Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Кабинетлар конкурсы 23.10.2014

22 -23 октябрь көннәрендә Вахитов һәм Идел буе районнарының белем бирү оешмалары арасында кабинетлар конкурсы үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу бәйгедә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Фарида Фаимовна жюри әгъзаларын укыту һәм тәрбия барышында файдаланылган матди-техник мөмкинлекләр, дидактик материаллар, дәрестән тыш чаралар оештыру һәм бай эш тәҗрибәсенең башка яклары белән таныштырды.
-
23.10.2014

Гимназиянең мини футбол командасы, сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, ярымфиналга узды. Ярымфиналда уңышлы чыгыш ясау өчен, ныклы әзерлек алып барыла.
-
Китапны сакла! 17.10.2014

9нчы октябрьдән 15нче октябрьгә кадәр гимназиядә Халыкара мәктәп китапханәләре көненә әзерлек кысаларында “Китапны сакла” дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Конкурсның максаты – китапларга сакчыл караш тәрбияләү. Конкурста иң актив катнашучылар 4б сыйныфы укучылары булды. Аларның сыйныф җитәкчеләренә һәм ата-аналарына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гимназиядә “Елмай” акциясе узды 15.10.2014

Бүген “Татар яшьләре” төркеме , ягъни 10нчы сыйныф укучылары, гимназиядә “Елмай” акциясе үткәрде. Алар матур сүзләр һәм теләкләр язылган “кояш” билгесен гимназия укучыларына һәм укытучыларына тараттылар. Максатлары: гимназия укучылары арасында татар телен камил белүчеләр санын үстерү һәм бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәтләрен, дуслыкларын арттыру иде. Бу эш алга таба да дәвам ителәчәк.
-
15.10.2014

14 октябрьдә «Электрон» спорт залында 1 нче гимназия укучылары (8б, 9а сыйныфы укучылары) һәм татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия укучылары арасында мини-футбул буенча ярыш уздырылды. Бу ярышта гимназия спортчылары зур җиңүгә иреште: 11/2. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз.
-
Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры бара
13.10.2014
22 нче сентябрьдән 15 нче октябрьгә кадәр гимназиядә Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры бара. Бүген гимназия укчылары география һәм информатикадан олимпиада биремнәрен үтәде.
-
Бөтендөнья космос атналыгы узды
11.10.2014
4 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр гимназиядә “Космос серләре” дигән тема буенча Бөтендөнья космос атналыгы узды. Атналык барышында укучылар, Adobe Photoshop график редакторын кулланып, “Компьютер экранында йолдызлы күк йөзе» дип исемләнгән иҗади эш башкардылар.
-
Үзидарә советы чираттагы җыелышын үткәрде 09.10.2014

8 нче октябрь көнне гимназиянең Үзидарә советы чираттагы җыелышын үткәрде. Җыелыш барышында укучылар Үзидарә советының сентябрь аенда башкарылган эшләренә анализ ясадылар һәм октябрь аена төп эш юнәлешләрен билгеләделәр.
-
Бәйрәм белән мөгаллимнәр 02.10.2014

Бүген гимназиянең актлар залында Укытучылар көненә багышланган концерт үтте. Укучылар чыгышы алдыннан гимназия директоры Гөлфия Гаязовна мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләде, гимназиядә көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияли алырлык укытучылар эшләвен ассызыклады. Гимназиядә белем алучы нәфис сүз осталары, җырчы, биюче малай һәм кызларның чыгышы мөгаллимннәр өчен зур бүләк булды.
-
Милли хәзинәләр тудыручы 01.10.2014

30 нчы сентярьдә 1 нче татар гимназиясе укучылары 36 ел мәктәптә тарих укыткан мөгаллимә Флюра ханым Калмурзина белән очрашты. 85 яшьлек Флюра ханым танылган чигүче, аның милли хәзинәләре дөнья музейларында урын ала. Очрашуны түгәрәге җитәкчесе, танылган тележурналист Флюра Галимҗановна Абдуллина оештырды. Флюра ханым Калмурзина турында тулырак мәгълүматны “Гимназия хәбәрләре” газетасында укырга мөмкин булачак.













