Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеуслонская гимназия имени Героя Советского Союза Зиннурова Набиуллы Шафиговича» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422570, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, село Верхний Услон, ул. Печищинский тракт, дом1. |
| Телефон: | +7(843)-792-12-09 |
| E-Mail: | G.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеуслонская гимназия им.Зиннурова Н.Ш." |
| Руководитель: | Айзатвафина Зегря Гумеровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 408 |
| У нас учат: | 29 |
Новости МБОУ "Верхнеуслонская гимназия им.Зиннурова Н.Ш.""
Күңелле тәнәфес
Опубликовано: 18.09.2013Татар теле һәм һәм әдәбияты бүлмәсе 3нче катта урнашкан. Үзе кечкенә генә булса да(18кв.м),анда һәрвакыт җылы ,рәхәт.Укучылар,дәрес башланганчы,кайбер балалар кебек,җил куып йөрмиләр,ә файдалы кызыклы эш белән шөгыльләнәләр.Бигрәк тә кроссворд,чайнворд чишәргә яраталар,викторина сорауларына җаваплар эзлиләр.Файдаланыр өчен бүлмәдә китаплар,сүзлекләр,гәҗит-журналлар җитәрлек.Биремнәрне бүлмә җитәкчесе Җиһаншина Р.Ә. алдан әзерләп куя,ул үзе дә бу шөгыльне бик ярата.Республика матбугаты (“Ватаным Татарстан”)битләрендә чыккан биремнәргә иң беренче булып җавап җибәрә.
Бүгенге озын тәнәфестә 7 нче сыйныф укучылары үзләренең белемен ныгытты,хәтерен чарлады. Биктаһиров Илдар 30 сүзнең 20 сенә җавапны үзе тапты.Афәрин! Хайруллина Ләйсән,Гыйләҗиева Сәмирә,Хасанова һәм Хайбуллина Азалияләр бергәләшеп берничә кроссвордны чишеп өлгерделәр,әле Илдарга да булышып алдылар.Гайнетдинов Рөстәм белән Әхмәтҗанов Айнур татарча гәҗитләрне укып,үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Тәнәфес файдалы булгач,дәрестә “5”леләр ,әлбәттә күп була.
К списку новостей








