Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Бесланны онытырга ярамый! 04.09.2019

Бүген мәктәбебез радиосының беренче эфиры башланып китте. Әлеге чыгарылыш һәрберебезгә дә таныш булган фаҗигале темага багышланды. Анда һәлак булган балалар һәм олылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Моннан 15 ел элек, 2004 нче елның 1 нче сентябреннән 3 нче сентябренә хәтле, террористлар Бесланның 1 нче номерлы мәктәбен яулап алалар.
Боевиклар төркеме Белем көненә багышланган тантаналы линейкада җыелучыларның барысын да бинага куып кертә. Террорчылар 1128 кешене кулга алалар, аларның күбесе – балалар.
Тоткыннар урнашкан спортзал миналаштырыла. Әсиргә алынганнар анда 2 тәүлектән артык сусыз, ризыксыз һәм кирәкле даруларсыз була. 3 нче сентябрь көнне спортзалдан 2 көчле шартлау ишетелә, шуннан соң спецназ хезмәткәрләре мәктәпне планлаштырылмаган штурм астына алалар. Алар үзләре белән балаларны каплыйлар, кулга алынганнарны эвакуациялиләр һәм террористлар белән атышуларын дәвам итәләр. Көрәш кичкә кадәр дәвам итә.
Теракт корбаннары – 334 кеше, алар арасында 318е – кулга алынганнары. Шуларның 186сы – балалар. 810 кеше яралана. Һәлак булганнар арасында 12 спецназ хезмәткәрләре һәм кулга алынганнарны коткаруда булышкан кеше дә була.
Гадәттә гел тыныч, матур, дулкынландыргыч 1 нче сентябрь көне елау, кайгы һәм ачудан калтырана. Бөтен дөнья террорчыларның Бесландагы җинаятьләреннән үкси һәм бүген дә фаҗигадә һәлак булганнарны хәтерли. Аларны онытырга безнеӊ хакыбыз юк. -
Белем көне белән! 02.09.2019

Белем көне... Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде тагын да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы ала. Яңа уку елы башлана...
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Бездә дә бүген әлеге бәйрәмгә карата тантаналы линейка узды. Быел 76 бала гимназиябезнең ишеген беренче тапкыр укучы буларак атлады. Бу көн аларга аеруча истәлекле, чөнки бүгеннән тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телибез. Ә укытучылар алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанабыз. Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар, җиңүләр елы һәм һәрберебез өчен дә тыныч-имин һәм нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
-
Яңа уку елына әзер! 29.08.2019

Барыбызның да дулкынланып көтә торган Белем көненә санаулы көннәр генә калып бара. Укучылар һәм укытучылар әлеге көнгә әзерлекләрен инде күптәннән башладылар. Безнең гимназиябездә дә бүген яңа уку елына юнәлеш бирелде. Укучылар әле яңа эшли башлаган укытучылары белән, ә 1 нче сыйныфлар гимназия, сыйныф җитәкчеләре белән таныштылар, әңгәмә үткәрделәр. Аларның һәрберсен гимназиябез шатланып каршы алды. Каникулларда күрешмәгән сыйныфташлар, дуслар да сагынышканнар; инде алар җәйге ялларда җыелган көчләрен туплап, ниһаять, яңа уку елына аяк басачаклар. -
Гимназиябездә укытучылар киңәшмәсе үтте 28.08.2019

Бүген, 28 нче сентябрь көнне, гимназиядә укытучылар киңәшмәсе үтте. Җыелыш барышында үткән елда уку һәм тәрбия өлкәләрендә ирешелгән уңышлар саналды һәм анализланды, нәтиҗәләр чыгарып, алдагы яңа уку елына төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралды. Шулай ук аерым укытучылар билгеле бер казанышлары өчен бүләкләп тә үтелде. Аларның һәрберсе яңа көчләр туплап балаларга янәдән белем ишекләрен ачырга әзерлекләрен белдерде.
-
WorldSkills 24.08.2019

