Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
9 сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды 26.06.2019

Бүген гимназиядә 9 сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Укучылар күп сынаулар аша уздылар. Рус теле, математика һәм тагын үзләре сайлаган ике фәннән имтиханнар, ниһаять, артта калды. Укучылар һәм аларның әти-әниләре дулкынланып көткән мизгел килеп җитте. Бәйрәм барышында гимназия директоры Гөлфия Гаязовна барлык укучыларга матур теләкләрен җиткерде, аттестатлар тапшырды. 53 чыгарылыш сыйныф укучысының өчесенә укуны “5”легә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде. Чара әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре, сыйныф җитәкчеләренең укучыларына булган изге теләкләре белән үрелеп барды.
Укучыларны истәлекле көннәре белән котлыйбыз, алдагы тормышларында ак юллар телибез! -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез! 26.06.2019

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары, бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларны 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез. -
Циркка сәяхәт 07.06.2019

Бүген җәйге лагерьга кунакка цирк килде. Укучыларга экзотик җәнлекләр белән танышу, фокуслар, күңелле номерлар бик ошады. Әлеге чара укучылар күңелендә күңелле истәлек булып сакланыр.
-
А.С. Пушкин әсәрләрен укучылар бәйгесе 06.06.2019

Бүген укучылар, җәйге лагерь кысаларында оештырылган, А.С. Пушкин әсәрләрен укучылар бәйгесендә катнаштылар.
-
А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина 06.06.2019

Укучылар лагерьда күңел ачып кына калмыйлар, ә вакытны файдалы итеп тә үткәрәләр. Алар китапханәдән китаплар алып укыйлар, күп белергә омтылалар. Бүген укучыларыр арасында А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина узды.
-
Горький исемендәге ял паркына сәяхәт 05.06.2019

Бүген укучыларыбыз «Әгәр сәламәт булырга теләсәң – чынык!” девизы астында уздырылган чарада катнаштылар. Алар Горький исемендәге үзәк ял паркында җырчы фонтаннар астында су керделәр.
-
Минем зәңгәр планетам 03.06.2019

Җәйге лагерьда көн дә кызыклы чаралар үткәрелеп килә. Бүген укучылар “Минем зәңгәр планетам” рәсем бәйгесенә матур сурәтләр ясап, үзара көч сынаштылар.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2019

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан укучыларыбыз “Нурлы шәһәр тылсымчылары” шәһәр бәйрәмендә булып кайттылар. Кремьдә истәлекле урыннарны карадылар.
-
Сәламәтлек светофоры 31.05.2019

Гимназиядә җәйге лагерь эшчәнлеген дәвам итә.
Бүген укучылар “Сәламәтлек светофоры” уенында катнаштылар. -
Концерт карадык 30.05.2019

Җәйге лагерьга йөрүче укучылар шәһәребезнең иң кызыклы, матур урыннарына сәяхәтләрен дәвам итәләр. Бүген алар Болак буе театрында концерт карадылар.













