Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеуслонская гимназия имени Героя Советского Союза Зиннурова Набиуллы Шафиговича» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422570, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, село Верхний Услон, ул. Печищинский тракт, дом1. |
| Телефон: | +7(843)-792-12-09 |
| E-Mail: | G.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеуслонская гимназия им.Зиннурова Н.Ш." |
| Руководитель: | Айзатвафина Зегря Гумеровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 408 |
| У нас учат: | 29 |
Новости МБОУ "Верхнеуслонская гимназия им.Зиннурова Н.Ш.""
Хәерле сәгатьтә, Мәдәният елы!
Опубликовано: 05.02.2014Югары Ослан гимназиясе укучылар һәм укытучылар коллективы һәр башлангычны, яңалыкны аңлап кабул итә һәм дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда аны төрле юллар белән тормышка ашыра.
Белгәнебезчә, 2014 нче ел – Татарстан Республикасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов боерыгы (№УП-847, 29 нчы август 2013 нче ел) белән Мәдәният елы дип игълан ителде. Елның беренче ае - гыйнвар үтеп тә китте. Бу ай әдәбият –сәнгать дөньясы өчен бик истәлекле һәм бай булды. Татар халкының күренекле шәхесләре- Рафаил Төхфәтуллин ( 90 ел ), Фәрит Яруллин (100 ел Фатих Кәрим (105 ел ), Галиәсгар Камал (135 ел), Әлфия Афзалованың ( 80 яшь ) юбилейлары турында татар матбугаты матур истәлекләр яңартты, кичә-концертлар үткәрелде (һәм үткәрелер әле).Шулай ук гыйнвар аенда туган Шиһабеддин Мәрҗәни, Риза Фәхретдинов, Гөлшат Зәйнашева, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Нәҗип Җиһанов, Гомәр Бәширов, Әминә Бикчәнтәева, Хәкимҗан Халиков, Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Шәйхи Маннур, Мирсәй Әмир, Шәехзадә Бабичларның әдәбият- сәнгать мәйданында, халкыбыз тарихында лаеклы үз урыннары бар. Укучылар әдәбият дәресләрендә алар турында кызыклы мәгълүматлар белән белемнәрен арттыралар.
К списку новостей








