Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Яңа уку елына әзер! 28.08.2020

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып килә. Ниһаять, гимназиябез озак вакытка дәвам иткән дистанцион укудан соң укучыларны каршылап ишекләрен ачачак. Укытучылар коллективы да яңа уку елына инде әзер. Укучыларыбызны түземсезлек белән көтеп калабыз!
-
Табигатьне саклыйк 26.08.2020

Балаларга экологик тәрбия бирү – табигатьне сакларга әзер булу гына түгел, ә әхлак нигезләрен формалаштыру да. Әйләнә-тирә дөнья, анда барган процесслар һәм кеше белән янәшә яшәүче тере организмнар турында яңа белемнәр алу аның интеллект үсешенә ярдәм итә. Табигать матурлыгын тою сәләте эстетик хисне , ә табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар артыннан күзәтү игътибарны, хәтерне үстерә. Үсемлекләр һәм хайваннарны карау пөхтәлек һәм җаваплылык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләргә ярдәм итә. Шуны истә тотып, гимназиябездә уку елы барышында экологик отряд эшли. Укучыларыбыз тирә-юньгә бик игътибарлы, шуңа да, ялда булсалар да, алар экологик темага рәсемнәр дә ясаганнар. Аларның һәрберсе тирән эчтәлекле, һәрберсе билгеле бер проблеманы аңлата. Балаларның, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларының экологик проблемаларны аңлаулары безне бик сөендерә.
-
Китап сөюче укучыларыбыз 24.08.2020

Җәйге каникулларда укучыларыбыз яңа әсәрләр белән танышуларын дәвам итәләр. Алар рус, инглиз һәм, әлбәттә, татар әдәбиятын бик яратып укыйлар. Укучыларыбызның күбесе әлеге әсәрләргә иллюстрацияләр дә ясый һәм безнең белән бүлешә.
-
Китап - кешенең хәтере 21.08.2020

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Без үткәнебезне, тарихыбызны онытмыйча, гел хәтердә саклап, яңартып киләбез.Шуңа да гимназиябезнең китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. Биредә халкыбызның, илебезнең тарихы, гореф-гадәтләре, аның күренекле әдипләре, шәхесләре һ.б. турында күп кенә мәгълүмат белән танышып була.
-
ТАССРга багышланган рәсемнәр 10.08.2020

Быел республикабыз ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтте. Ел дәвамында бу бәйрәмгә карата күп кенә чаралар оештырылды, әзерлек тә актив барды. Җәйге яллар булса да, укучыларыбыз бу зур вакыйга турында әле дә онытмыйлар. Мәсәлән, укучыбыз Татарстанның һәм татар халкының йөзе булган гербын, флагын һәм милли киемнәрне ясаган. Балаларның мондый активлыгы һәм җәйге ялларын файдага үткәрүләре безне сөендерә генә.
-
Җәйге каникуллар - файдага 03.07.2020

Быел балаларның иң яраткан җәйге каникуллары иртәрәк башланды. Аларның дистанцион дәресләрдән ял итәргә, яңа уку елына көч тупларга да вакытлары күбрәк булды. Безнең укучыларыбыз каникулларын бушка үткәрми, алар социаль челтәрләрдәге төрле конкурсларда катнашалар, бүләкләр дә алалар. Мәсәлән, укучыбыз Сөләйманова София иҗади бәйгеләрдән читтә кала алмый. Ул социаль челтәрдә үткәрелгән конкурста үзенең инглиз телендә язылган иҗади эше белән бүләкләр дә яулаган. Алга таба да иҗади уңышлар аңа!
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2020

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Башлангыч сыйныф укучылары бүген бу темага багышланган рәсемнәр ясадылар, шулай алар бер-берсен бәйрәм белән котладылар .
Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!
Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез! -
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте 30.05.2020

Мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың.
Бүгенге көннән башлап чыгарылыш сыйныфлар өчен кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калды. Безнең 11 нче сыйныф укучыларының бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бу гадәти булмаган (онлайн форматта) чарада 2020 нче ел чыгарылыш укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар катнашты. Чара гимназиябез директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовнаның чыгышы белән башланып китте. Ул укучыларга алдагы тормышларында, имтиханнарында уңышлар теләде, бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан чыгарылыш сыйныфка Казан шәһәре мэры Метшин Илсур Рәисовичның чыгышы яздырылган видео форматында котлау җиткерелде. Сүз, әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының киңәшчеләре, сыйныф җитәкчеләре Мингалиева Римма Ростамовнага да бирелде. Ул балаларга үзенең иң матур, иң изге теләкләрен җиткерде.Шулай ук барлык укытучыларның, әти-әниләрнең теләкләре яздырылган видеоязмалар да әзерләнгән иде. Ә 2020 нче елгы чыгарылыш сыйныфы, үз чиратында, барысына да хөрмәт һәм ихтирам тулы рәхмәтләрен белдерде.
Мәктәп еллары :кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләре белән искә төшә. Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар – балачак еллары. Ә балачакны беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Үзебезнең яраткан укучыларыбызга алдагы тормыш юлларында гел уңышлар гына телибез. Гимназиябезнең горурлыгы булып, зур үрләргә ирешергә язсын аларга! -
Иң яхшы буклет конкурсында катнашу 29.05.2020

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы гражданлык һәм патриотизм хисен формалаштыру, илебезнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү максатыннан якташларыбызның исемнәрен һәм батырлыкларын, шул исәптән урам исемнәрендә мәңгеләштерелгән исемнәрен белү буенча иң яхшы буклет конкурсы үткәрә. Безнең 5 “А” сыйныфы укучысы Файзуллина Юлия дә “Минем якташларым-Ватанны саклаучылар” исемле буклеты белән биредә катнаша. Аңа әлеге конкурста уңышлар телибез!
-
Соңгы кыңгырауны көтеп... 28.05.2020

Быел чыгарылыш сыйныфлар өчен күптән көтелгән соңгы кыңгырау онлайн “чыңлаячак”. Ләкин бу укучыларның кәефен төшерми, алар инде гомердә бер генә килә торган бәйрәмнәренә әзерлек алып баралар. Хөрмәт йөзеннән бүген гимназиянең һәр укытучысы 30 нчы майда үтәчәк “Соңгы кыңгырау”га чакырылды. Чакыру да быел үзенчәлекле – видеочакыру. “Барыгызны да көтеп калабыз”,- дип мөрәҗәгать ителде анда.
Әлбәттә, бу тантаналы чарада барлык укытучылар да катнашачак. Беренчедән, бу зур бәйрәм беренче тапкыр шундый формада үтсә, икенчедән, чыгарылыш сыйныф укучыларын барысы да күрәсе, теләкләрен телисе килә.













