Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 27 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
«Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе 15.11.2013

15 нче ноябрь көнне мәктәбебездә югары сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе булып узды.
Бәйгене оештыручы – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, мәктәбебез директоры Газизова Фәридә Габдулла кызы.
Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл һөнәрләре», «Авыл өе», «Авыл – отышлы урын: эшмәкәрлек һәм кече бизнес нигезләре» дигән темаларга фәнни эшләр язып-әзерләп килгән иде һәм шул темалар буенча секцияләргә бүленеп эшләде. Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләрен, Идел буе федераль университетның (Казан) экология һәм география, педагогика һәм психология институтлары, Казан дәүләт аграр университетның, Казан ветеринария медицина академиясенең танылган профессорлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре тыңлап һәм карап, доклад һәм чыгышларның һәркайсына югары бәя бирде.Бәйге материаллары буенча 3 кисәктән торган җыентык басылды. Җиңүче укучылар дипломнар, актив катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында үзебезнең укучыларыбыз да күп! Котлыйбыз аларны!!!
-
Әтнә дәүләт драма театрына сәяхәт 09.11.2013

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” дигән өч пәрдәлек драмасын янәдән тамашачыга тәкъдим итте. Без, Биектау районы Мәмдәл укытучылар коллективы, театр карап күңелле ял итеп кайттык.
Спектакльдә күңел дөньясында адашкан геройларның ачы, михнәтле язмышларын тасвирлап, аерым эш-гамәлләрне аек акыл белән үлчәргә, үз мәхәббәтеңне сакларга дигән фикер белән кайттык.
-
Көзге бал
25.10.2013
24 -25 нче октябрьдә безнең мәктәптә уңыш бәйрәмнәре булып узды.
-
Дөньяда беренче хатын-кыз космонавтның космоска очуына 50 ел. 18.10.2013

Русия 16-19 нчы июньдә дөньяда беренче хатын-кыз космонавтның космоска очуына 50 ел тулуны билгеләде. Валентина Терешкова космоста 70 сәгать тә 40 минут була. Без дә мәктәптә әлеге уңайдан чаралар үткәрдек.
-
Тренировки по ГО 08.10.2013

Классные руководители и педагог-организатор ОБЖ провели классные часы посвященные 81-ой годовщине образования ГО. Провели тренировку по эвакуации при пожаре учащихся и работников.
-
5 октябрь-Укытучылар көне!!! 04.10.2013

-
Өлкәннәр бәйрәме 01.10.2013

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Әтнә драма театры бездә кунакта 28.09.2013

-
Урок–экскурсия 24.09.2013

-
Cпартакиада педагогических работников 18.09.2013

Поздравляем победителей!






