08.2023г.
В МБОУ "Гимназия №27" в новом учебном году требуются:
- учитель начальных классов;
Технический персонал:
- повар;
- уборщик служебных помещений;
- подсобный рабочий кухни. -
ПРОБНЫЙ ДЕНЬ 23.08.2023

28 АВГУСТА В 11.00. СОСТОИТСЯ ПРОБНЫЙ ДЕНЬ.
-
Голосование. «Хрустальный компас» 28.07.2023

В Республике Татарстан реализуется пилотный проект по реинтродукции сокола-балобана в Камско-Устьинском районе с привлечением волонтеров.
Проект участвует в интернет-голосовании на сайте национальной премии в области географии, экологии, сохранении и популяризации природного и историко-культурного наследия России «Хрустальный компас».
Приглашаем всех жителей Татарстана принять участие в онлайн-голосовании «Хрустальный компас» и внести свой голос за признание проекта нашей республики как одного из лучших социально-информационных проектов по сохранению природного и историко-культурного наследия. Голосование продлится до 31 июля 2023 г. и проходит по ссылке https://rus-compass.ru/projects/8168.
-
"Җиңү Поезды" 26.07.2023

Казанның тимер юл вокзалына «Җиңү поезды» музее килде. Аның экспозициясе Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган. Музей экспозициясенә сугыш алды еллары, Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү керә. Проектны РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Җиңү волонтерлары»иҗтимагый хәрәкәте гамәлгә ашыра. Гимназия укучылары һәм педагоглар әлеге күргәзмәдә булдылар.
-
Сау бул,лагерь! 27.06.2023

Бүген лагерь белән саубуллашу көне. Санаулы көннәр сизелмичә дә үтеп китте. Балалар өчен үткәрелгән кызыклы чаралар, уеннар,күңелле ярышлар, дәртле җырлар, биюләр балаларның күңелләренә хуш килде. Лагерь турындагы хәтирәләр күңелләрдә озак сакланыр. Сау бул, лагерь!
-
Күңелле яллар дәвам итә 26.06.2023

Балаларның күңелле яллары дәвам итә. Лагерьга йөрүче укучылар бүген кинотеатрда булып, “Зверогонщики ”дигән кызыклы мультфильм карап кайттылар. Төшке аштан соң ял итүчеләр иҗат белән шөгыльләнде, студентлар үткәргән квестта катшаштылар, стадионда күңелле һәм тату рәвештә спорт көне уздырдылар. Көн кызыклы , төрле чараларга бай булды һәм уңай хисләр генә бүләк итте.
-
Хәтер һәм Кайгы көне 25.06.2023

Бүген 22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көне. 1941 нче елда фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлаган, канкойгыч бәрелешләрдә миллионлаган халкыбызны югалтырга мәҗбүр иткән көн. " Энҗе бөртекләре" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен гимназия музеенда тарих укытучысы Фәйрүзә Раиф кызы “ Батырлык дәресе” үткәрде. Көннең икенче яртысында сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, сугыш чоры җырларын башкардылар, яуларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветераннарыбызга, сугышта үзен аямыйча көрәшкән бабаларыбызга, тылда хезмәт куйган әбиләребезгә бөек Җиңү өчен зур рәхмәт әйтәбез! Яшь буын тарихыбызны, бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел. Алар даны мәңгелек!