Бүген, 24 нче август көнне, урта һәм югары сыйныф укучылары бөтендөнья WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты ярышларында булып кайттылар. Бәйгеләр махсус төзелгән Халыкара күргәзмәләр үзәге “Казан Экспо”да үтә. Укучылар 22 компетенция ярышларын күзәттеләр. Үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар һәм онытылмас кичерешләр тупладылар. Әле сәяхәт киләчәк һөнәр сайлау вакытында ярдәмгә килер, бүген күргән мизгелләр бер фикергә килергә ядәм итәр дип уйлыйбыз.
-
Торжественная линейка 23.08.2019

Торжественная линейка, посвященная Дню знаний, состоится 2 сентября 2019г. в 9.00
-
WorldSkills бөтендөнья һөнәри осталык чемпионаты 22.08.2019

22-27 нче август көннәрендә Казанда, “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уза. Анда 63 илдән килгән катнашучылар 56 компетенция буенча көч сынашачаклар.
Ә бүген катнашучылар шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә кунак булдылар. Безнең гимназиягә Белоруссия данын яклаучы катнашучылар килделәр.
Аларга бик бай программа тәкъдим ителде. Кунаклар укучылар башкаруында флеш-моб карадылар, Татарстан, Казан белән таныштылар. Татар халкының милли ризыгы - чәк-чәк пешерергә өйрәнделәр. “Ел укытучысы – 2018” конкурсы җиңүчесе, физика укытучысы Радик Рифович белән физика законнарына төшенделәр. Робототехника түгәрәгенә йөрүчеләрнең эшләнмәләре, уңышлары белән таныштылар. Гимназия музеенда Яңа Татар бистәсе, гимназия тарихы, һөнәрчеләр турында кызыклы мәгълүматлар тыңладылар. Ә кунаклар, үз чиратларында, Белоруссия турында кызыкы фактлар, үзләре сайлаган һөнәрләр турында сөйләделәр, җырладылар. Истәлек өчен гимназия укытучыларының яраткан рецептларын туплаган җыентыклар бүләк ителде. -
Иң яхшы мәктәп территориясе 01.08.2019

Иртә яздан көзге суыкларга кадәр гимназиябез бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра һәм бик күп еллардан бирле район күләмендә уздырылган бәйгедә призлы урыннарны яулап килә. Ләкин әлеге матурлык аерым өлкәләрдән мактау сүзләре ишетү өчен генә тудырылмый. Гүзәллек барлык кешеләрне дә сокландырырга һәм шатландырырга тиеш.
1 август көнне гимназиябез иң яхшы мәктәп территориясе бәйгесенең шәһәр этабынды катнашты. Әлеге конкурста мәктәп территорияләрен бәяләүнең аерым критерийлары бар. Монда яктылык, җирләрнең коймалап алынган булуы, чисталык, эстетик зәвык һәм башкалар керә. Ә иң мөһиме, болар барысы да мәктәптә укыту-тәрбия процессына файдага булырга тиеш. -
Пробный день 30.07.2019

Вниманию родителей и учащихся!
Пробный день состоится 29 августа в 12.00 -
Нәтиҗәләрне барлар чак җитте 27.06.2019

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. Быел гимназиябезне 23 бала тәмамлады, алар нинди һөнәр иясе булачакларын алдан фаразлап, мәҗбүри һәм сайлау имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Гимназия идарәсе, укытучылар тарафыннан да имтиханнарга әзерлек барышында аеруча күп көч һәм хезмәт куелды.
БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән 19 укучы, математикадан 7 укучы, информатикадан 3 укучы, инглиз теленнән 2 укучы, җәмгыять белеменнән 4 укучы, тарихтан 2 укучы, рус әдәбиятыннан 1 укучы аеручы зур уңышларга иреште.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар һәм үзләре сайлаган югары уку йортларына керү бәхетенә ирешүләрен теләп калабыз.













