Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
22.01.2016

Әле 2015нче елның көзендә генә Казан мәктәпләрендә белем бирүче 600 дән артык укытучы барлык фәннәрдән дә тест тапшырган иде.Быелның 22 нче гыйнварында Республика күләмендә 300гә якын укытучы җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан килеп, 1нче Татар гимназиясендә аттестация алдыннан хәзерлек тестларын тапшырды. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк.
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә әзерлек 20.01.2016

Гимназиянең иҗатка сәләтле укучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Г. Тукайның тууына 130 һәм М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылачак “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә әзерләнә.
-
Гимназия Конфуция Институты белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора: әледән-әле очрашулар оештырыла, ачык дәресләр уздырыла. 19.01.2016

Бу елның сентябрь аеннан ук Казанның дүрт мәктәбендә эксперименталь рәвештә кытай теле өйрәтелә башлаган иде. Алар арасында безнең 1нче татар гимназиясе дә тәҗрибә уза. Гимназия Конфуция Институты белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора: әледән-әле очрашулар оештырыла, ачык дәресләр уздырыла.
-
Бердәм Хәтер дәресе узды 15.01.2016

Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган Бердәм Хәтер дәресе гимназиябездә бүген, ягъни 15 гыйнвар көнне үткәрелде.
-
Варислар иленә сәяхәт 15.01.2016

Бүген, 15нче гыйнвар көнне, гимназиябезнең 5нче сыйныф укучылары да, “Варислар иленә сәяхәт” кылып, Татарстан Варислар Берлеге сафларына кабул ителде. Берлек янәдән 53 яшь вариска артты!
-
Гимназия Үзидарәсенең җыелышы булып узды
14.01.2016
12нче гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан оештырылган Гимназия Үзидарәсенең җыелышы булып узды. Үткән чиреккә, узган эшләргә йомгак ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Гимназиядә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте
11.01.2016
Быел укучыларның кышкы каникуллары 28 декабрьдән башланып, 10 гыйнварга кадәр дәвам итте. Гимназиядә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
-
Күңелле бәйрәм яллары һәм озын каникуллардан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды
11.01.2016
Күңелле бәйрәм яллары һәм озын каникуллардан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.
Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз узды. Ә бүгеннән инде - укырга! Хәерле сәгатьтә! -
Яңа ел бәйге-тамашасы 26.12.2015

Гомуми урта белем бирүче уку йортларында Яңа ел алды тамашалары башланып китте. 25нче декабрь көнне 1нче санлы татар гимназиясе укучылары да яңа ел тамашасында катнашып, үз иҗатларын тамаша кылды.
-
Кышкы могҗиза 24.12.2015

Кыш – әкияткә тиң могҗизалар вакыты. Бу бигрәк тә балаларга яхшы таныш. Нәкъ менә могҗизага тиң табигатьнең серле бер фасылы, яңа елның якынлашуы 1нче санлы гимназия укучыларын да битараф калдыра алмады. Һәр укучы “ Кышкы могҗиза” дигән темага рәсем һәм кул эшләнмәләре ясады. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Ә кул эшләнмәләре арасында нидиләре генә юк! Кул астында гына булган җисемнәргә яңача “җан өргән” алар! Афәрин!













