Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Хәбибуллина Эльвира Наилевна “Ел укытучысы 2015” шәһәр бәйгесендә III урынга лаек булды. 26.02.2015

Башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна “Ел укытучысы 2015” шәһәр бәйгесендә III урынга лаек булды.
Эльвира Наилевнаны зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез! -
Ел укытучысы 2015 24.02.2015

Башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна “Ел укытучысы 2015” шәһәр бәйгесенең район этабында җиңү яулады. Ул Вахитов һәм Идел буе районнары данын табигать фәннәре укытучылары номинациясендә яклый. Эльвира Наилевна методик эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ачык дәрес биреп, финалга узды һәм мастер-класс күрсәтте.
-
21.02.2015

19 февральдә 5 нче “А” сыйныфы укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Э.Р. танылган татар язучысы Фатих Кәримнең кызы белән очраштылар. Әлеге очрашуда укучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълуматлар тупладылар.
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2015

20 нче февральдә гимназиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Концертта патриотик темага багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады, бәйрәмнең тарихы турында мәгълумат бирелде.
Батырлык бәйрәме бер укучыны да битараф калдырмады. -
Уроки мужества 20.02.2015

20 февраля в гимназии прошли «Уроки мужества». Ребята порассуждали о значении слова «мужество», познакомились с ветеранами Великой Отечественной войны и воинами. Завершилась встреча напутственными словами ветеранов и общей фотографией на память.
Благодаря этому мероприятию хочется сформировать у ребят патриотические чувства, готовность быть защитниками Отечества, воспитать достойных граждан своей страны. -
«Татар егете» һәм «Татар кызы» 14.02.2015

13 нче февральдә «Татар егете» һәм «Татар кызы» шәһәр бәйгесенеӊ район этабы узды.
Гимназиябезнеӊ 11 «А» сыйныфы укучысы Фасахов Булат бу бәйгедә 1 нче урын яулады. Ул Вахитов районы данын шәһәрдә яклаячак. Булатка уӊышлар, «Татар егете» шәһәр бәйгесендә дә җиӊү яулавын телибез.
«Татар кызы» бәйгесендә 9 «А» сыйныфы укучысы Йосыпова Гүзәл Вахитов районы белем бирү оешмаларында укучы кызлар арасында 3 нче урынга лаек булды. Гүзәлне чын күӊелдән котлыйбыз. -
Шигърият бәйрәме 10.02.2015

10 февраль – исеме бар дөньяга танылган бөек рус шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне. Ул моннан 178 ел элек, 1837 нче елның 10 февралендә (иске стиль белән 29 гыйнварда), Дантес белән булган дуэльдә алган яраларыннан үлә. Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы дөнья әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Бүген гимназиядә А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Шигърият бәйрәме” узды, 1-11 сыйныф укучылары аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
“Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгесенең район туры узды 09.02.2015

9 февраль көнне “Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгесенең район туры буенча сайлап алу этабы узды. 11 “А” сыйныфы укучысы Фәсәхов Булат”, 9 “А” сыйныфында белем алучы Йосыпова Гүзәл, уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар. Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырырга һәм сәләтләрен күрсәтергә әзерләнәләр.
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узды
09.02.2015
7 февраль көнне Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясендә укучыларның республикакүләм Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференциядә 9 нчы сыйныф укучылары Чекменева Диана һәм Галиуллина Миләүшә 1 нче урынга лаек булды. Фәнни эшнең җитәкчеләре – инглиз теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты А.Р. Хәйретдинова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты О.В.Пережогина.
-
“Ел укытучы – 2015” шәһәр бәйгесенең район туры тәмамланды.
06.02.2015
5 февраль көнне “Ел укытучы – 2015” шәһәр бәйгесенең район туры тәмамланды. Башлангыч сыйныф укытучы Хәбибуллина Эльвира Наилевна табигать фәннәре укытучылары катнашкан номинациядә җиңү яулады. Аны зур җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бәйгенең шәһәр турында уңышларга ирешүен телибез.













