Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 27 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Китап атналыгы 18.04.2014

Мәктәптә Балалар китабы атналыгы узды. Атналыкны китапханә мөдире Валиева Наилә Абдулхай кызы эчтәлекле һәм кызыклы итеп үткәрде.
-
108 минут космоста 12.04.2014

Бүген мәктәптә 2-11 нче сыйныф укучылары белән "108 минут космоста" АКЦИЯсе уздырылды. Акция линейка белән башланып китте. Һәрбер сыйныфта сыйныф сәгатьләре, ә соңыннан "Без космоска очарга әзербез" конкурсы үткәрелде. Укучылар бик теләп космоска очу өчен ракетасын да ясадылар, ракетаның йөк күтәрүчәнлеген дә тикшерделәр. Билгеле, алар әле космонавт түгел, әмма үзләренең белемнәре белән алар галәм киңлекләренең нинди киң, могҗизалы, әле ачылып бетмәгән якларын күрсәттеләр. Укучыларыбызның киләчәктә үзләренең корабларын бары изгелек планеталарына гына юнәлтүләрен теләп калабыз.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 11.04.2014

7.04-12.04.2014 мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары өчен сынау имтиханнары уздырылды. Имтихан үткәргәндә ата-аналар, укытучылар күзәтчелек итте.
-
Зур концерт 11.04.2014

Мәмдәл авыл җирлегендә төрле оешмалар тарафыннан Зур концерт уздырылды. Мәктәп коллективы да читтә калмады. Концертта Җамалиева Ләйсән Ильяс кызы, Абдуллина Фирая Муллаәхмәт кызы, Зарипова Гөлнур Мулланур кызы, Ибатуллин Ирек Мидхәт улы, Газизов Руслан Ренат улы, Исмагилов Делюс Нургаяз улы һәм укучылар катнашты
-
Поздравляем 10.04.2014

Ученик 9 класса Батыршин Ф. занял 1 место в конференции "Проблемы использования информационных технологий в XXI веке". Поздравляем!!!
-
Очрашу 10.04.2014

Өлкән сыйныф укучылары Усад авыл хуҗалыгы колледжыннан килгән вәкил белән очраштылар.
-
Мәктәп территориясен чистарту 07.04.2014

Мәктәп территориясен чистарту һәм төзекләндерү Айлыгы планы буенча эш дәвам итә. Укучылар дәресләрдән соң кар тараталар.
-
Ата- аналар җыелышы 05.04.2014

5 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта имтиханнарны уңышлы биреп чыгу юллары турында сөйләшенде.
-
Казан театр училищесы студентлары белән очрашу 04.04.2014

Мәдәният елы кысаларында мәктәпләрдә күп чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе Айбаш урта мәктәбендә узды. Казан театр училищесы студентлары белән очрашуга безнең мәктәп укучылары да барды. Алар Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява...” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль карап кайттылар. Гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләгән әлеге спектакль укучыларга бик ошады.
-
2 апрель - Балалар китабы көне 02.04.2014

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.
Беренче китап кайчан басылган?
Бик борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына, балавыз һәм балчык тактачыкларга, металл кисәкләренә язганнар. Соңрак кәгазьгә күчкәннәр. Борынгы китаплар зур һәм авыр булган. Аларның тышларын хәтта асылташлар белән бизәгәннәр.
Без белә торган китап XV гасырда гына барлыкка килгән. Нәкъ шушы чорда Европада Иоганн Гуттенберг китап баса торган җайланма уйлап тапкан. XIX гасыр уртасында пар белән баса торган машиналар һәм пресслар барлыкка килә.Беренче татар китабының туган көне
Безнең борынгы бабаларыбызның язма истәлекләре “рун язуы” дип аталган. Алар безнең эрага кадәр V гасырда барлыкка килгән. Бу язулар ташка чокып язылган, аларны “чөй язуы” дип тә атыйлар.
Соңрак, Болгар чорында, язу өчен мамыктан ясалган кәгазь кулланыла башлый. Ул Европада киң таралган пергаменттан күпкә чыдам саналган. Нәкъ шушы чорда бабаларыбыз телендә “китаб” сүзе пәйда була.
Ислам дине кабул ителгәннән соң, Болгарда гарәп язуы киң тарала. Текстлар махсус кәгазь битләренә языла һәм төргәк рәвешендә саклана башлый. Беренче татар китабы 1612 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. Казанда исә беренче китап 1800 елда типография ачылгач кына дөнья күрә.






