Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Һади Такташ тууына 120 ел 12.01.2021

Беренче гыйнвар-бөек татар шагыйре Һади Такташның туган көне. Аңа 120 яшь тулган булыр иде. Бүген гимназия юнармия активистлары И.Т.Абдуллин җитәкчелегендә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Укытучылар укучыларга Һ.Такташның трмыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.
-
«Такташ укулары» 12.01.2021

2021 елның гыйнварында бөек татар шагыйре һәм язучы Һ.Такташның 120 еллыгы билгеләп үтелде. «Яңарыш» Мега-проекты кысаларында «Такташ укулары»VII гимназия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Конференциядә «Рус теле», «Рус әдәбияты», «Татар теле һәм әдәбияты», «Инглиз теле», «Математика», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «Физика», «Химия, биология», «География», «Физкультура» секцияләре утырышлары узды. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтәсе килә: эшләр фәнни характерда язылган, тикшеренүләрнең тирәнлеге күренә иде. Конференциядә җиңүчеләргә һәм призерларга югары дәрәҗәдәге чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
-
Ч.Айтматов исемендәге Халыкара конференция нәтиҗәләре 11.01.2021

Ч.Айтматов исемендәге Халыкара конференциядә укчыларыбыз ел саен актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Быелгы нәтиҗәләр дә куанычлы: татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган секцияләрдә 8а сыйныфы укучысы Шагалеева Анелия 2 урынга, 9б сыйныфы укучысы Нурмиева Гүзәл 1 урынга лаек булдылар. Укытучылары – Г.В.Нурмиева. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Глобальләшү – бүгенге чор чынбарлыгы" республика конференциясе 11.01.2021

6 нчы гимназия базасында "Глобальләшү – бүгенге чор чынбарлыгы" дип аталган Республика конференциясе булып узды. Анда гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучысы Шагалеева Анелия катнашып, 3 урынга лаек булды (укытучы – Г.В.Нурмиева). Афәрин, котлыйбыз!
-
Завершение зимнего лагеря 30.12.2020

Бүген лагерь белән саубуллашу көне. Санаулы көннәр сизелмичә дә үтеп китте. Лагерь турындагы хәтирәләр күңелләрдә озак сакланыр.Сау бул,лагерь!
-
Лагерьның дүртенче көне 29.12.2020

Бүгенге көн лагерьда актив һәм кызык узды. Төштән соң балалар китапханәче белән очраштылар. Ул балалар белән Яңа елга багышланган викториналар һәм уеннар үткәрде. Көннең икенче яртысында чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс булды.
Башкарылган эшләрдән соң балалар саф һавада уйнадылар.
-
Мәктәп лагереның өченче көне 28.12.2020

Бүген балалар Болак театрында булдылар, анда әкият геройлары белән театральләштерелгән тамаша карадылар. Аннан соң «Балаларның сәламәт туклануы» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр, мультфильмнар карадылар. Көннең икенче яртысында балалар иҗат үзәгендә булдылар. Анда «Зәңгәр ут» спектаклен карадылар. Көнебез бик күңелле үтте.
-
На встречу Новому Году! 26.12.2020

25 декабрьдә 4 а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре – Әхмәтова Г.Х.) Г.Камал исемендәге театрга Чыршы бәйрәменә барып, Кыш бабайның бүләген – “Мендәр әкиятен” карап кайттылар.
-
Мәктәп лагереның икенче көне 26.12.2020
26нчы декабрь көнне балалар интернет турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр, әйдаманнар «Минем куркынычсыз интернетым» дигән темага викторина һәм рәсем конкурсы үткәрделәр.Җитди эштән соң күңелле ярышлар оештырдылар һәм саф һавада уйнадылар. -
Открытие зимнего лагеря 25.12.2020
25нче декабрь көнне «Энҗе бөртекләре» кышкы спорт-сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде.Балалар төркемнәргә бүленеп әйдаманнары һәм бер-берсе белән таныштылар, отряд почмаклары ясадылар, лагерь җырлары өйрәнделәр. Әйдаманнар «Куркынычсыз балачак шәһәре» дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Көннең икенче яртысында «Экомир» түгәрәге җитәкчесе «Нәрсә ул Яңа ел?» дигән интерактив уены уздырды. Аннары балалар рәхәтләнеп урамда саф һавада кышкы уеннар уйнадылар.




