Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Инженерлык фикере" республика фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре 01.12.2024

10 а сыйныфы укучысы Михайлова Богданны тәбрик итәбез. Беренче этапны уңышлы үтеп, Богдан конференциянең икенче этабында чыгыш ясады һәм икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның җитәкчесе, математика укытучысы Г.Г. Гыйльмиева инженер иҗатын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт хаты алды.
-
Республиканский Проект «Самостоятельные дети РТ» 01.12.2024

01.12. 2024 7Б укучылары Республика Акциясында «Яркая Здоровая Зимушка-Зима». Габитова Резеда Айдаровна балалар белэн Трудовые Резервы стадионына «тимер аякта» шуарга барып кайттылар. Рәхәтләнеп бергә күнел ачып кайттылар.
-
2 нче сыйныфлар “Кәҗә, Сарык һәм башкалар” спектаклендә 30.11.2024

30 ноябрь көнне 2А һәм 2В сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Юсупова З.Р. һәм Мубаракшина Л.Г.) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Кәҗә, Сарык һәм башкалар” дип аталган әкият карадылар. Әкияттә Кәҗә белән Сарык кына түгел, Г.Тукай әсәрләренең бик күп геройлары катнашты. Сәхнәдәге мавыктыргыч вакыйгалар балалар белән уен рәвешендә үрелеп барды. Спектакль балаларга бик ошады.
-
"Мәктәп экопатруле" республика конкурсы 28.11.2024

28 ноябрьдә Экопатруль республика конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләүгә Татарстан Республикасы Экология министрлыгы 2 нче А сыйныф (җитәкчесе Йосыпова З.Р.) һәм 8 нче В сыйныф укучыларын (җитәкчесе Гыйльмиева Г.Г.) чакырды.
"Иң актив мәктәп" номинациясендә гимназия 1 нче урынны яулады, "Иң актив сыйныф" номинациясендә 1 нче урынны яулады(2 А)."Иң актив укучы" номинациясендә Борһанова с., Мөхәммәдиева с., Мөхәммәдиев к., Исмәгыйлева и. җиңде. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Әниләр көнен бәйрәм итү 25.11.2024

8 В сыйныф( җитәкчесе Гыйльмиева Г.Г.) 24 нче ноябрь көнне әниләр белән Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында булдылар һәм татарча "Кияүләр"спектаклен карадылар. Музыка һәм биюләр күп булган бу ялкынлы комедиядә көлке һәм кызыклы тарихлар аша җитди нәрсәләр турында сөйләнелә.
-
Участие в проекте "Самостоятельные дети" 21.11.2024

7 «Б» сыйныф укучылары (Резеда Айдарона класс җитәкчесе) Республика «Самостоятельные дети» (алкоголь, табак, наркотик каршы ) проектында актив катнаша. 20.11 «Сәләмәт әни- сәләмәт бала» акциясенда катнаштылар. Алар Филармония паркында, ТЦ Казан-молл яшь кызлар белән викторина үткәрделәр, бер көнлек 15 контракт яздырттылар. катнашкан өчен сары ленталар бүләк итеп тараттылар.
-
Бадминтон буенча ярышлар нәтиҗәләре 19.11.2024

8 нче сыйныф укучысы Исмәгыйлева Илдананы бадминтон буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз.Илдана өч төрле категориядә: «Татарстан Республикасы шәхси кубогы»бадминтон буенча республика ярышларында ялгыз , парлы һәм катнаш категорияләрдә 2 урынны алды Шулай ук «ак Барс-канат кубогы» бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында катнаш разрядта 2 урынны , шәхси һәм парлы разрядта 3 урынны яулады .Укучыбыз белән горурланабыз!
-
«Географик диктант 2024» 18.11.2024

16 нчы ноябрь көнне «КИУ» базасында унынчы халыкара «Географик диктант» язулары булып узды. Бу чарада безнең укучылар да читтә калмады. 11 нче сыйныф укучылары Березовская Д, Захаров С, Сибагатуллина А, Халилова Л, Фатихова М, география укытучысы Рахимова З.З.җитәкчелегендә үз белемнәрен сынап карадылар. Барлык катнашучыларга сертификат тапшырылды.
-
«Без булдырабыз» республика ачык олимпиадасы җиңүчеләре 18.11.2024

10 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең «Сәләтле балалар үзәгендә» «Без булдырабыз» республика ачык олимпиадасы узды. Бу олимпиадада 2 В сыйныфы укучылары бик актив катнаштылар. Хөсәенова Камилә - җиңүче, Денисова Амалия, Низамеева Мәдинә, Кадырова Саминалар призёр булдылар. Сыйныф җитәкчесе Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмитовнага һәм олимпиадада катнашкан укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Без тарихта эзлебез " республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңучеләре 14.11.2024

11 нче ноябрь көнне гимназиянең Ахатовлар гаиләсе "Без тарихта эзлебез" республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңу яулады. Аларга зона этабында да уңышлар телибез.




