Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 ( 316 ) 317 318 319 320 >>
-
Бердәм сыйныф сәгате 17.01.2014

Гимназиядә “1нче татар гимназиясенең белем порталы” дигән темага бердәм сыйныф сәгатьләре булып узды. Укучылар ул дәрестә порталны яңарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Яңа проектлар, фикерләр әйтелде.
Сыйныф җитәкчеләре порталдагы яңалыклар сәхифәсе (GymLine) турында искә төшереп киттеләр. Бу сәхифә гимназия өчен бик уңайлы. Документлар әйләнеше, кирәкле мәгълүматны тиз генә җиткерү, әти-әниләргә һәм укучыларга белдерүләр һәм башка функцияләре бар ул сәхифәнең. -
Математика һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында, информатика укытучысы Баһаутдинова Резеда Рашатовна ачык түгәрәк шөгыле үткәрде 16.01.2014

Математика һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында, бүген информатика укытучысы Баһаутдинова Резеда Рашатовна ачык түгәрәк шөгыле үткәрде. Укучылар роботларны эшләтү өчен үзләре программа төзергә өйрәнделәр, программаларын гамәлдә кулланып та күрсәттеләр.
-
Ачык дәрес 14.01.2014

Математика һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында, математика укытучысы Каримуллина Лилия Мансуровна, ачык дәрес үткәреп, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты.
Дәреснең темасы - “ Рациональ тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү”. Дәрес башында куелган максатка ирешү өчен, укучылар төрле биремләр башкардылар, мәсьәләләр эшләделәр.
Дәрестә интерактив такта куллану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив тавыш бирү пультлары аз вакыт эчендә барлык укучыларның да белемнәрен бәяләргә ярдәм итә. Дәрестә укучыларның белемнәре укытучы тарафыннан гына түгел, ә үзләре тарафыннан да бәяләнде. Дәрескә директор урынбасарлары, математика укытучылары анализ ясадылар. -
Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы 13.01.2014

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1 нче татар гимназиясендә “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы” проекты игълан ителгән иде. Укучылар, ата-аналар, укытучылар, гаилә тарихын өйрәнеп, эзләнү эше алып баралар.
-
Талантлы син, кеше туганым 10.01.2014

Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Владимир Владимирович Путин Россиядә Мәдәният елын уздыру турындагы указга кул куйды. Бу нәүбәттән оештыру комитеты булдырырга һәм төп чаралар планы эшләнергә тиеш, дип хәбәр итә «Российская газета». Узган елның сентябрендә спикер Валентина Матвиенко беренчеләрдән булып мәдәният елын уздыру идеясе белән чыккан була.Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп 2014 елга Казан билгеләнде.
Шушы уңайдан мәктәпләрдә дә күп кенә чаралар үткәрелә. Бүген 1 нче татар гимназиясендә фотосурәтләрдән “Талантлы син, кеше туганым” дип исемләнгән зур стенд төзелде. Ул фоторәсемнәрдә укучыларның җыр, бию, театр сәнгате, нәфис гимнастика өлкәсендә ирешкән уңышлары чагыла. -
Математика һәм табигать фәннәре атналыгы 09.01.2014

1 нче татар гимназиясендә гыйнвар аеның 3 нче атнасы математика һәм табигать фәннәре атналыгы дип игълан ителде. 13 – 18 нче гыйнвар көннәрендә математика, физика, химия, биология, география укытучылары, ачык дәресләр үткәреп, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашалар, дәрестән тыш чаралар үткәрәләр.
-
Яңа ел мөбарәк булсын! 31.12.2013

Зур өметләр белән каршылыйбыз
2014нче ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
Яңа елда исән-мул тормышка
Аяк бассак иде, йә Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын!
Иңнәренә тормыш авырлыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар!
Яңа ел мөбарәк булсын! -
Педагогик киңәшмә 30.12.2013

30 нчы декабрь көнне “Урта мәктәп укучыларының санын арттыру - гимназиянең үсешен тәэмин итүче төп шарт” дигән темага педагогик киңәшмә уздырылды. Әлеге тема буенча гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Шәмсиева чыгыш ясады. Ул гимназиянең матди-техник базасы бай, укытучыларның 85% ы категориягә ия булуына басым ясады. Һәр елны чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра, аларның 85-90% ы югары уку йортларына керә. Шулай да 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның шактые, эшче һөнәрләрен үзләштерергә теләп, махсус урта белем бирүче уку йортларына керәләр.
Ни өчен 9 нчы сыйныф укучыларының күбесе 10 нчы сыйныфка килми? Педагогик коллективның әлеге сорау буенча фикерләре интерактив тавыш бирү пультлары ярдәмендә ачыкланды.
Гимназиянең бай матди-техник базасын нәтиҗәле файдалану, предмет буенча дәрестән тыш чаралар үткәрү, икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен үтәү - белем сыйфатын арттыруның шартлары.
Икенче көн тәртибе буенча директор урынбасары Ч. Р. Рамазанова чыгышы тыңланды. Ул икенче чирек нәтиҗәләрен анализлады, беренче чирек белән чагыштырганда, уку сыйфатының артуына басым ясады. -
Гимназия укучылары рәхәтләнеп татарча тамаша карадылар 26.12.2013

25 нче декаберь көнне 1нче татар гимназиясенең 1-5 нче сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге театрга кунакка бардылар. Анда аларны бик матур бизәлгән Яңа ел чыршысы, Кыш бабай һәм Кар кызы көтеп тора иде. Чыршы тирәсендә җырлап-биеп йөргәннән соң, нәниләр өчен “Чиполлино маҗаралары” спектакле күрсәтелде. Гимназия укучылары рәхәтләнеп татарча тамаша карадылар.
-
“Дуслык” лагере үзенең эшен башлады
25.12.2013
25 нче декабрь көнне 1 нче татар гимназиясендә “Дуслык” лагере үзенең эшен башлады. Балаларның кышкы ялы лагерда күңелле һәм файдалы үтәчәк













