Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ә син рус телен яхшы беләсеңме? 04.12.2018

Башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә. Бүген, 4 нче декабрь көнне, 3 нче сыйныфлар арасында, рус теле фәненнән, интерактив уен узды. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар вакытында укучылар рус теле фәненнән белемнәрен күрсәттеләр, вакытларын күңелле уздырдылар.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2018

Бүген, 3 нче декабрь көнне, Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Бөек Ватан сугышында батырларча халәк булган, ләкин шәхесе ачыкланмаган солдатларга багышлана. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар Бөек Ватан сугышы, ул китергән югалтулар, солдатлар тормышы турында әңгәмә оештырдылар.
-
Игелекле бул! 03.12.2018

Бүген, 3 нче декабрь көнне, Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар үзенчәлекле кешеләр, алар алдында килеп туган каршылыклар турында сөйләштеләр. Уеннар ярдәмендә үзләрен алар урынына куеп карадылар. Социаль видеороликлар карап, әлеге темага фикер алыштылар.
Кадерле укучылар! Истәлекле даталарда гына түгел, көн саен игелекле, олы йөрәкле, башкаларга карата игътибарлы булыйк! -
Әниләр көненә багышлап... 01.12.2018

Гимназиядә әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Бүген 3 нче “А” сыйныфында да әлеге бәйрәмгә багышланган концерт үткәрелде. Укучылар әниләренә багышлап, җырлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Бәйрәмгә килгән һәр әни үз баласы өчен куанып, шатланып утырды.
-
СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2018

Бүген, 1 нче декабрь көнне, югары сыйныф укучылары өчен биология дәресен СПИДка каршы көрәш көненә багышлап үткәрделәр. Укучылар әлеге яман чир, аннан саклану чаралары, аңа каршы көрәш турында сөйләштеләр.
-
Намуслы булып яшәргә кирәк! 30.11.2018

Коррупциягә тискәре караш тәрбияләү максатыннан, гимназия китапханәсендә “Намуслы булып яшәргә кирәк!” темасына күргәзмә оештырылды. Кече яшьтән үк без балаларны намуслы, кешелекле, гадел булырга ялганламаска, көчсезләрне рәнҗетмәскә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Киләчәктә әлеге сыйфатлар балаларга илнең тәртипле гражданины булырга ярдәм итәчәкләр. Тәрбия процессында китаплар иң төп урынны алып торалар. Матур әдәбият укып үскән бала киләчәктә үзендә дә шул яхшы сыйфатларны булдырырга тырыша.
-
Әниләр бәйрәменә багышланган кичә 30.11.2018

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, әниләр бәйрәменә багышланган кичә булып узды. 2 нче сыйныф укучылары әни, дәү әниләренә концерт куйдыйлар. Әниләргә багышланган эчтәлекле, матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, һәм әниләренә бүләк тә бирделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә 29.11.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 3 “В” сыйныфында рус теленнән ачык дәрес узды. Чара “Правописание слов с непроизносимыми согласными в корне” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик уңышлы, кызыклы, нәтиҗәле үтте. -
Ачык дәресләр атнасы 29.11.2018

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 2 “В” сыйныфында рус теленнән ачык дәрес узды. Чара “Составление рассказа по репродукции и опорным словам
картины А.С Степанова “Лоси” ” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик кызыклы үтте. -
Нәрсә ул экономика? 29.11.2018

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, 2 “Б” сыйныфында тирә-юнь фәненнән ачык дәрес узды. Чара “Нәрсә ул экономика?” темасына үткәрелде.
Ачык дәрес бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.













